Логотип «Мәйдан» журналы

Ким түгел!

Сания, нихәл, дим!

Шатлыктан күзем тонган, күрми дә торам. Кызны кияүгә биреп йөрүем бит әле. Кемгә дип, болай начар кеше түгел үзе, карап торышка таза күренә. Нинди эштә, дисеңме? Ничегрәк дип әйтим икән, сату-алу тирәсендә дисәм, дөресрәк булыр. Иртән машинага утыртып алып китәләр, кичен кире кайтарып куялар. Күрше Флүр машинада базарга товар ташый, кияү әлегә шуңа ияреп грузчик булып йөри. Акча ягы ничегрәк, дисеңме? Ничек булсын, берничек тә түгел. Менә беренче хатынга җыелган өч еллык алиментны түләп бетерәм дә, акчага күмәм сезне, ди. И-и, Сания, башкасы булмагач, шуның өчен булса да рәхмәт әйтерсең.
Кайда танышканнар, дисеңме? Кайда булсын, рюмочныйда. Институттан соң эш тапмагач, кызны рюмочныйга урнаштырган идем бит. «Берәү әйләнә дә керә, әйләнә дә керә», – ди кыз. Рюмкасын каплап куя да, күзләрен шарландырып карап тора икән. Бервакыт кыз аптырагач: «Нәрсә, гашыйк булдыңмы әллә?» – дип сораган. Менә шулай танышып киткәннәр. И-и, Сания, аңлыйм, нишләп аңламаска, ди. Син һаман укыган кеше кирәк иде, дисең. €нә, Мөнәвәрә кияве дә прокуратура тирәсендә эшли иде. Аларның кыланмышларын күрсәң, машина өстенә машина, ничәмә квартир. Тик тормыш алай шома гына бармый шул, әллә кемнедер дөрес утыртмаган бу, әллә срогы тулмыйча алдан чыгарган. Мөнәвәрә кияве дип тормадылар, пыраклатып куып чыгардылар эшеннән. Хәзер беркемгә кирәге калмагач, бакчасында кыяр, помидор үстереп ята.
Тагын, әнә, Нәсимә киявен алыйк, ди. Бик башлы булганга, аны һаман глава тирәсендә бөтерелә, диләр. Тормышы җайланган, булганы өстенә яңасы өстәлеп тора. Рәхәтләнеп яшисе генә бит. Юк, һаман шул нәфесен тыя белмәгән. Әллә тиешлесеннән артыгын урлап ташлаган, әллә кем беләндер бүлешмәгән, гаебен табып, эшеннән чөеп аттылар. Хәзер, әнә, эшкә кая чакырсалар да риза, чакырмыйлар гына.
Туктале, Сания, үз киявең дә укымышлы түгелме? Ялгышмасам, институтта укытып йөри иде кебек. Шәп җиргә урнашкан киявең, акчаны көрәп алганы күренеп тора, әле бер көнне генә яңа иномаркада узып китте. Нәрсә? Кредитка алган машина, дисеңме? Баегач, чистый алдашырга өйрәнеп беттең, Сания. Бик яхшы беләбез, ул институтта кызны укытканда күрде инде башлар. Шуңа дипломны кияүгә алдан белешеп куйдым. Акча җитсә, теш врачыныкын алырга исәп. Нишләп эшли алмасын, өйрәнер дә эшләр, кеше кияүләреннән бер җире дә ким түгел бит аның!
 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар