Логотип «Мәйдан» журналы

Олы хафа

Бибинур карчыкның иртәдән бирле кымтырыклап, борчып торган күңел сызлануы төш вакытлары җиткәч тә басылмады.

Киресенчә, йөрәк тирәсендә ниндидер корт-мазар, бөҗәк йөргәндәй, үзен сиздереп торды. Үзенең җир төсенә кереп каралган, авылдагы бай хуҗалыкларның тавык кетәклегенә охшаган өеннән, сәгате-минуты саен чыгып, үзе әйтмешли, кулга тотып, борын өстенә куймыйча берни дә күрмәгән күзен төбәп, авылның иң очында урнашкан зират буендагы юлны күзәтте. «Күренми бит, киребеткән җан! Картаеп, олыгаеп беткәч... Инде акыл керергә вакыт бит инде!» – дип сукранды карчык һәр чыккан саен. Ачуына  буылган Бибинур карчык бар нәрсәне, һәркемне дошман күрде бүген: баш өстендә елмаеп торган кояшка – кыздырганга, чишмәгә су алырга төшеп барган күрше кызы Хәлимәгә – чиләкләрен яман чылтыратканга, уңъяк күршесе Хәйдәргә – «кирәкмәгән вакытта» иске коймасын яңартырга тотынган өчен эләкте. Өй эчендә дә эшенең рәте-башы булмады. Йөрәге тынгысызлап торганлыктан, кулына нәрсә алса, шул төшеп китте. Тышына  чәчәк рәсеме төшерелгән, яратып чәй эчә торганчынаягын да чәлпәрәмә китергәч, йоклап алыйм дип үзенең катлы-катлы матрас түшәлгән  тимер башлы, асты пружиналы караватына барып ятты. Аны шыгырдатып, як-ягына әйләнгәләп ятса да, күзен йокы алмады, ахырдан, ничарадан-бичара дигәндәй, торып ук утырды. Кабат юлны күзләргә дип тышка чыкса, шаккатты: көтү тузаны әллә кайчан җиргә кунган, эңгер-меңгер авылның эченә үк кереп килә лабаса! «Йә Аллам, кайларда йөри икән соң бу, ә? Бу вакытка хәтле калмый торган ие – нәрсәләр генә булды икән үзенә...» – дип, сукрана-сукрана, кинәт сызлый башлаган башын тотып, караватына кереп ауды.  Бераздан аһ-ваһ килеп, кызыл эчле галушларын лаштыр-лоштыр өстерәп, янә урамга таба кузгалды. Үзенә таба атлап килүче яшьтәше Сәлимәне «сукыр» күзе белән ерактан ук танып алып, сүз башлады:
– Гомер-гомергә өйдә тора, тәртипле ие. Синеке генә гаепле бу хәлләргә! Синекенә ияреп кенә бозылды, харап булды, бичара, җан кисәгем  минем! – диде ул, «йөрмәгән» аяклары белән аның каршысына очып диярлек килеп.
– Абау, нишләвең бу, Бибинур җаным? Синеке дә  кайтмадымыни? Шуңа борчылып килә идем.
– Бүген дә иртә белән  синеке ияртеп китте бәгырь кисмәгемне – үзем күреп калдым...
– Кайталар! – дип шатлыгыннан кинәт  кычкырып җибәрде Сәлимә карчык. – Икәүләшеп кайтып киләләр бит, кара әле..
Бибинур карчык каш өстенә кулын куеп, карашын  офыкка төбәде.
...Чыннан да, зират  буендагы юлдан әкрен генә, керт-керт атлап, Бибинур белән Сәлимәнең үз җаннарыннан да кадерле булган, көне буе урлашып тамак туйдырган, ике кәҗә кайтып килә иде...
 

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


 

 

 

 

Комментарийлар