Патриотка Патима
Хикәя.
Бетеп барган авылның әллә кайчан ябылган фермасының күптәннән эшләмәгән су башнясы баскычыннан ниндидер үзе дә аңламаган хикмәти көч белән генә күтәрелеп, хәтсездән инде бу дөньядан өметен өзгән сыман күренгән, үзенең тулы яшен дә оныткан Миңнегали карт, кирәге чыкса дип, ирексезләп кенә ничек кирәк алай баскаларга өйрәтеп, оныгы бүләк итеп калдырган, биектә генә җан керүче кесә телефонын көч-хәл белән генә кабызып, сугыш елларында бөтен Европаны җәяүләп үтсә дә, үзенә инде бөтенләй ят булган бүгенге цифрлы дөньяга шундый хәбәр салды:
– Патриотка Патима вафат, җирләргә кайтыгыз!
Бу хәбәр, гомеренең күп хезмәт елларын мәктәптә пионервожатый вазифасына багышлаган, совет елларында халык юлбашчы Ильичны ничек зурласа, авылдашлары аны бүген дә шулай тиң күреп хөрмәт иткән, тәү башлап аның сакау энекәше атаганча «Патима» дип йөрткән, туган авыллары патриоты Фатыйма Фәрвазетдин кызы Фәметдинова турында булып, аны белүчеләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ерак аралардан да хушлашыр өчен кайтырга теләүчеләр хәтсез булганга, җирләүнең ике көннән соң гына оештырылачагы да билгелеләнде.
Район башлыгы да шушы авыл оныгы иде. Башлап ул аңына килде. Аллаһ белән исәп-хисабы өзек булса да, кем белә, хәтта мәңге үлмәс тоелган авылдашлары Патима якты дөнья белән хушлашканны, кем әйтмешли, үлем ишеге һәркемгә ачык бит, аңа да килер ул көн. Әле узган елның көзендә генә ата-бабасы нигезе булган, үзе дә күпчелек шунда тәгәрәп үскән, Ямьле авылында соңгы көннәрен үткәргән, башлыкны күз яшьләре белән тыңлап торган ун-унбиш карт һәм карчык янында булып, аларның гозерләрен тыңлап та тормыйча, тиздән авылны газ һәм электр белән тәэмин итү туктатылачагын, каядыр күчәргә урыны булмаган өлкәннәргә картлар йортының ишеге киң ачык булачагын кәттә генә аңлатып киткән иде.
Артыннан кыюрак карт-корының чәнечкеле сүзләрен дә ишетмәде түгел түгелен:
– Кеше авызындагы тешнең сызлаганы сизеләме соң?..
– Әйе, әрнү кичермәгәнгә әрнүеңне аңлатма, диләр.
– Туган авылың чишмәсеннән тәмле сулы чишмә юк шул, энем.
Әмма картлар бергәләшеп авылларында гомер кичерә бирделәр. Тик менә хәзер зур исемнәргә ия булган хезмәт ветеранын җирләргә бармаса, Олы сайлау алдыннан халык ничек карар бит?.. Барырга туры килер. Сайлау алды вәгъдәләре өчен дә бик уңай форсат ләбаса. Бөтен командасын алып барыр. Балык кармакка капкандай, халык төче сүзгә кабучан, билгеле. Үрдән бер төшсәң, менүләре җиңел түгел. Ул моны бик яхшы аңлый. Теге чакта юл да юл дип теңкәне корытканнар иде. Шул чокыр-чакырлы өч чакрым араны бүген үк көйләп, асфальт түшәргә әзерли башласыннар.
Әйткән сүз – аткан ук: карар язылды, эш гөрләде... Бүтәннәрнең дә дәррәү үзенә кушылачакларын аңламый түгел ул. Шулай булды да...
Патиманың иң актив пионеры булган, аңлы гомерен заманга ярашлы атеистлыкта җитәкче вазифаларда үткәрсә дә, лаеклы ялга чыккач, дөньяның илаһи көчләрсез барлыкка килмәвенә нык инанып, дини белем эстәп, күрше авылда муллалык итүче Сәлимҗан хәзрәт тә, тәрбиячесенең, инде үзе оештыра алмагач, авыл зиратының җыештырылмавын, мәчетнең дә ятим булуын әйтеп, зар елап торуын, иртәгә аны җирләргә җыелучы киң гавамгә Аллаһ сүзен җиткерергә чакырылуын искә алып, һәм, пионер чагында тимур командасы эшен җанлы алып баруын да кинәт ләззәтле хәтергә төшереп, әле үзләре яшәгән авылдан берничә егет-җилкәнне үзе белән бергә зиратны тәртипкә китерергә, бичә-чәчәне исә шул күптән инде азан аһәңе яңгырауга зар-интизар утырган күрше авыл мәчетен савап өчен юып, тузан-фәләннән арындырырга кирәклегенә инандырды. Хәзрәтнең үзе әйтмешли, чыннан да, бар нәрсә нияттән тора икән. Ният кылынды – эше гөрләде...
Гөрләде генәме соң?! Кем әйтмешли, Патиманың кайда да үзендә тәрбияләнүчеләренә кытлыгы булмауданмы, әллә нидән дөнья гүләде: авыл хакимияте планына Ямьле авылының мәктәбе янына сугышта һәлак һәм аннан кайткач мәрхүм булган яугирләргә, шушында туып үсеп вафат булган Советлар Союзы Героена багышлап, ике айдан обелиск төзеп куелачагы, авыл хуҗалыгы идарәсенекенә – авылда фермер хужалыгы төзеләчәге, район мәгариф бүлегенекенә исә мәктәп бинасының бер бүлмәсендә авыл тарихына һәм аның патриотларына – музей, балалы гаиләләр кире кайтса, башлангыч сыйныфлар ачылачагы, мәдәният бүлегенекенә – киләсе елда авылның 450 еллыгын киң билгеләп, шәҗәрә бәйрәме һәм Олы Сабантуй үткәреләчәге, урман хуҗалыгыныкына – шушы авылда яшәүче ветераннарга бушлай ел саен утын биреләчәге һәм башка шул рәвешле, тезеп санасаң гына да озак вакытны алачак, моңа кадәр Фатыйма Фәрвазетдин кызының аяк киеме табаннары ничә кабат төшеп тә, күз йомылып килгән, аның үзе катнашлыгында үткәртергә теләгән бөтен чараларның, матур башлангычларның, имеш тә, киң тормышка ашырылачагы кереп ятты. Гадәттәгечә, кәгазь түзәр, оялмас, кызармас әле, дип уйлаулары идеме?! Анысын инде бер Аллаһ белә!
Иң мөһиме, утын сорап-сорап та алалмагач, мәрхүм улы пионер чакта укучылар тарафыннан утыртылып, сыйныфлары белән тәрбияләп, тазартып, карап үстергән урыннан ауган бер каенны турап, бәләкәй арба белән ташыганда, полиция белән килеп, көне буе сорау алып, каен үскән урынны фотоларга төшереп, бик канәгать рәвештә үзләре штраф салып киткән Миңнегали карт та бар иде утын китерелергә тиешлеләр исемлегендә. Сугыш яраларыннан
чатанлап ташландык буадан балык кармаклап йөргәндә, шул урман начальнигы ничәмә ничә еллар үз даирәсендәге дус-ишләре белән урманда болан, поши аулап, колхозның элеккеге саноторий бинасында, (әстәгъфирулла, шайтан колагы саңгырау булсын, әйтте исә кайтты) чибәркәйләр белән кунак булып ятканнарына, тыштан караганда, сукыр да, чукрак та сымак күренгән, «әйе» белән «юк»тан башканы сөйләп бармаса да, дөнья күргән ветеран, карт төлкедәй барын да аңлап, шәйләп йөрде, югыйсә. Штраф салганда шуларны әйтмәкче булып авызын ачса да, дөньяның шундый да гаделсез булуыннан иреннәре генә туктаусыз калтыранды...
Ни булса, шул булды. Бу ике көндә авыл урамнары чабылды, җыештырылды, дүрт урамның, барлык тыкрыкларның ташландык санала башлаган һәммә йортларында да утлар җемелдәште, кычыткан, шайтан таяклары ияләшкән ихаталарга төс керде, чөнки чын хуҗалары кайтып төште. Тирә-якка тәмле аш-су исләре, гамьле тормыш, бала-чага тавышлары таралды. Клуб бинасының тутыгып эштән чыккан, бикләнсә – ачылмый, ачылса – бикләнми торган йозагы алып ташланып, аннан совет чоры музыкасы һәм туган авылның газизлеге турында күңелне биләүче җырлар ишетелеп торды.
Районның баш табибы да шушы авылга чит кеше түгел иде. Аның кодрәте белән, ничә ел ябык торган фельдшерлык пункты ачылып, анда үзе күптән сорап та гозере үтәлмәгән килеш каңгырып читтә эшләп йөрергә мәҗбүр булган күп балалы шушы авыл килене, ниһаять, хезмәт урынына ия булу бәхетенә иреште. Хәтта буш утырган райпо кибете бинасы товар белән шыплап тулды. Патриотка Патима җан бирүгә авылга җан керүе берчә сәер, берчә аңа хөрмәт булып та аңлашыла иде сыман.
Фатыйма Фәрвазетдин кызы җәсәде янына мәрхүмәнең үлемен расларга тиешле кешеләрдән аның туганының улы, шушы авылныкы булып та, хезмәт урыны булмау сәбәпле, район үзәгендә эшләп йөргән полициянең участок инспекторы һәм аның берничә ел инде ашыгыч ярдәм хезмәтендә көч салып, бүген генә элекеге урынына – авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүгә куелган тормыш иптәшеннән башкаларны, мәрхүмәнең гозере шундый дип, кертмәде аны саклаучы ахирәтләре.
Ислам дине буенча, юылганнан соң йөзен дә ачу-карау, әлбәттә, тыелды. Хәзрәт тә, мәрхүмәнең ясин белән китүен, хак динебез кушканча юылуын белеп, тынычланды һәм җеназа мәшәкатьләренә чумды.
Бер көн кала, җеназа көнендә Ямьлегә телевидение, радио һәм матбугат басмалары журналистлары да киләчәге билгеле булып, җитәкчелек, кызган табада биегәндәй, оештыру эшләре белән йөгергәләде: сөйләнәчәк нотыклар тикшерелеп, энә күзеннән үткәрелде, бу авылның чишмәсен кем төзекләндерәчәге, кемнең буа эшләтеп шунда балык җибәрәчәге, тагын шундый әллә күпме матур-матур мәшәкатьләр алдарак төзелгән пунктларга өстәмә булып өстәлде. Авыл һәм район хакимияте вәкилләре оештырган өмә белән буялырдай коймалар җете төсләргә кереп көязләнде, адәм ышанмаслык хәл – хәтта интернет кадәр интернет эшли башлады.
Менә җирләү көне дә җитте. Иртән иртүк, зәңгәр экран хезмәткәрләре мәктәпкә килеп, авыл легендасына әйләнгән шәхес турында «Үз чорының көзгесе» дип исемләнгән тапшыру төшерде. Журналистлар үзләренә кирәк мәгълүмат туплады, интервьюлар алды, фотолар төшерде. Әйе, акча бәясен алтын билгеләгәндәй, кеше бәясен халкы билгели. Авылдашлары чыннан да Фатыйма Фәрвазетдин кызының үз җирендә җиләк булып яшәвен беравыздан олы хөрмәт белән бәяләде. Авылның бүгенгәчә яшәп килүе дә аның тырышлыгына бәйле булган, инде хәлләр бетүгә корылгач, шул авырлыкны күтәрә алмаган, имеш.
...Менә мәрхүмәнең өсте кызыл пионер әләме белән ябылган җәсәден мәктәп ихатасына җыелган халык дулкыны арасына күтәреп кертеп урнаштырдылар. Дулкынландыргыч мизгел җитте: район хакимияте башлыгы, йөзенә бик кайгылы кыяфәт чыгарып, матәм мәрәсимен башлап җибәрүгә, уч төбе кадәр эшләрен дала кадәр отчетлар белән күрсәтергә өйрәнгән эреле-ваклы җитәкчеләр бер-бер артлы сүз алып, авылның, мәрхүмә үзе күрергә теләгәнчә, заманча төзекләндереләчәгенә, аның Фатыйма Фәрвазетдин кызына һәйкәл ролен үтәячәгенә ышандырып, матур нотыкларын тезде дә тезде. Халык берчә шатланды, берчә үксеп яшь түкте...
Шулвакыт кинәт мәктәп ягыннан авыл патриоты Патиманың көчәйткеч җайланма аша көчле тавышлы командасы яңгырады:
– Хөрмәтле авылдашларым, пионерларым, тезелегез, стройся!
Тавышының электән яздырылган булуына ышаныпмы, командага буйсынып, бар халык тиз ара тезелеште дә ни буласын көтә башлады. Менә, ниһаять, берсе барабан каккан, берсе быргы кычкырткан пионер киемле ике бабай арасында, төз-төз басып, муенына үзенең аерылмас дусты, тормыш символы булган кызыл пионер галстугын бәйләгән, күкрәгенә хезмәттә яулаган орден-медальләрен таккан, кулын маңгаена «һәрвакыт әзер!» рәвешендә тотып, халыкның «аһ!» авазы астында тантаналы рәвештә мәйданга тереләрдән дә терерәк Патриотка Патима үзе килеп керде. Аның пәйдә булуын үлгәч могҗиза белән терелү дип аңлаган берәүнең сокланулы сүзләре яңгырады:
– Бөек кешеләр китмиләр, бары киләләр генә!..
Ә Патима исә бернигә әһәмият бирми, иң элек район башлыгына рапорт биргәндәй, – кем белә, бәлки аны көлкегә калу хәленнән тизрәк коткару максатыннандыр, – чатнатып тезеп салды:
– Сәлим Саматович! Миңа бүгенге чараның сценариен шушылай төзергә рөхсәт биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Халык белән бергә үзе дә бу тамашада шок хәлендә торган район башлыгы, «юкәдә икән чикләвек»нең асылына төшенеп һәм Патиманың хәйләсен аңлап алуга, кул чаба башлады, янәсе, алар авылны үстерү чарасын менә шулай икесе берлектә уйлап эшләгән. Халык исә, гаҗәпләнү шау-шуын туктатып, кул чабуларны дәррәү күтәреп алды һәм озакка сузылган алкышларга әйләндерде. Пионер вожагы сүзен дәвам итте:
– Хөрмәтле авылдашлар! Сез бүген миңа түгел, туган авылыбызга ясин чыгарга җыелган идегез. Үзегез ишеттегез, матбугат зурлап язып чыгар, зәңгәр экраннан безнең авылның ничек заманча үрнәкле төзекләндереләчәген, җитәкчеләребезнең халыкны ни рәвешле кайгыртуларын бөтен дөньяга сөйләр. Вәгьдә – иман булыр, билгеле. Әйтегез әле, хыяллар шулай тормышка ашканда үлеп ятып буламы?
Халык һәм, аларга кушылып, матур вәгъдәләрнең кәгазьдә генә калмыйча, тормышка ашырылырга тиешлеген бөтен тирәнлегендә әле яңа гына аңлаган җитәкчеләр дә, әллә чарасыздан, әллә нидән, гөр килеп кул чапты... Соңыннан барысы бергә, көлешә-көлешә, күмәк көч белән үзләре хәстәрләгән табында кунак булды, киләчәктә авылны ничек үстереп, анда хуҗа булып яшәү хакында бәхәс корды... Шунда, кунакларны озатканда, форсатын туры китереп, авыл кояшы, Патриотка Патима башлыкка болай дип әйтеп салды:
– Сүзең үлгәнче үзең үл, диләр, Сәлим Саматович. Миннән – хәйлә, сездән – «әйдә!» Сезгә дә чит булмаган авылыбызны гөл итик булмаса. Символик булган патриотлык әләмемне сезнең ышанычлы кулларга тапшырам, – диде.
...Килде вакыт, Ямьле исеме җисеменә туры килгән авылларның берсенә әйләнде: буш йортлар калмады, киресенчә, авыл үсте, зурайды, көннән-көн матурланды.
Мәктәп исә урта мәктәп статусы алды. Кем әйтмешли, почти коммунизм бүген Ямьледә. Хәзер инде анда хәтта чит кыйтгалардан туристлар агымы өзелми. Ышанмасагыз, килеп карагыз, шунда авылларны ничек саклау турында файдалы киңәшләр дә алырсыз. Башлык үзе дә киңәшмәләрдә бу хакта сөйләргә ярата. «Патриот Патималар булганда авыллар әле яшәр!» – ди ул, канәгать елмаеп.
Бездә шулай, ә сездә?..
Рафига УСМАНОВА
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 9, 2024 ел
Комментарийлар