Логотип «Мәйдан» журналы

Гыйбрәт

– Әлү, әлү! Әни, синме?

Бу мин әле. Тәнзиләң. Ни хәлләрдә яшисез? Авырмыйсызмы? Әти нихәл? Безме? Әйбәт әле. Малай? Үсте инде, идәндә чатыр-чотыр чаба. Бик шук. Әти кебек шупир булам, ди. Кәстрүл капкачын машина руле итеп боргалап йөри. Әй-йе... Ә? Каенанаммы? Нәрсә булсын аңа? Җен кебек! Тылкышудан башы чыкмый. Кактырсаң, кагар алар. Ирек биреп тормыйм әле. Миңа ни ди, мин киленемнең болай дорфа булуын теләмим, килен булгач, ягымлырак булсын инде ул, дигән була, сару кайнатып! Әйтерсең ул гына үстергән малай! Мин сиңа алтын багана үстереп бирдем, дигән була. Ә? Әлү, әлү! Ачык ишетелми, әни. Әлү!.. Нишләп, тукта, дисең? Гел сөйләшеп булмый бит... Соң, ир дип, үлепләр китиммени? Элекке заман дип белгәннәрдер, изелеп яшәргә!.. Әни, онытып торам икән, ни, тыңла әле. Рашатны, киявеңне, дим, бер атналык рейска җибәрделәр. Августның унсигезендә аның туган көне. Мин сезгә мең сум акча салдым, шуны Рашатның туган көненә дип кире салырсыз, яме? Котлап, дим. Күрсеннәр әле безнекеләрнең игътибарлы, ярдәмчел икәнлекләрен! Ярыймы, әни? Әлү, дим! Ник югаласың? Нәрсә? Кияү бездә, дисеңме? Командировкадан кайтышлый керде? Ул да синең яндамы? Икенче телефоннан тыңлап тора? И-и, сөйлисең дә сөйлисең, ә шуны вакытында әйтә алмыйсың!.. Ну, әни, сине!..
 

Нурислам ХӘСӘНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/vintage'>Vintage фото создан(а) sergiorojoes - ru.freepik.com 

 

 

 

 

Комментарийлар