Логотип «Мәйдан» журналы

Ике бәрәңге

Шаян хикәя.

Яз. Маһинур әби дә, олы яшьтә булуына карамастан, төн йокыларын югалтып бәрәңге утыртырга әзерләнеп йөри. «Гомер булса, тагын ямьле җәйләргә җитәбез, иншалла», – дип үзалдына сөйләнеп, ул кар базыннан бәрәңге чыгара башлады. Бәрәңгеләрнең төрлесе, эресе дә, вагы да бар иде.

Эре бәрәңге язгы кояш нурына кышкы йокыдан уянды һәм янәшәсендә яткан вак бәрәңгегә сүз кушты:

– Вап-вак башың белән минем яннан урын алырга ничек батырчылык иттең, колорад коңгызы ашап бетергере нәрсә!?

– Җир йөзе киң бит. Барыбыз да сыярбыз. Эчең пошмасын, синең күкрәгенә басмыйм ич, – диде вак бәрәңге, кыюсыз гына.

– Шуңа аптырыйм, мин буй үстергәндә син нишләп яттың икән?

– Аңа мин гаепле түгел инде. Былтыр әниемнең урыны көнбагыш белән янәшә туры килгән. Ә ул, көнбагыш, комсызланып бөтен дымны үзенә тарткан. Туганнарым да миңа охшап кечкенә булдылар. Үзең аңла, безнең тормыш шартлары нинди иде бит...

– Шулай булса да, үзеңне орлыкка калдырырлар дип өмет итәсеңме?

– Өметсез шайтан диләр, чыкмаган җанда өмет бар инде...

Маһинур әби үзара барган сөйләшүне ишетмәде, бәрәңгеләрен чыгарып бетерде дә, сортларга аера башлады. Чират безнең танышларга җитте. Вак бәрәңгене шул килеш утыртасы күзәнәкләр янына куйды. Ә эре бәрәңгене, «бу килеш зур була» дип, урталай ярган иде, эче куыш булып чыкты. Маһинур әбинең ачуы килде дә:

– Алапасы олы, кабыргасы коры! – дип, чыраен сытып, аны бер як читкә атып бәрде.

 

Бари ИСЛАМ
 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар