Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәп булмый хыялсыз.

Юмореска.

Бәләкәй чакта кинолардан күреп бер үзе секундлар эчендә йөзәрләгән фашистны автоматы белән кырып салган, ул гына җитмәгәч, окопыннан гранаталар ыргытып, дистәләгән дошман танкларының көлен күккә очырган совет солдаты булырга хыяллана идек. Үсә төшкәч, ни хикмәттер, үтереп космонавт буласы килә башлады. Чөнки телевизор – гәзитләр ул чакта гел шулар турында тукып тордылар бит. Кемнең бушка гына галәм тикле галәмдә очып йөрисе килмәс инде. Әле кичә генә беркем дә түгел идең, бүген галәмдә сәяхәт итеп кайттың – инде сине эте дә, бете дә белә. Беркөн эчендә Аллаһы Тәгаләнең сөекле кашка тәкәсенә әйләнәсең дә куясың. Генсек булып Генсек синең белән кул биреп дусларча күрешә. Синнән дә шәп кеше юк. Синең исемеңне туктаусыз кабатлап дөнья шаулый. Шулай булгач ничек хыялланмыйсың ул космонавт булу турында. Без сакаллы сабыйлар моның тормышка ашмаслыгын аңладык та бугай инде. Пәри башка җен башка дигәндәй, бүген хыяллар да икенчерәк. Кем ничектер, менә минем үземнең дә депутат буласы килә башлады әле, җәмәгать. Авылда өч тиенгә эшләп хәерче хәлендә мүкләнеп, череп ятарга тиешмени соң әле мин? Гайфулла, давай алга, җебеп торма дип котырта җеннәрем – шайтаннарым. Белем ягы такыр булса да нахаллык җитәрлек ул миндә ансы. Сүз сөйләргә тотынсам да телем телгә йокмый. Матур сөйләп (ялганлап дип аңласагыз да була) теләсә кемне оета алам. Нишләтим, Ходай биргән сәләт. Син сөйләгәндә алдасаң да тыңлавы рәхәт диләр дусларым – танышларым. Хыялыйлык көчле миндә. Әгәр дә мин депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелсәм вәгъдәләр күктән кар – яңгыр яуган кебек явачак, ансы. Сайлаучыларым мине тыңлап һушсыз калачаклар. Эшләп торган хөкүмәтне, җирлектәге түрәләрне эт итеп сүксәм, хәзер үк сизеп торам, реформалардан тәмам какшанган халык минем саллы нотыктан соң коткаручыбыз тач шушы икән дип шатлыкларыннан үкереп елаячаклар и баста мине, бертавыштан сайлаячаклар. Өстән хет йөз көндәш куйсыннар беренче әйләнештә үк мин, фәкать мин җиңеп чыгачакмын. Сайлаулардан соң бер айда үтмәс сайлаучы- җанкисәкләрем башкаларны оныткан кебек, мине дә онытырлар. Аларның уйларын телевизордагы көчләүләр:төрле шартлаулар, террорчылык актлары, су басулар, җир тетрәүләр алыштырачак. Аларга минем кирәгем дә калмас. Миңа да, купшы залдагы йомшак кәнәфидә күбрәк йокымсырап, ара – тирә барлыгымны белгертү өчен өстәге сөйләүчегә кинаяле реплика ташлап утыручыга, аларның кирәге калмас. Әгәр депутатларны кайчак сүз белән җиңә алмасам, Жириновский кебек сугышып булса да җиңәрмен. Яшьли бокс белән шөгыльләнгән кеше бит мин. Каршы килгәннәрне тиз акылларына китерәчәкмен. Яшиселәре килсә, куркырлар. Курыккач хөрмәт иткән кебек кыйланырлар. Кыскасы, ни теләсәм шуны эшләрмен, ничек теләсәм шулай яшәрмен. Дөньяның артына типтереп яшәргә күп вакыт калмады, җәмәгать, чираттагы сайлауларга санаулы айлар гына калып бара. Я ярар, күп такылдадым, нотык – платформамны өйгә кайтып яза башлыйм әле. Сайлаулар да очрашканга кадәр, җанкисәкләрем!

 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от cookie_studio

 

Комментарийлар