Логотип «Мәйдан» журналы

Бутаган

Юмореска.

Искәндәрнең бүген кәефе яхшы, дөньясы түгәрәк иде. Нишләп шулай булмасын, эшләре гөрләп бара, сәламәтлегенә зарланмый, гаиләсендә иминлек...

Гаилә дигәннән, бүген иртән хатыны: «Отгул алдым, көне буе өйдә булам»,- дигән иде. Кая, шалтыратып хәлен белим, нәрсәләр майтара икән, дип, Искәндәр телефонга ябышты. Гадәттәгечә, телефон төймәләренә «шалт-шолт» басып, номер җыйгач, трубкада пипелдәгән тавыш ишетелеп торды да, Искәндәрне гаҗәпкә калдырып, ниндидер ят ирнең: «Але»,- дигән карлыккан тавышы яңгырады. Искәндәр каушавыннан ни дияргә дә белмәде. Бары тик:

- Миңа Җәмилә кирәк иде,- дип кенә әйтә алды.

Ә үзе күңеленнән: «Кем ул? Нишләп трубканы Җәмилә алмады икән?» - дип уйлады.

- Нәрсәгә сиңа Җәмилә?

Телефоннан сөйләшүче мужикның тавышы катгый иде. Искәндәрнең шалтыратуына бераз гына ачуы да килгән кебек. Югыйсә, кем кемгә ачуланырга тиештер бит?..

- Кирәк иде! Чакыр телефонга үзен!

Теге адәм дә бирешергә җыенмый, бераз эндәшми торгач:

- Кем син? Нигә кирәк сиңа Җәмилә? - дип сорады ул.

Вәт нахал, нәрсә дип тора бит! Искәндәр үз-үзен кулга алырга тырышты. Шулай да, дулкынланудан аның тавышы калтырана башлаган иде инде.

- Мин аның закунный ире, бик беләсең килсә. Я, күңелең булдымы? Ә хәзер тиз генә Җәмиләне чакыр!

Трубкадан теге ирнең кычкырып көлгәне ишетелде.

- Ха-ха-ха! Ире? Җәмиләнең ире юк аның...

«Болай булгач, мин өйдә юкта хатын читләр белән чуала инде. Бу җирбиткә, ирем юк, дип, алдаган, димәк», дигән уй яктырып алды Искәндәрнең баш миендә.

- Нәрсә хахылдыйсың? Хәзер кайтам да муеныңны борып, башыңны кесәңә тыгып куям бит, - дип җикерде ул трубкага.

Тик теге баштагы мужик кешнәвеннән туктамады.

- Теге дөньядан кайткан кеше юк әле хәзергә, - диде ул, артык исе китми генә.

Әлеге сүзләр Искәндәрне бөтенләй чыгырыннан чыгарды.

- Ыслуши, син кайчаннан бирле Җәмилә белән чуаласың? - диде ачуына буылып.

- Күптәннән очрашабыз. Шуннан ни әйтмәкче буласың?

Димәк, Искәндәр күптән «мөгез йөртә» булып чыга инде. Кайбер көннәрдә, эштән кайтканда, хатынының күзләре май ашаган мәченеке шикелле ялтырап торуыннан шикләнгәләгән иде аны.

- Көн саен очрашасыз штоли?

- Почти. Куна калган көннәр дә булгалый. Әле бүген дә...

- Тукта, тукта, ничек инде бүген дә?

- Ә менә шулай, бүген дә мин аның янында кундым.

Искәндәр аптырап калды. Ничек була соң бу? Ул үзе бүген хатыны куенында йоклады түгелме соң? Ә бу җирбит Җәмилә янында кундым, ди.

- Әйт әле, агайне, телефон номерыгыз ничек анда сезнең?

- Ике, утыз дүрт, илле алты!

Бу алар телефонының номеры түгел бит! Искәндәр, шунда гына, телефон номерын буташтырып җыйганын аңлап, ботына чабып куйды.

- Тфү, шайтан, нишләп башта ук шулай димисең аны, башны буташтырып ятасың?

Ул кабат ашыкмыйча гына өй телефонының номерын җыйды. Озак та үтмәде, трубкадан Җәмиләсенең былбыл сайравына охшаган ягымлы тавышы ишетелде...

 

Фәрит ИМАМОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар