Логотип «Мәйдан» журналы

Истәлек

«Әфлән абзый турында хикәяләр».

Әфлән абзый, шофер булып эшләгәндә, ерак юлдан 
кайтып төшкәч, сораштыра башладылар:
– Юллар уңдымы? Бик газапланмадыңмы?
– Юл газабы – гүр газабы, диләр бит, төрлесе булды инде. Авыры белән кызыгы бергә дигәндәй...
– Йә, йә, ничегрәк, Әфлән абзый?
Әфлән абзыйның юлдан ниндидер бер әкәмәт вакыйга 
уйлап кайтуын, сораштырмасак та сөйләячәген беләбез. 
Шулай да кыстыйбыз. Ә ул сөйләп китә:
– Кичә күз ачкысыз буран чыкты. Юлны да күрмәле түгел. Утны яндырып кына кайтам. Кинәт баш очыннан самолет очып үтте. Ул да утларын яндырган. Кире борылды 
да, канатларын селкеп, миңа сигнал бирә. Тукта, янәсе. 
Туктадым, самолет та минем машина янына төшеп утырды. Эченнән ике кеше чыгып, миннән Сирмәт авылына юл 
сорыйлар. Адашканнар икән. Мин ничек барырга кирәклеген өйрәттем. «Еракмы?» – дип сорый берсе. «Егерме биш 
чакрым тирәсе», – дим. «Алайса безнең бензин җитми, берәр чиләк бирмәссеңме?» – ди икенчесе. Бирдем. Берне түгел, икене. Минем юмартлыкка хәтәр сөенделәр. Күчтәнәч 
тә бирделәр, – дип тәмамлады Әфлән абзый сүзен.
– Нәрсә бирделәр? – дип кызыксындык.
– Менә, – дип, Әфлән абзый кесәсеннән конфетлар чыгарып, үзен сырып алган малайларга өләште.


1991, март

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар