Логотип «Мәйдан» журналы

Сезне кем ашата?..

Элек театр артистлары авылдан-авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп тамаша кылган заманнарда, авыл җирләрендә кунакханәләр булмау сәбәпле, квартирга кертәләр иде. Анда инде сине кемнәр каршы алуы ачылм...

Элек театр артистлары авылдан-авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп тамаша кылган заманнарда, авыл җирләрендә кунакханәләр булмау сәбәпле, квартирга кертәләр иде. Анда инде сине кемнәр каршы алуы ачылмаган карта кебек. Я иң якын туганнарын көтеп алгандай сый табыны әзерләп киң күңелле хуҗалар каршы ала, я инде театрга бушлай барыр өчен генә төн кунарга керткән сараннары да очраштыргалый.
Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуров та бер иптәше белән квартирага урнашалар. Күпме генә көтеп утырсалар да, хуҗабикә боларга чәй дә куеп эчерми. Күпмедер вакыттан соң теге апай: «Сезне, җегетләр, авыл сәвитеме, колхоз рәисеме ашата», – дип сорап куя. Көне буе ач йөргән, «чәй эчертерлек тә юмартлыгың булмагач, ник безне фатирга керттең», – дип үпкәләп, рәнҗеп утырган җегетләрнең берсе түзми:
– Без, апа, зур үстек инде хәзер! Безне председатель дә, авыл сәвите кашык тотып ашатмый. Үзебез дә калак тотып ашарлык дәрәҗәдә без хәзер, табыныңны гына әзерлә, – дип төрттереп ала.
Хуҗабикә теләр-теләмәс кенә арткы якка чыгып чәйнеген газга утырта.
 

Рәдиф СӘГЪДИ


Фото: https://pixabay.com


Комментарийлар