Логотип «Мәйдан» журналы

Өметлән әбекәй!

Юмореска.

Соң бит мин сиңа әбекәй ашар алдыннан бер генә сәдәф кап дигән идем. Ә син икене бер юлы.Теге юлы даруныкын дип кат-кат чәйнәгән идем бит инде, ә син күлмәк сәдәфләреңне йоткансың. Бу кадәр аңгыра булсаң да булырсың икән! Юк инде тизрәк үпкәләргә торма, сиңа түгел урамдагы карт тавыкка гына әйтүем аңгыра дип. Син әбекәй аңгыра түгел,аңламыйсың гына, саңгырау гына түгел, ишетеп кенә бетермисең. Ишеткәнең дә тиз генә башыңа барып җитми бугай шул карт ни... Арттырма инде әбекәй ишәк дигән сүз чыгып бетмәде бит әле минем авыздан. Әйтмәс борын үз исемеңне атарга ашыкма.Соң әбекәччәем дару төймәсе белән күлмәк төймәсен аера алмагач мин сине тагын кем дип атарга тиеш соң !?! Әптикәгә барып тормадым, мин врачка сөйләмә , хөкүмәттәгеләргә сөйлә инде син аны.

Карале әбекәй ул сәдәфләреңне йоткач ашказаныңа зыяны сизелмәдеме соң? Юк дисең инде.Алайса чыгып очканнардыр. Аллага шөкер! Нәрсә, сирәк-мирәк булса да, күбрәк тыгынып ташлаганда, эч сиздергәли-чишенәм, карыйсыңмы дисеңме? Юк, юк әбекәй, ходай хакы өчен алай итә күрмә. Чишенмәсәң дә күреп торам, синдә картлык чире генә.

Ниме әбекәй, өйдә сәдәфләрем күп дисең инде, ә? Барыбер сиңа аңлатып булмас. Теләсәң нишлә. Үзеңне үзең кара инде. Өметлән әбекәй, өметлән ! Күп калмагандыр. Юк инде, син нәрсә, үлергә димим,сәдәфләрең бетергә генә диюем. Ярар әбекәй чыгып тор. Әй кем анда? Керегез!

 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар