Логотип «Мәйдан» журналы

Ниме соң?

Телне асылындырып Казаннан авылга кайтып төштем.

Кулда – туннылы чумадан. Ни гөнаһым булгандыр инде, Якуб абзый очрады. Сорау бирергә бик тә ярата ул! Бер сөйләгәндә әйтим инде: ул безнең авылдагы бердәнбер мишәр һәм бердәнбер негрга охшаган кеше. Суйган да каплаган инде менә! Бер елны Яңа ел бәйрәмендә Африка папуасы булып киенгән иде ул: биленә мунчала урап, кулына сөлге тотып, тәненә корым буямыйча гына! Иң яхшы кием өчен аңа беренче бүләкне биргәннәр иде – «Ак каен» шампунен.
Менә шул Якуб абзый очрады, заразы!
– Исәнме, Якуб абзый!
– Әйбәт кенә, апаем.
Ул үз юлы белән фермага китте, мин – өйгә. Секунд саен бер-беребездән ераклашабыз. Берәр нәрсә сорамаса гына ярар иде, мин әйтәм. Бәлки сорамас та әле, кәефе юк бугай. Шуны уйлап бетерергә дә житешмәдем, кычкыра бу:
– Равил, ниме соң?…
Мин туктап борылдым.
– Кайчан кайттың?
– …
– Ниме соң… Әле хәзер каян кайтып киләсең?
– Казаннан.
– Нәрсә белән кайттың?
– Автобус белән.
– Чаллыдан соң ни очрады?
– Үзең күреп тордың бит инде, яңа гына «Жигулидән» төштем.
– «Жигули» иде мени ул?
– Әйе.
– Ә-ә-ә, шулаймы?
– Шулай, Якуб абзый.
– Шулайдыр шул.
Бер-ике адым атлавым булды:
– Равил, ниме соң?
Ни сорасын белми әле бу, уйлый.
– Кайчан китәсең?
– Дүшәмбе булыр инде.
– Нәрсә белән китәсең?
– Соң нәрсә белән дип, берәр нәрсә очрар әле.
– Ә-ә-ә, шулаймы?
– Әйе, Якуб абзый.
– Шулайдыр шул…
Минем үземә кызык та, туннылы чумадан да бар бит әле, каһәр суккыры! Бик сөйләшеп торыр идем дә… Борылып киттем.
– Равил, ниме соң?
Тагын ни сорарга икән, дип уйлый бу. Мин киткән җиремнән туктап көтеп торам.
– Әниең һаман шул силсәвиттә эшлиме?
– Тагын кайда эшләсен инде ул, Якуб абзый?! Син авылда торасың бит, мин түгел, беләсеңдер.
– Анысы шулай инде, әйе, анысы шулай. Ниме соң… Чирләмиме әниең?
– Юктыр, белмим. Өйгә кайтып җитмәдем бит әле.
– Ә-ә-ә, шулаймы?
– Әйе, Якуб абзый.
– Шулайдыр шул…
Мин инде бүтән туктамаска дигән ныклы карарга килеп өйгә атладым.
– Равил, ниме соң… Рави-и-ил! Тукта әле, минем дә сезнең очка төшеп менәсе бар иде.
Көтәргә туры килде инде, аннан соң икәүләп китеп бардык.
– Ниме соң, Казанда нинди хәлләр бар анда?
– Беркөе болай.
– Казан булгач, кайныйдыр инде ул!
– Юк шул, кайнамый! Элек, астына утын салып торучы булганда, кайный иде дә, хәзер учагы сүнгәч суынды да, әкренләп сасый башлады.
– Ә-ә-ә! Шулаймы?!
– Әйе.
– Шулайдыр шул.
Бер-ике адым атлагач:
– Равил, ниме соң, өйләнмисеңме әле?
– Өйләндем бит инде мин!
– Шулай дисеңме?
– Әйе.
– Ә-ә-ә, шулайдыр шул.
Бераздан соң:
– Равил, ниме соң…
Сизәм, беләм инде сорардай сүзе юк икәнен, бу юлы нәрсә уйлап чыгарыр икән?
– Ниме соң, син хәзер өеңә кайтасыңмы?
– Кайтып җиттем инде, Якуб абзый. Чәй эчәргә чакырыр идем дә, сорауларың бетмәгәндер дип куркам.
– Вәт, сабакы малай, – диде Якуб абзый һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды.
Мин капкадан кереп киттем, ул борылып китеп барды. Шунда типте миңа! Чумаданны җиргә куйдым да, капкадан башны чыгарып кычкырам:
– Якуб абзы-ы-ый!
Туктады бу.
– Ниме соң? – дим тегеңә җүри.
– Ни?
– Син хәзер фермага киттеңме?
– Әйе инде, фермага.
– Җәяү генә барасыңмы соң?
– Әйе инде, җәяүләп.
– Нигә барасың анда?
– Нигә дип мал ашатырга.
– Ни ашатасың?
– Силус.
– Силусы сарымы соң?
– Сары.
– Ашыйлармы соң?
– Сосалар гына.
– Үзеңнең сыерга да әзрәк апкайткалыйсыңдыр инде.
– Була инде әз-мәз анысы да.
– Үзеңнеке дә ашыймы соң силусны?
– Ашы-ы-ый!
– Ә-ә-ә, – мин әйтәм, – шулаймы?
– Әйе, – диде Якуб абзый.
– Шулайдыр шул, – дидем дә капканы ябып кереп киттем. Артымнан колакка Якуб абзыйның тавышы килеп бәрелде:
– Равил, ниме соң?
 

Равил САБЫР

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

 

Комментарийлар