Логотип «Мәйдан» журналы

Ни­гә ки­чә кил­мә­де­гез?

Та­тарс­тан­ның ха­лык ар­тис­ты Ри­нат Миф­та­хов Күч­мә те­атр­ның бер груп­па­сы бе­лән Дөбъ­яз як­ла­рын­да гаст­роль­дә йө­ри икән. Яңа ху­җа­би­кә алар­ны тө­че­лә­неп:– Әй­дә­гез, әй­дә җан­ки­...

Та­тарс­тан­ның ха­лык ар­тис­ты Ри­нат Миф­та­хов Күч­мә те­атр­ның бер груп­па­сы бе­лән Дөбъ­яз як­ла­рын­да гаст­роль­дә йө­ри икән. Яңа ху­җа­би­кә алар­ны тө­че­лә­неп:
– Әй­дә­гез, әй­дә җан­ки­сәк­лә­рем, әй­дә­гез түр­дән үте­гез, җул­да бик туң­ган­сыз­дыр, ал­җы­ган­сыз­дыр ин­де, ба­ла­кай­ла­рым, – дип кар­шы ала. Хәл-әх­вәл­ләр алы­ша­лар, кем­нең кай­да ту­ган­лы­гын бе­ле­шә­ләр. Ху­җа­би­кә бер­тук­тау­сыз бы­тыл­да­са да, ку­нак­лар­ны чәй эчер­теп алыр­га уй­ла­мый да икән. Үзе һа­ман ике сүз­нең бе­рен­дә: «И ба­ла­кай­ла­рым, ки­чә кил­гән бул­са­гыз, ки­чә кил­гән бул­са­гыз, та­вык су­еп, шул­па да пе­шер­гән идек, мун­ча да як­кан идек, ник ки­чә кил­мә­де­гез?» – дип тө­че­лән­сә дә, нә­ти­җә ге­нә юк икән. Ин­де буш сүз ге­нә сөй­лә­шеп утыр­ган апа­дан туй­ган Ри­нат Миф­та­хов түз­ми:
– Апа җа­ны­ем, мун­ча­гыз­ны бү­ген дә ки­чә­ге ке­бек үк ягып, со­ңын­нан бер рә­хәт­лә­неп үзе­гез бе­лән чәй янын­да сөй­лә­шеп уты­рып бул­мас ми­кән? – дип куя. Апа­ның чы­ра­ен­да­гы ачык­лык төс­мер­лә­ре юк­ка чык­са да: «Шу­лай ди­сез­ме, җа­ный­ла­рым», – дип куя. Озак та үт­ми, мун­ча мор­җа­сын­нан тө­тен кү­тә­ре­лә, аш бүл­мә­сен­дә са­ма­выр­ да җыр­лый баш­лый. Бу хәл­ләр­не чит­тән ге­нә кү­зә­теп тор­ган ар­тист җе­гетләр дә ху­җа­би­кә­гә бе­рәр күч­тә­нәч-ма­зар алыр­га дип ки­бет­кә юнә­лә­ләр.
Бу көн­не алар, рә­хәт­лә­неп мун­ча ча­бы­нып, та­вык шул­па­сын­нан да авыз итә­ләр.
Җе­гет­ләр­нең сәх­нә­дә уй­нау­ла­рын да, үз­лә­рен дә бик ошат­кан апа, икен­че көн­не исә җе­гет­ләр­не юл­га оза­тыр­га чык­кач:
– Көз­гә дә ки­ле­гез, җа­ны­кай­ла­рым, каз су­еп бә­леш тә пе­ше­реп аша­тыр­мын, – дип ка­ла.
 

Рәдиф СӘГЪДИ


Фото: Султан Исхаков



 

«Мәйдан» № 2, 2020 ел 

Комментарийлар