Логотип «Мәйдан» журналы

Шарт куеп кына

Галия үз гомерендә хастаханә юлын таптады. Чирләре дә күп иде инде аның. Үзе әйтмешли, төрле чәчәктән җыйналган букет төсле...Табиблар кушканны үтәде, әйткән даруларын эчте, тик барыбер сихәтләнеп бет...

Галия үз гомерендә хастаханә юлын таптады. Чирләре дә күп иде инде аның. Үзе әйтмешли, төрле чәчәктән җыйналган букет төсле...
Табиблар кушканны үтәде, әйткән даруларын эчте, тик барыбер сихәтләнеп бетә алмады. Халык медицинасын белүче хатын-кызлар аңа бәвел эчеп дәваланырга киңәш иттеләр. Казанга чираттагы каралуга барып, аннан кайтышлый Галия Чаллыда яшәүче малаена тукталды. Балалары янында бераз торып китү ниятенә керде. Кыз оныгы да
бар, аның бәвелен эчеп дәваланырга да мөмкин ич.
Шулай эшләде Галия. Атна буена оныгының бәвелен эчте. Ярдәме тиде, ахры, хәле әйбәтләнгәч, Актанышка кайтып китте.
Бу хәл яз көне булган иде. Җәйгә оныгы аның янына кунакка кайтты. Җәйне тату гына яшәп үткәрделәр. Оныгын Чаллыга озатканда, Галия:
– Көзгә сезнең янга килеп китәрмен әле, – дип әйтеп куйды.
– Килсәң килерсең, дәү әни. Тик минем сидекне эчмәслек булсаң гына кил, – дип шарт куйды.
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар