Логотип «Мәйдан» журналы

Тайфун кебек икәнсең!.. (Чын хикәят)

Берничә еллар элек, туган ягым Минзәләгә кайткач, урамда якын танышымны очраттым.

Инде күптән Актаныш ягындагы бер колхоз белән җитәкчелек итеп ята икән бу. Исәнләшеп, бер-ике сүз белән хәл белешкәч үк, кабынып китте танышым:
– Әйдә, утыр, Фәнзаман, машинага!.. Ярты сәгать дигәндә минем колхозда булабыз. Иртәгә бездә уңыш бәйрәме! Инде кунаклар да җыелып бетте. Казаннан төрле гәҗитчеләр, телевизорга төшерүчеләр килде. Бәлки, син дә берәр әйбер табарсың язарлык... Сөн буе, саф һава, бәлеш, җыр, бию!.. Киттек, әйдә! Иртәгә Минзәләңә кире китереп куярмын.
Хәлемне тиз генә үлчәп алдым: кемнәндер рөхсәт сорыйсым юк, кием алыштырып торасым юк – булганы өстемдә, булмаганы Казанда. Бар байлыгым кулымдагы дипломатта. Анысы да авыр түгел: эчендә ике-өч китап, кәгазь-каләм һәм, кем әйтмешли, ике йомырка, бер күкәй...
Утырдым да киттем. Бер – яшьлектә, бер – картлыкта, диләр бит, яшьлектә күргән Сөн буйларын кабат күреп кайтырмын ичмасам. Бәлеше дә эчне төртеп тишмәс.
– Кайткач, сине дә Люкс бабайларга урнаштырырмын. Карчыгы да, килене дә аш-суга бик осталар. Бик ягымлы кешеләр. Кадерле кунакларны гел шуларга урнаштырам мин. Теге журналистлар шунда сыйланып калды, – дип аңлатып алды рәис кайткан хутка.
...Люкс картларга барып кергәндә, мәҗлес тирәсендәгеләрнең йөзләре алсуланган, күзләре майланган, телләре чишелгән иде инде. Мине дә шулар арасына утырткач, яңа бәлеш китерделәр. Аракы – мүре, ризык – җаның теләгән кадәр. Күзләрен чет-чет йомгалап, ләззәтле генә елмаеп-балкып утыручы, мондагыларның сүзләрен хуплый-хуплый, үзләрен мактый-мактый кыстап кына торучы хуҗа карт мәҗлеснең кояшы кебек – чын люкс, чын яктылык!
Шулчак телевизиончыларның режиссеры тост әйтә башлады:
– Персидәтелегез бик әйбәт сезнең, Люкс бабай! Мин аны Мәчти башына бастырып төшерәчәкмен. Шуннан Сөнгә, тирә-як авылларга, кырларга, Исәмәткә менә торган тауга карап, уйланып торсын ул! Символика дип атала бу ысул. Туган ягының хуҗасыдай, Альп таулары башында сугыш театрын күзәтеп торучы полководец Суворов кебек тоелачак персидәтелегез!..
Люкс карт тагын да балкыбрак китә, иреннәрендә мәңге бетмәс бал бар диярсең, әледән-әле ялаштырып куя:
– Рәхмәт, энем, рәхмәт!.. Тайфун акыллары бар икән синдә. Тайфунның тач үзе икәнсең, бәрәкалла!..
Шул минутта мин дус персидәтелемне Мәчти авылы урнашкан тау башында итеп күрәм. Таба белә инде кайбер телевизорчылар сюжетны, кешеләрне илаһи итеп күрсәтердәй кадрларны!..
Режиссер утырып та өлгермәде, аңа ияреп килгән кыз торып басты. Җырчы икән.
– Сез бик бәхетле кешеләр, бабакай! Чөнки персидәтелегез зәмичәтелни. Ул әле миңа компакт-дискымны чыгаруда спонсорлык итәргә риза булды. Үзе турында да бер җыр яздыртам әле мин. Бөтен дөнья тыңласын!
Хуҗа карт аның сүзләрен дә җөпләп куярга онытмый:
– И-и, кызым, изге ниятле бала икәнсең. Күзләрең дә Тайфунныкы кебек ягымлы шул синең.
Зурлаудан-мактаудан очынып киткән кыз җырлый да башлады. Үзе бик матур, бил-бәдәннәре – түгәрәк, керфекләре күбәләк булса да, җырлаган кадәресе, бу көйне моңа кадәр җырлаганнарныкы белән чагыштырсаң, куян шулпасының шулпасы кебек кенә тоелды. «Сиңа башта туган телне өйрәнергә кирәк әле...» диясе килде.
 
Сунь буйлары бодря урман,
Агиделләргя еткән...
 
Ул җырлаганда йөземә карап-карап алган режиссер күз кысып куйды:
– Әллә ни сәләте юк югын. Ну, шулай да, йолдыз булырга данныйлары бар аның. Ничауа, ачыла башлады инде... Ачылып беткәч, күз күрер...
Җыр бетүгә, рюмкасын өскә күтәреп, Люкс карт урыныннан калыкты:
– Бирсә бирә икән Ходай Тайфун тавышкайларын!
Тайфун да Тайфун, Тайфун да Тайфун... Кем икән соң бу Тайфун дигәне? Яңгырашы ук мин яраткан кешеләрнең исемнәренә охшаш булганлыктан, беренче ишетүдә колакка бик ятышлы тоелган бу «Тайфун»ның бик еш кабатлануы туйдыра башлады. Мин аны башта «Тайфур» дип ишеттем. Чөнки Минзәлә театрында таланты белән генә түгел, акылы белән дә күпләрнең күңеленә хуш килгән Тайфур исемле артист бар иде заманында. Әгәр хуҗа карт: «Туфан акыллары бар синдә!» дисә дә аптырамас идем. Безнең Туфан үзе генә дә ни тора! Гыйбрәтле драмалары сокландырса, юморлы хикәяләре елмайта, уйландыра, Хәйәм робагыйларына да алыштыргысыз шигырьләре әсәрләндерә, фәлсәфә диңгезендә йөздерә. Үзе депутат әле җитмәсә! Башка депутатлар кебек ыштан төбе туздыручы гына түгел ул! Акыл анда туфан ташкыннарыннан да мулрак. «Кем соң ул Тайфун?» дип сорыйсы килә килүен дә, көлкегә калырмын, наданлыгымны сизәрләр дип куркам. Чөнки белеп торам, бу исем инде мин килгәнче дә күп кабатланган булырга тиеш. Әнә бит, миңа кадәр дә озак утырган, башлары тәмам кызган кунаклар да бирми бу сорауны. Димәк, алар беләдер, аңлап сөйләшәдер. Ә мин белгән тайфунның (бәләкәй «т» белән генә башлана торган тайфунның) мәгънәсе бик гади: диңгез давылы, шторм... Дөнья җимерүче, авылларны себереп алып китүче дуамал тайфунда нинди акыл булсын?!
Фикеремне раслагандай, бер шагыйрь–журналист сүз ала:
– Син, Люкс бабай, минем иҗатымны да зурлыйсың кебек бу Тайфуның белән. Минем инде күптән чыккан «Тайфун күзе» дигән китабым бар. Син мине «Тайфун акылы» дигән китап чыгарырга да рухландыра башладың. Бәлки әле мин псевдонимымны да Тайфунга алыштырырмын.
Кинәт кенә башыма зирәклек иңә башлады кебек. Туктале, бәлки бу районда Тайфун исемле берәр акыл иясе бардыр? Райкомнарының беренче секретарьлары Тайфун түгел микән? Шулай булса да гаҗәп түгел. Ник дисәң, Актаныш ягы республикада бердәнбер саф татар ягы булса да, бик интернациональ төбәк ул. Дөнья халыкларында нинди сүз, нинди исем яки атама булса, боларда шуларның барысы да татар исеменә әйләнеп бетә! Әйтик, Альберт, Адольф, Мэлс, Вил, Флюс, Экзема, Эльмира, Кипарис, Макс, Роберт, Рузвельт, Диктат, Даллес, Долорес, Лениза, Изаил... Казанда чакта, шулар – оригиналь исемнәр хакында сүз чыккач, Изабелла дигән бер Актаныш кызы:«Бездә Папуас дигән егет тә бар әле!» – дигән иде. Булыр-булыр! Хактыр!.. Әле мин үзем дә шушы районда туып-үскән Родина дигән саф татар кызы белән йөргән идем ләбаса берничә ел элек. Ватан назлары, ягъни Родина ләззәтләре бар иде үзендә, мәгәр! Алай гына да түгел, чүл кайнарлыклары бар иде бу Родинада!
Шик тә юк, бу якта Тайфун дигән аксакал булырга тиеш! Сәер исем түгел бу Актаныш җирендә. Әнә бит, хуҗа картның да исеме Люкс. Агасын да мактап алды бая сүз уңаенда. Радик дигән бабай була икән анысы...
Мәлҗегән кунаклар төрле бүлмәләргә таралышкач, өстәл янында икәү генә калгач, Люкс бабай уйга калды, сүзсез утырды. Аннары калкынып куйды:
– Карале, энекәш, – диде ул тора-торышка, – сиңа, эчми торган кешегә, аракы пары белән тулган бүлмәдә йоклау килешеп бетмәс ул. Мин сине, лутчы, Энгель улыма кертеп йоклатыйм әле. Каршыда гына торалар. Бүлмәләре дә бә-әк чиста, җылы. Кунуын шунда кунарсың, иртән бәйрәмгә бергә чыгарбыз, Аллаһ боерса...
Болдырдан төшеп, капкага таба атлаганда, артыбыздан этләре килеп иярде. Алай гына да түгел, ал аякларын Люкс бабайның күкрәгенә салып, кеше кебек үрә катты. Хуҗа туктады, этнең башын сыйпый-сыйпый, колак артларын кашый-кашый, табында утыргандагыдан да назлырак, ягымлырак тавыш белән сөйләнә башлады:
– И, Тайфуным-м м-минем-м! Акыллым-м, ялагаем-м м-минем-м!.. Хәзер, абыеңны урнаштырып чыгам да бәлеш төпләре чыгарып бирәм үзеңә, яме?
Аннары бәхетле карашын миңа таба борды карт:
– Сырпалана белә инде, мәгәр! Кеше акыллары бар Тайфунымда! Нишлисең бит, хайванның да яшисе килә. Ул да яраклаша, ул да көчлеләрнең, ризык бирердәй затларның кулын ялый...
 

Фәнзаман БАТТАЛ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

«Мәйдан» № 8, 2022 ел

 

Комментарийлар