Логотип «Мәйдан» журналы

Ко­мис­сия һәм... «Их, исе­мең ма­тур, Рәй­хан!»

Нурлат мәзәкләре.

Бу чын хи­кә­ят­не Нур­лат ра­йо­ны­ның Бик­кол авы­лы мәк­тә­бен­дә ди­рек­тор бу­лып эш­лә­гән Са­лих ага Ус­ма­нов фа­ни дөнь­я­дан күч­кән пе­да­гог­лар­ны ис­кә алу ки­чә­сен­дә сөй­лә­гән иде.
Ил­лен­че ел­лар. Мәк­тәп­кә РО­НО­дан мах­сус ко­мис­сия ки­леп тө­шә. Ми­нем әти­ем Хәй­дәр­га­ли Га­лим­дар улы Дин­да­ров алып бар­ган та­рих дә­ре­се­нә дә күз­ле­ге ялт-йолт ки­леп тор­ган, усал гы­на рус инс­пек­то­ры ке­реп уты­ра. Уку­чы­лар­ның бе­лем ягын ча­ма­лап, сый­ныф җи­тәк­че­се­нең «кә­җә ма­ен» чы­га­рыр­га ал­дан ни­ят­ләп куй­ган, әл­бәт­тә. «Өй­гә эш»­тән җа­вап алу өчен «кор­бан­»ын шәх­сән үзе сай­лый. Гө­наһ шом­лы­гы, оч­рак­лы рә­веш­тә бө­тен­ләй на­дан бер кы­зый­га тук­та­ла бу. Ә те­ге­се ык-мык, ук­лау йот­кан­дай үрә ка­тып, тик ба­сып тор­а. Явыз инс­пек­тор­га ка­рый-ка­рый шыр җи­бә­реп, бел­гә­нен дә оны­та ба­хыр. Ин­де ниш­ләр­гә, бә­ла­дән ни­чек йо­лып ка­лыр­га на­ра­сый­ны?
Укы­ту­чы то­зак­ка кап­кан ба­ла­ны ты­ныч­лан­ды­ра да:
– Се­ңе­лем, «Рәй­хан» җы­ры­ның сүз­лә­рен бе­лә­сең­ме? Юк, юк, җыр­лар­га ки­рәк тү­гел әле­гә. Яле, сөй­ләп чык шу­ны ашык­мый­ча гы­на, – дип, инс­пек­тор­га сиз­дер­ми ге­нә күз кы­са.
Бел­ми­ме соң ул ва­кыт­та­гы авыл ба­ла­сы ха­лык җыр­ла­рын? Кы­зый­га җан иңә һәм ул ча­тыр­да­тып сөй­ләп би­рә атак­лы «Рәй­хан»­ны. Тик­ше­рү­че агай һич­ни аң­ла­мый, әл­бәт­тә, әм­ма җит­ди, ка­нә­гать кы­я­фәт бе­лән кә­га­зе­нә ни­дер сыз­га­лый. Те­ма­ны әй­бәт үз­ләш­тер­гән­нәр, әнә ич, те­ле-тел­гә йок­мый бу кы­зый­ның да, янә­се. Аңар­дан би­тәр сый­ныф­таш­лар шат, тап­кыр укы­ту­чы абый­ла­ры да ас­тыр­тын гы­на ел­мая. Әнә шу­лай ко­ты­ла­лар бу юлы, ат­на са­ен авыл­га көт­мә­гән­дә ки­леп, тә­мам тең­кә­гә ти­еп бет­кән бәй­лән­чек бю­рок­рат­тан...
 

Ил­дус ДИН­ДА­РОВ

 

 Фото: Николай Туганов 

 

 

«Мәйдан» № 1, 2023 ел

 

Комментарийлар