Логотип «Мәйдан» журналы

Имгәк

Алкышлар, алкышлар, алкышлар...

Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр... И-и! Бүген аңа күпме бүләк иттеләр аларны!.. Рәхәт! Бик рәхәт! Рәхәтлекнең чиге юк! Үбәләр, кочалар!.. – Битенә ябышкан ирен эзләрен сөртергә дә вакыты юк аның. Хәер, каян белсен ул яңакларында ясалган иннек картиналарын, күрми бит. Күрсә дә, сөртмәс иде. Ник, көнләшсеннәр! Менә ул нинди күркәм зат, менә ул нинди бөек шәхес! Ул бизәкләр – аның кайчандыр хезмәт баскычларыннан өскә, югарыга күтәрелгәндә үпкән-ниткән гүзәлкәйләренең рәхмәт билгесе һәм киләчәккә тагын да зуррак өмет баглаучы татлы хыяллар күпере.
Күпләре картайды, ләкин яшьләре-чибәррәкләре бар бит. Үсәләр яшьләр, черт возьми! Карап бетерергә җитешмисең... Әнә алар сәхнәгә менә – йөрешләре челтәр-чигешле. Ай, җаныкайларым!.. О-о! Бүләкләр! Коллегалар! Йомышлары үтәлмәгән... Ул хәтле үк зурдан купмаска иде инде – машина дип... Кеше алдында уңайсыз, болай да әллә ниләр уйлыйлар...
Аның гәүдәсе халыкка чак күренә – ул юбилеена китерелгән бүләкләргә күмелде. Ул шат, чиксез шат! Ул үзен ким дигәндә президент итеп хис итте. Юк, юк, президент кына түгел!!! Аның бу минутларда күккә чөелгән башы Аллаһы Тәгаләгә ымланган рәвештә.
Элек кем иде дә хәзер кем булды?!
...Аңа күбесенчә исеме белән түгел, «имгәк» дип кенә эндәшәләр иде. Нигә шулай дигәннәрдер, ул аны хәзер дә белми. Югыйсә эшләмәгән эше калмады, тыкшынмаган җире дигәндәй... Үсмер чакларында, Хрущевның «мин көтүчедән күтәрелдем» дигән сүзләренә мөкиббән китеп, ул көтү көтәргә хыялланды. Ләкин авылның данлыклы көтүчесе, инде халык малын егерме елдан артык көткән Гыймай һич урыныннан төшми интектерә – көтә дә көтә, көтә дә көтә. Бу да көтә аның киткәнен. Юк, Гыймай һаман көтә. Менә берзаман Гыймайны колхоз көтүенә билгеләделәр. Дөресрәге, анда акчаны күп түләгәч, ул шунда күчте. Җае чыкты бит моңа. Авыл җыелышында ул үзенең кандидатурасын куйды. Авыл халкы: «Башы да җүнләп эшләми, мәктәптә укуының да рәте булмады», – дип, моны жәлләп, бертавыштан көтүче итеп сайлап куйды. Ә нигә булмаска?! Күптәнге хыялы бит. Безнең илдә барлык җитәкчеләр дә түбәннән күтәрелүләре белән мактаналар, ягъни халык арасыннан. Ул да, һичшиксез, генсек булачак. Шул хыяллар белән ул икенче көнне иртүк, матур итеп киенеп, көтүгә чыкты. Бөтен кеше шаккатты: «Менә сиңа имгәк! – диештеләр. – Ярый, Аллага тапшырдык!» Бер кулында – мәктәпкә йөрергә дә тәтемәгән шәп, яңа портфель, эче тутырук конфет, шешәдә – сөт, ашъяулыкта – ипи, суган. Тәмәке төрергә гәҗит. Әле тәмәке тартканы юк-югын, өйрәнер. Ничек инде, көтүче хәтле көтүче булып, тәмәке тартмаска тиеш ди ул. Тартачак, кәнишне! Ләкин кибеттән аның кебекләргә әле махорка алу кыенрак. Ничава, болында кипкән куян бугы беткәнмени, йә, булмаса коры яфрак – уасың да озын итеп гәҗиткә төреп җибәрәсең! О-о! Төтене шәп! Авыздан төтен түгәрәкләре өрүне кем белми, менә борыннан һәм колактан чыгаруны өйрәнәсе бар.
Көтү артыннан ияреп авылны узу белән, берничә сыер инеш буйлап, нишләптер, кире өйләренә чаптылар. Ул аларны күрмәде. Изге хыялларга чумып барганда ничек күрәсең инде аларны – генсек буласы кеше бит ул! Тагын бераз баруга, унбишләп сыер әрәмә юлыннан уңга каерылды. Каян күрсен ул аларны?! Ул чагында аның уйлары биш ай көтү көтеп аласы акчалары турында иде бит. Их, җүнләп укыган булса, тапкырлыйсы гына, югыйсә... Юк шул. Очына чыгар хәл юк. Күп инде, күп, дигән фикергә килде дә, татлы хыялларына чумган килеш, йөз илле сыердан көтүдә калган егермесе артыннан бара бирде. Аңына килгәндә, ул болын уртасында берүзе генә басып тора иде.
Шул ук көнне иртәнге сәгать тугызда үзе кайтканчы авыл халкы җыелышында аны бу эштән азат итү турында карар чыгардылар. Бу имгәккә көтү ышанып тапшырган без җүләр, диделәр.
Әй, аптыраган юк ла. Җүнле илдә чыпчык үлми, киттем бардым шәһәргә, диде дә, үзе төсле өчле-тугызлы дусты Җәүдәтнең милициягә урнашуын исенә төшереп, шунда ычкынды. Яхшы эш тапканчы милициядә эшләр.
Әнә, Рәсәйне дер селкетеп тоткан Дзержинскийның ул хәтле белеме дә булмаган, мин аңардан кимме әллә? Сыер көтеп йөрергә абзагызны кем дип белдегез, аны Гыймайлар көтсен, безгә югарыга үрмәләргә кирәк, ишетәсезме?!
И сөенде Җәүдәт дусты белән очрашуына. И сөенде! Мине гел җүләргә санап йөриләр иде, ярый әле син килдең, ди.
Җәүдәтнең инде милициядә тәҗрибәсе бар. Заданиеләргә бергә йөрербез, бер-беребезне сатмаска әйбәт булыр, ди.
Берзаман боларга кибет басалар дигән ашыгыч хәбәр килде. Тиз генә пистолетларын кыстырып машиналарына утырдылар да ычкындылар ике дус бандитларны тотарга. Ә шофер кая, кайсы кибеткә барасын белми. Ах, шайтан алгыры, кайсы кибет икәнен сорарга онытканнар бит. Инде байтак кителгән. Чурту матер! Менә сиңа бәла. Кире кайтып сорамакчы да булдылар. Җәүдәт әйтә, инде борылмасак та була, безне эштән куганнардыр, ди. Әлбәттә, куарлар, бүтән бу имгәкләрне милициягә алмаска дигән карар да чыгарырлар. Ярар, Дзержинский булмасак та, яшәрбез, безгә дигән бәхет безне көтеп торадыр, дип аерылыштылар дуслар.
Нишләп имгәк булсын ул! Тавышы бар бит аның. Һәй, җәмәгать, җырга оста бит абзагыз! Бу яктан Илһам бер кырыйда торсын! Ходай берсен бирмәсә, икенчесен бирә ул! Җырлар өчен акыл кирәкми. Карагыз әнә, хәзер җырчылар күпме?! У-у, урыс әйтмешли: «Развелись!.. Хоть пруд пруди!» Фонограмма яздырасың да китәсең ил буйлап. Дан, шөһрәт, популярлык! О-о! Акча – море, кызлар!.. Балдеж! Борис Николаевич булу – пүчтәк! Кирәкми президент урыны, просто кирәкми. Әтинең өч сыеры бар. Берсен сатып, җыр яздырабыз, икенчесенә – радио, телевидениедә әйләндерәбез. Акча дигәндә, алар теләсә нинди җыр уйнаталар. Күрсәтәләр дә. Түлә генә. Авылына кайтып, әти-әнисен әлеге фикеренә күндерде. Үзләре дә өч сыер асрап туйганнар, ахрысы, сөт эчмәскә дигәндә рәхәтләнеп риза булдылар. Аның исәбе зурга китте. Шул хәтле расходланып яздыргач, Тукай премиясе дә алып булмас микән берочтан дигән уй борчый башлады. Шуңа күрә дә ул таныш шагыйреннән «Мин яратам сине, президент!» – дигән җыр язуын сорады. Шигырь шул хәтле әйбәт килеп чыкты. Бигрәк тә:
 
Мин яратам сине, президент,
Гөнаһларың белән яратам, –
 
дигән җире. Әлбәттә, мәгънәсенә колак салсалар, һичшиксез, Тукай бүләген бирәчәкләр. Музыкасын язуны үзләренең авыл гармунчысы Сәлимгә тапшырды. Сәлим – искиткеч талант. Аның инде ике җыры бар.
Язды. Бик ошатты җырчыбыз һәм үзе дә җырны бик матур итеп башкарырга тырышты. Әзрәк тавышына Салават стиле дә өстәде. Болай булгач, премия бирми калмаслар, йөз процент! Ышанам. Шулай итеп, бер сыерлык эш эшләнде. Икенче сыер акчасы телевизорда ике яңгырап, радиода биш ишетелеп, «аллаһәкбәр» булды. Кая анда премия турында сүз кузгату?! Әти-әнисе аңа бу юлы «имгәк» дип әйтеп тормадылар. Билгеле бит инде. Болай да... Әйттең ни дә, әйтмәдең ни...
Ай, малай, дөнья кая таба бара?! Беркая тыгылып булмый. Президентны мактап җырласаң да күтәрмиләр. Ике сыер гына аз шул.
Каян гына акча табып Вамин булырга? Суны саталар инде – хуҗалары бар. Нефтьнеке дә бар, газныкы да... Әһә, һаваны сатмыйлар бит әле. Һаваны! Нигә шуңа тотынмаска?! «Экология министрлыгыннан кредит юнәтеп, тотыныйм әле бу эшкә», – дип, кош тоткан кебек кереште ул әмәленә. Ышанасызмы, бирделәр. Чөнки сизделәр. Мондый җаваплы эшләрне башкару өчен шундый имгәкләр кулай. Башлы кеше сәләтлеме соң мондый тәвәккәллеккә? Алай-болай бу хәвеф шырыкка китсә, менә кемгә ягып куярга була ич кыңгырлыкны. «Тик эшебез уртак булсын, табышың да... Эһем, эһем...» Килешенде, куллар бирешелде. Китте эшләр ходка. «Имгәк» дисәләр дә, бик җүләр түгел ул. Артта терәү бар, өстә – түбә. Тотынды имгәгебез урман һавасын сатарга. Алалар. Кырылып алалар. Чират. Һай чиста, саф һавага сусаган халык. Һай сусаган!
Нәтиҗәне «өстәгеләр» дә күргәннәр. Күптән түгел үзен әрәмәлек министры итеп билгеләделәр. Портфельле министр! Бүген юбилее! Түрдә, затлы бинаның алтын тәхетендә утыра. Рәхәт. Искиткеч рәхәт!
Менә инде ул тантана ахырына якынлашып килә. Аны котларга халык сәхнәдән өзелми. Ниһаять, үзенә сүз бирделәр. Ул әйтер фикерен табалмый җәфаланды. Нәрсә әйтсен, һава сатудан башка җүнле эш кырганы юк бит аның. Шулай да микрофонны көчәйткәч, аның авызыннан «Мин булдырам!..» дигән сүзләр сытылып чыкты.
«Далеко пойдет!» – дип куйды тамашачы арасында тантананы төшереп йөрүче танылган урыс фотохәбәрчесе Шамил. Бу вакытта илдәге соңгы әрәмәлектә янгын чыгып, ул да янып бетеп бара иде.
 
...Алкышлар, алкышлар, алкышлар!..
Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр!..
Үбеш, сөеш...

 

Алмаз ХӘМЗИН

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар