Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча бәрәңге

Казанга бер баруымда, абый белән базарга чыктык.

Тезелеп-тезелеп, бәрәңге саталар. Якын-тирә районнардан килүчеләр дә күп, күрше республикалардан килгәннәр дә җитәрлек. Шулар арасында, һич кенә дә бәрәңге сайлый алмыйча, бер татар әбисе бөтерелә. Әллә үз-үзенәме, әллә башкалар ишетсен дипме, кычкырыбрак сөйләнә үзе:
– Менә монысы «чувашский» бәрәңге дип мактый, ә тегесе – үзебезнеке, «местный, татарский», ди, нәрсәсе белән аерылалар микән соң алар?
Үтеп барышыбыз иде, абый шаяртып әйтеп куйды тегеңә:
– Әби, аның «чувашский» дигәне дуңгыз тизәге белән ашланган җирдә, ә «татарский» дигәне сыер астыннан чыгарылган тирес кертелгән җирдә үсә.
Әби бермәл безгә карап торды да:
– Юк, миңа дуңгыз тизәгендә үскәне кирәкми, – дип, татар агае саткан бәрәңгегә таба китеп барды.
 

Җәүдәт ХАРИСОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

 

Комментарийлар