Киңәш сорыйлар аны! (Монолог)
– Әй, җәмәгать, шушы Сәмигулла күршенең телен кисеп кенә атасы иде!
Күпме канымны эчте, чәчләремне агартты ул минем! Барысы да өйләнгән көннән башланды. Шау-гөр килеп бәйрәм итеп ята идек, күрше Сәмигулла биегән җиреннән туктап минем янга килде дә:
– Сөйләшәсе сүзләр бар, Хәмит. Бакчага кереп гәпләшик әле, – диде.
Кәләшемне ялгызын калдырдым да күршегә иярдем.
– Син... Хәмит... бер дә уйламый өйләндең... бугай, – диде ул, гадәтенчә сүзләрен сузып, авыз эченнән генә мыгырдап. Аның агулы сүзләреннән җаным өшегәндәй булды.
– Ник алай дисең, Сәмигулла абзый? – дим.
– Әй күрше, нәселегезне ваклыйсың бит! Мондый... чикерткә кадәр генә хатыннан... кәрләләр туар да... бет хәтле булып бетәрсез. Ялгыштың, Хәмит, ялгыштың...
Соң, җәмәгать, миңа нинди озын кәләш эләксен инде? Үземнең буем да метр да илле биш сантиметр гына бит!
Ярар, туй үтте, яшәп киттек матур гына. Беркөнне урамда Сәмигулла абзыйны очраттым.
– Карап-карап йөрим, күрше, синең хатыныңның корсагы күперә башлаган бит?
– Ну, шуннан нәрсә?
– Минеке дә бәбәй алып кайтырга әзерләнә. Әллә, минәйтәм, теге, ниме...тәрәзәдән безне күзәтеп йөрдегезме? Хи-хи-хи.., – дип кеткелдәде ул көненә ике кап тәмәке тартканнан сап-сарыга әйләнгән тешләрен күрсәтеп.
Ходайның хикмәте беләнме, икебезнең хатыннар бер көнне бала тапты. Сәмигулла абзыйның тыпырдап торган өч малай янына тагын берәү өстәлде, минем исә ике килога тулыр-тулмас кызым аваз салды.
Бәбәйләрне алып кайтып, өй артында сүзсез генә «тәпи юып» маташканда, Сәмигулла абзый телгә килде:
– Син, Хәмит, шулай... елак кыздан башларга булдыңмыни? Ни бит, белмәү гаеп түгел, киңәш сорарга иде...
Ул атнада мин баш күтәрми «тәпи юдым».
Ничектер, тормыш үз җаена төшкән иде, хатын тагын бер кыз алып кайтты. Икенче көнне үк Сәмигулла абзый котлады үземне. Ахырдан «киңәш»ен дә әйтергә онытмады:
– Ни, Хәмит, туган, балта кыстырып ятасың бар иде...
...Шифаханәдән өченчесен алып кайтып килгәндә, Сәмигулла абзый урамда очрап, мыек астыннан гына көлемсерәп калды. Бары:
– Ювелир, димәк... – дип үзалдына сөйләнгәнен генә җил ирештерде.
Шулай, җәмәгать, хатынны яхшылап сүктем ул көнне. «Малай алып кайт, и эшең бетә!» – дип каты итеп әйттем. Ходаның рәхмәте белән бу юлы хатынның корсагы да бик зур булып күпергән иде, хәтта Сәмигулла абзый да минем белән ерактан ук кычкырып исәнләшә башлаган иде. Бәхетеңне очлы инәләре белән керпе тишкәләсә юк икән инде ул: нечкә итеп чырыйлап дүртенче кыз аваз салуга ук, хатын аңын югалткан. Сәмигулла күршенең хөкеме кырыс булды:
– Бракодел! – диде ул.
.... Берсеннән-берсе матур, чибәр булып үсеп килгән кызларыма, чиста кием, тәмле ашларга шулхәтле ияләндем. Авыл егетләре мине күрүгә сәлам бирергә ашыга, алар арасында минем абруй артты. Бигрәк тә күршенең төпчек малае безнең тирәдә еш бөтерелә.
Беркөнне Сәмигулла күрше белән үткән гомерләрне искә төшереп утыра идек, әллә каян гына аның малае килеп чыкты да:
– Тегеләй итеп болгыйм, җаныңны орыйм, карт башың белән урам уртасында лыкынганчы эчеп утырмасаң! Кайт өйгә! – дип җикеренде. Күршем куркуыннан солдат җиңеллеге белән сикереп торганын сизми дә калды. Шул арада минем төпчек кыз да күренде:
– Әтием, әйдә, ашарга әзер. Бөтенебез җыелдык, сине генә көтәбез. Кайт инде. Мунча яктык – юынып чыгарсың. Күлмәгеңнең дә якалары керләнә башлаган икән... – дип назлы тавышы белән дәште.
Кызым белән җитәкләшеп кайтып киттек. Безнең алдан, малае артыннан куып җитәргә тырышып, Сәмигулла күрше теркелди. Мышнаганы миңа кадәр ишетелә. Капка келәсенә кулны салган гына идем, Сәмигулла күршенең тавышы ишетелде:
– Әй Хәмит, ник минем бер генә булса да кызым булмады икән?
– Ни бит, Сәмигулла абзый, – дидем мин вәкарь белән генә. – Киңәш сорыйсың бар иде!
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар