Логотип «Мәйдан» журналы

Майра (Фантастик хикәя)

Җәйнең иң кызу көннәре иде.

Чамасыз кыздырган кояштан һич качып котылыр әмәл юк. Майра ишегалдына чыкты да, хәлсезләнеп, йомшак утыргычына таба юнәлде. Кәнәфи култыксасындагы кызыл лампа янып торган ноктага баш бармагын тигерде. Шунда ук табло яктырды, цифрлар биешеп, аның кан анализын, канының химик составын күрсәтте. Бераз тайпылыш бар икән шул! Чыкканда туалет аша үткән иде, бәвел анализы яхшы булгач, кырыендагы таблода яшел ут янып, күңелле музыка уйнап калды. Йөз кырык сигез яшьлек Майра, тынычланып, торыны Трейлны көтә башлады. Ишек алдында тынлык, акрын гына татарча моңлы җыр ишетелә, җиләс һава агымы тарала. Ишек алдын каплап алган зәңгәрсу колпак-каплавыч аша да кояш нурлары үтә, алар эссегә чыдам ясалма үсемлекләрне төрле төсләргә буйый кебек. Ханым кәнәфиендәге элемтә төймәсенә басып, торынының хәзерге минутта кайда булуын тикшерде, кайтып килү траекториясенә күз салды. Акыл көче белән тиз генә аралашу мөмкинлеге булса да, Трейлны борчымады. Икенче төймәгә басуга, каршысында кечкенә өстәл җәелде дә салкын сулы озынча савыт пәйда булды. Бу су – энергетик сыекча, хәл керткеч эчемлек иде. Майра суын эчеп тә өлгермәде, таныш гүелдәү тавышын ишетеп өскә карады. Ишегалды каплавычының түгәрәк ишеге кырыйга шуып ачылуга, анда көмешсыман шәхси скафандр-очкычында торыны Трейл күренде. Үтә күренмәле бик чыдам материалдан эшләнгән, утырып торган кеше гәүдәсе формасындагы очкыч Майраның каршысына ук килеп төште.
– Gut morgen, Maira! – диде егет, елмаеп.
– Нишләп әле  миңа нимесчә эндәшәсең? Үзебезчә әйт! Бөтен телләрдә дә сөйләшә алганыңны беләм лә инде.
– Әй, дуслар белән аралашкан идем, – диде ул, тиз генә сөйләм ешлыгында үзебезнең телгә – татарчага күчеп, – хәлең ничек?
– Трейл, син миңа исемем белән түгел, әбекәй дип эндәш, улым! Нишләптер хәлем бетеп тора әле.
Трейл җиләс һава режимын көйләде, әбисенә карап алды да лабораториянең элемтә төймәсенә үрелде. Шунда ук ниндидер могҗизалы көч Майраны лаборатория эченә күчерде. Кечкенә генә роботлар аның эчке органнарын тикшерә башлаганда, ул йокыга талган иде инде.
Икенче көнне Майра яхшы кәеф белән уянды. Тәнендә җиңеллек, гәүдәсендә көч барын тойды. Доктор-роботлар аның кан тамырларын чистартканнар, йөрәгенең клапанын алыштырганнар икән! Хәзер Җирдә яшәүче барлык кешеләр дә ярымроботлар булып беткән иде, шуңа да Майра төрле могҗизаларга ияләште, гаҗәпләнмәскә өйрәнде. Торыны белән аралашырга ярата ул, бик күп нәрсәне, яңалыкларны аңардан өйрәнде дә инде. Трейл белән икәүләп кечкенә капларга салынган төрле составтагы пасталарны авыз иткәч:
– Оныгымны сагынып беттем, кайчан кайтыр икән инде? – дип, Трейлга карады Майра. Егет «сагынып беттем» дигән сүзләрне өнәп бетермәсә дә, сүзнең әтисе турында икәнен төшенеп:
– Әти шушы айның унбишенче көнендә Җирдә булачак! – диде. Планетаара очкычның кайту көнен төгәл белә ул. Галәмдә югары акыл үсеше булган цивилизацияләр белән бәйләнешкә керү өчен кешелекнең бишеге дип табылган Марс планетасында иде әле аның әтисе.
– Майра, әй, әбием, син элек ничек яшәвегез турында бик кызык сөйли идең, тагын сөйлә әле! – дип, Трейл аның янәшәсенә үк күчеп утырды. Әбисе сөйләгәннәрне ул әкият буларак кабул итә: кызык булган бит элек бу җирдә: һавада төрле кечкенә кошлар очып йөргән, җирдә, суда хайваннар яшәгән, үсемлекләр үскән, кешеләр бик күп булган... Ничек инде ризыкны утта пешерделәр икән, туклыклы пасталар, порошоклар булмадымы икән? Майра сөйләве буенча, элемтә өчен ниндидер телефоннар, компьютерлар кулланганнар. Менә бу искелек! Майра боларны җентекләп сөйли, сагынып исенә төшерә: «Озак яшәү серләрен ул вакытта белмиләр иде әле, аны бит йөз еллар элек кенә ачтылар, – дип башлады ул сүзен. – Элек кешеләр җитмеш-сиксән яшьләргә кадәр генә яшиләр иде». Трейл бу сүзләргә ышаныргамы-юкмы дигән кебек, күзләрен зур ачып, бик гаҗәпләнеп карап тора. Аннары әбисе авырып үлгән картын исенә төшерде: «Карчык, син дә картайдың, миннән калып бик озак яши алмассың, – дигән иде. – Җир шарында мондый үзгәрешләр буласын да, киберкешеләр яшәячәген дә без күз алдына китерә алмадык! Ул вакытта кешенең тузган әгъзаларын алыштырып куя белмиләр иде шул. Ә җиребез бик матур иде, челтерәп чиста сулы чишмәләр агуын, төрле үсемлекләр, гөлләрнең чәчәк атуын, җимеш бакчалары шаулап үсүен, кешеләрнең бер-берсенә дус булып яшәвен һич оныта алмыйм. Аннары тормыш үзгәрде – бай катлам барлыкка килде. Мал, байлык туплар өчен җир өстен генә түгел, хәтта диңгез-океаннарны пычраттылар. Катаклизмалар башланды... Яңа чирләр уйлап таптылар Ә хәзер бу буш диярлек җиребездә тормыш бетеп бара бит! Нишләттеләр аны... Сакламадылар, кадерен белмәделәр Җиребезнең. Аллаһының барлыгын, берлеген оныттылар. Күпме халыкларны, илләрне су йотты, җир йотты...»
– Әби, элекке тормыш булса, аңа кайтыр идеңме?
– Элек яшәү болай җиңел булмаса да, күңелле иде, бик кайтыр идем, улым. Тик аны хәзер каян аласың?
Шулай сөйләшеп утырырга яраталар алар. Менә беркөнне Майра үз ешлыгында көчәйткеч аша оныгының тавышын ишетте:
– Игътибар: Майра, Трейл, безгә чит планеталарның тереклек ияләре һөҗүм итте! Җирдә яшәү өчен шартлар бетә. Әзерләнегез, бүген без Андромеда йолдызлыгына күченеп китәчәкбез. Хәзер безнең очкыч-кораблар ...нче киңлектә, ...нче параллельнең ...нче градусында сезне көтә.
– Улым, Трейл, скафандрыңа кереп бикләнгәнче кислородыңны тикшер дә бар тизрәк, әтиең күрсәткән урынга оч!
– Майра, организмыңа кертелгән күрсәтмәдә сиңа яшәү өчен өч йөз ел гомер билгеләнгән, әле син аның яртысын да яшәмәгәнсең! Әйдә, бергә китәбез, әнә скафандрың, кереп утыр тизрәк!
– Юк, улым, ни булса да, мин ата-бабам туган җирдә, шушы Планетабызда калам! Әйе, хуш, Трейл! Өметләнәм, яраклы булса, бәлки кайчан булса да кире кайтып, чистартып, Җирдә яңа тормыш тергезеп җибәрерсез әле...
Трейл борчылып, тиз генә әбисен килеп кочаклады, үрелеп кулларын үпте дә кечкенә очкычына таба атлады. Гүелдәү тавышы ишетелде. Кавырсын түбәдәге түгәрәк ишек ачылып китүгә, җил исеп куйгандай булды. «Май-ра-а-а...» дигән тавыш кайтаваз булып яңгырады.
– Хуш, кадерлем, сау бул, Трейл, әбиеңне онытма-а-а! Ах! Бу ни тагын?
Йомшак урындыгында йокымсырап киткән кырык сигез яшендәге Маһирә күзләрен ачып җибәрсә, ишек алдында кечкенә оныгы Тәбрил белән чабышып уйнап йөргән кәҗә бәтие аның сөт исе аңкып торган кулларын ялый иде. Ә капка төбеннән күршесе Әнисәнең сузып кына эндәшкән тавышы ишетелә: «Майрә-ә-ә! Майрә-ә! Әллә йоклаган инде... Коймагым пеште, чәй эчәргә ке-е-ер!..»
 

Ра­лия КӘ­РИ­МО­ВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» №1, 2022 ел

 

Комментарийлар