Логотип «Мәйдан» журналы

Үч алучылар

Әлеге гыйбрәтле хәлләр Мәхмүттән башланды бугай...

Көннәрдән беркөнне, дөресрәге төннәрдән бер төнне ул сөекле хатыны янына кунарга кайтмады. Биш ел элек аңа ике кулын, ике аягын һәм дә бер йөрәген ихлас күңелдән  ышандырып тапшырган Фәнзия, ни уйларга, ни кылырга белми, әле ишеккә, әле тәрәзәгә йөгерде. Биниһая озын тоелган бу төн йокламыйча, ике баласының газиз атасы, үзенең бердәнбер хәләл җефете өчен ут йотып үтте. Кулларын күкрәгенә кушырып, эченнән генә белгән догаларын укый-укый, Ходайга ялварды:
- Йә, Ходаем, бәла-казалардан коткар, ирем исән-имин кайтсын, шушы бусагадан үз аягы белән атлап керсен.
Ире бусагадан үз аягы белән генә түгел, ике кулы белән дә үрмәләп кайтып керде. Яңакларында, күлмәк якасында кып-кызыл иннек эзләре ярылып ята иде.
Ирен милиция эте кебек мышный-мышный иснәштергәләгәннән соң, Фәнзиянең сизгер борыны көмешкә, балык, кыяр исләренә кушылган ят хушбуй исен дә бик тиз тоеп-сизеп алды. Мәхмүтне баш күтәрми эшләп утырган дияргә дә, бәлага очрап, җәйге төндә кайдадыр  адашып-газапланып йөргәндер дияргә дә бернинди нигез-сәбәп юк иде.
Икенче көнне, бу бичара ир, хатынын шыр диванага, үзен чын акыл иясенә санап, йөзенә харап газаплы кыяфәтләр чыгара-чыгара,  төне буе үзен эшләргә мәҗбүр иткән юньсез  начальник турында гаять кызыклы, мавыктыргыч риваятьләр сөйләп маташты. Фәнзия, йөзенә әүлия кыяфәте чыгарып, бу матур әкиятләргә ышангандай кыланып, ә эченнән исә үзенең мәкерле планнарын корып утырды.
Акыллы хатын хәйләкәр булырга тиеш.
Үзен кимсеткән ирдән шәп итеп, җиренә җиткереп үч алырга, моның бөдрә башына бик тә килешеп торырлык  ике мөгез утыртып куярга кирәк, дип уйлады хатын. Тик кем белән майтарырга бу “изге эшне”?!
Фәнзия күңеленнән төрле кандидатларны барлап чыкты, барысын да исәпләгәч, Басыйрда тукталырга булды.
Басыйр кайчандыр Фәнзия артыннан башын-күзен тондырып чапкан, әмма офыкта Мәхмүт күренгәннән соң, калҗасын эт алып киткән мәче сыман авызын ачып калган, әле һаман да буйдаклар арасында селкенеп йөрүче бер егет кисәге иде. Хатын шуның алдында күз уйната, тәвә кошы кебек артын боргалый  башлады. Табигать тарафыннан бирелгән барча инстинктлары гөр килеп эшләп торган Басыйр, хатынның бу кыланмышларына борын астыннан мәгънәле генә сызгыргалып, каршы түгеллеген белдерде. Ничектер очрашырга кирәк иде.
Басыйрның мәхәббәтенә мыскал да шикләнмәгән хатын Мәхмүте кайдадыр югалып йөргән йокысыз төннәрнең берсендә кич утырып гыйшык хаты язды: “Әй, Басыйр, бәгърем, сине өзелеп яратуымны хәзер генә аңладым. Яшь чакта синдәй асыл егетне ташлап, җүләр булганмын икән. Әле соң түгел бит, җаным. Әйдә бер очрашып, сөйләшик, шул ялгышны төзәтик әле. Үкенечкә калмасын.”
Икенче көнне үк хат идарәгә йомыш белән кергән Басыйр кулына күчте. Әмма ни хикмәт, аңардан бернинди җылы сүз, “канкрит” тәкъдим ишетелмәде, бу тәкәббер егет кисәге Фәнзиягә, каш астыннан карап, мәгънәле генә елмаеп йөрүендә булды.
Әлеге хәлгә аптыраган хатын серен ахирәте Камилә белән бүлеште. Ничек инде болай, авызына чәйнәп биргәнне йотарга теләмиләр?! Фәнзия ирләр күзе төшмәслек хатынмыни?
- Кыз, нишлим? – диде ул җан дустына ялварулы-өметле караш төбәп.
Камиләнең бу өлкәдә тәҗрибәсе зур иде, ул әрсезбикә иргә дә ярый, миргә дә. Үзенең кара мыеклы, кәкре борынлы җан кисәге белән Фәнзияләрдә байтак иркәләшеп яттылар. Мәхмүт командировкада чакта берсе капкадан, икенчесе бакчадан кереп, “йомышларын үтәп” чыгалар иде. Ләкин кыек эш кырык елдан соң да беленә, Камиләнең ире аның уңга-сулга чабуларын чамалап алган, өсләренә килеп кереп, хатынының нурлы йөзен, ай буе кара күзлек киеп йөрерлек итеп, бизәп куйган иде. Ярый әле, үз өендәге кыек-мыек эшләрне Мәхмүте ничектер белми калды.
Шулай да гыйшык-мыйшык мәсьәләләрендә киңәш-табыш итәр өчен Камилә иң кулай кеше иде кебек. Шуңа күрә Фәнзия аннан сорады да инде:
- Кыз, нишлим? – диде.
Камилә, көзге каршында боргалана-боргалана, ахирәтенең йөрәк серләрен тыңлаган булды. Әллә ишетте, әллә юк. Ләкин, ярар, диде, дуслык хакына Басыйр белән үзем сөйләшермен, ничек булса да кавыштырырмын мин сезне, диде.
Фәнзия егеттән җылы хәбәр көтеп, ут йотып йөргәндә, Камилә тарафыннан шундый хәбәр килеп иреште:
- Басыйр сиңа түгел, миңа кызыга икән, малакаем! Әле синең мәхәббәт хатыңны да укытам, ди. Супир мужик, мижду пручым, Басыйрчик. Шундый егетнең кадерен белмәгәнсең, мадамы!
Бу сүзләрне ишеткәч, Фәнзия әүвәл тынсыз-сүзсез калды, аннары күзләрен акайтып, Камиләгә ташланды:
- Урам себеркесе! Оныттыңмыни минем өйдә әрмән белән тәгәрәп ятканыңны?! Икейөзле сасы көзән икәнсең!
- Яттык шул! Әллә көнләшәсеңме, мадамы? Басыйрың белән дә  аунарбыз әле! Алай бик кәпрәйсәң, хатыңны Мәхмүтеңә илтермен дә тоттырырмын. Бәбәгеңне яндырып йөрерсең аннары, зәңгәр фаралар белән, а-ха-ха! Пакида, мадамы!
Фәнзия коелып төште. Хәлләр кискенләшә, көрәш кыза. Нишләргә?!
Караул!!! Ярдәм кирәк, ярдәм!
Ул апасы янына йөгерде, үз туганы ярдәмнән ташламас әле. Аларга сулышы кабып килеп керде:
- Апа, коткар! Шундый-шундый хәлләр...
Киң күңелле Камиләнең тапталган болынына  апасының “үгез”е дә кереп чыккан икән. Шуңа да ул сеңлесенә ярдәмгә ашыкты:
- Камилә кулына күчкәнче Басыйрдан хатны алырга кирәк! Син болай ит, туганым...
Караңгы төшү белән, ике баласын апасына калдырып Фәнзия, кача-поса Басыйрлар йортына юнәлде. Тыкрыктагы зәһәр кычытканнар арасына посып, егетнең “пес” итәргә чыгуын көтеп утырды. Утыра торгач, коймага сөялгән килеш йоклап та китте... Күпме йоклаган булыр иде, ярый әле бер бозау килеп борынын ялый башлаган, шуңа сискәнеп уянды. Хатын Басыйр турында да, хат турында да онытып, яшен тизлеге белән өенә чапты, тик аны кертмәделәр.
Таң беленеп, көтү куар вакыт җиткәч, ишек ачылды һәм аннан Мәхмүтнең сыер башы хәтле йодрыгы күренде...
Фәнзиягә кара күзлекне апасы алып кайтып бирде...
Бу хәл турында ишетеп, хәл белергә җан дускае Камилә дә килеп җитте. Фәнзиянең яшел-сары-зәңгәр төсләр белән балкыган йөзенә карап бөгелә-сыгыла көлде дә:
- Мә хатыңны, тыгын! – диде. - Фифти-фифти, тет-а-теты, мадамы!
Төрле халык белән чуала торгач, Камилә бик хәтәр сөйләшергә өйрәнгән иде.
- Аллага шөкер! Үчемне алдым, баш на баш, квиты!  Аста ятып, үкенечкә калдырмадык!
Фәнзия аптырады:
- Бәрәч, миндә ни үчең бар иде?!
- Арсен белән йөргәнемне син генә саттың, мадамы!
- Валлаһи, мин түгел, - дип ант итте Фәнзия.
Әмма Камиләнең үз туксаны туксан иде:
- Синнән башка беркем белми иде, мижду пручым.
Фәнзия гөнаһсыз булуын исбатлап, акланып маташмады. Ышанмаса тагы, иң мөһиме хат кулда! Бар тынычлыгын урлаган, үзәгенә үткән  шул җәфа хатны ачу белән вак-вак кисәкләргә турап, чәй тәлинкәсенә салды да, сөенә-сөенә ут төртте. Мәхәббәт хаты иллә дә шәп яна икән, мизгел эчендә бөрешеп-каралып, көлгә әйләнде дә куйды. “У-у-уфф!” – дип җиңел сулап куйды Фәнзия, өстеннән бер капчык фураж төшкәндәй.
Шул вакыйгалардан соң Басыйр аның кан дошманына әйләнде.
- Ник шулай иттең, хайван? – дип сорады Фәнзия, моны аулакта ялгызын гына туры китереп.
Егет авыз ерып, горурланып җавап бирде:
- Мине ташлап, Мәхмүткә чыкканың өчен үч алдым!
Хатын да махы бирмәде:
- Синең кебек кабәхәттән коткарган өчен Мәхмүтнең артын үбәрлек әле!
- Үбүчеләр синнән башка да җитәрлек, көн дә алышынып тора, - дип үчекләде егет.
- Торсын! Барыбер миңа кайта, төшереп калдырганы юк әле. Синең кебек өтек үгезләргә үләт базында гына ятасы!
Болар арасындагы “кайнар мәхәббәт” шулай тәмамланды.
Бик лаек булса да, Мәхмүткә “тәти мөгез”ләр тәтеми калды...
... Хатын-кыз күңелендә әллә ничә кош сайрый. Беркөнне район клубында Фәнзиянең җан юанычы, күңел кояшы җырчы Айдар Галимов концерты булды. Хатын киенеп-ясанып шунда йөгерде. Ни күрсен, аның белән янәшә генә Камиләнең кайнанасы Хөснурый апа сагыз чәйнәп утыра.
- И-и, кызым, син нишләп монда әле? Безнең Камилә нәчәлнигенең юбилеена китте бит. Син бармадыңмыни? – дип сорады беркатлы карчык.
Фәнзия зәһәр елмайды:
- Белмим шул, Хөснурый апа... Әрмәненең туган көне булса гына. Безнең начальник монда,  әнә өченче рәттә утыра.
Хөснурый карчык, башта сер бирмәгән булып, артыннан тын алып, шыпырт кына утырды да, ут сүнеп, сәхнәгә Айдар чыгып басу белән, әкрен генә клубтан чыгып шылды. Моның  нияте изге: киленен кайнар эздән җинаять өстендә тотып, гадел хөкем оештыру иде.
Әмма да ләкин тотарсың Камиләне!
Ул инде өр-яңа сөяркәсе кочагында назланып ята.
Димәк, үч алырга теләүчеләр саны артачак, иртәгә тагын кемдер уклавын күтәреп, көрәш кырына чыгып басачак...
Тормыш дәвам итә!
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА

 

Фото: vk.com

 

 

 

 

Комментарийлар