Логотип «Мәйдан» журналы

«Булды, булды» (Әфлән абзый турында хикәяләр)

Әфләтүн исемле ул. Кыска гәүдәле.

Әфләтүн исемле ул. Кыска гәүдәле. Исеме җисеменә туры килсен, дипме, авыл халкы аны Әфлән дип атый. Җор сүзле. Авылдашлар теле белән әйткәндә, энәдән дөя ясый.
Әфлән абзый бар урында шаян сүз, уен-көлке тынып тормас: йә үзе ниндидербер әкәмәт вакыйга сөйләп көлдерер, йә кеше сүзенә кушылып тапкыр сүз әйтер дә тыңлаучыларны шаркылтарга мәҗбүр итәр. Нәрсә турында гына сорамасыннар, аның: «Белмим», – дигән чагы булмас...
Бервакыт үзе кебек үк тапкыр сүзле Әхмәди, кеше алдында Әфлән абзыйны аптырашта калдырырга теләпме, биектән очып барган самолетка күрсәтеп әйтте:
– Сугыш вакытында мин шушындый самолетта очтым...
Сүзнең төп мәгънәсен аңламаган малайлар аңа каршы төштеләр:
– Сугыш вакытында реактив самолет булмаган!
– Кем әйтте аны? Ник булмасын! Булды бит әйеме, Әфлән абзый?– диде Әхмәди, сораулы карашын Әфлән абзыйга юнәлдереп.
– Булды, булды, – диде Әфлән абзый, бер дә исе китмәгәндәй.
– Ишеттегезме? Мин юкны сөйләмим... Аяз көннәрне
бик биектән, кояш яныннан ук оча идек. Гел салам яктык.
Әнә, артыннан ургып чыккан төтен саламныкы ул. Ягарга бетсә, эскерт янына төшә идек... Синең андый самолетны күргәнең булгандыр бит, Әфлән абзый? – диде Әхмәди, хәйләкәр елмаеп.
– Булды, булды. Мин очмадым очуын. Ягу өчен эскерт төбендә салам бәйләп торырга туры килде, – дип җавап бирде Әфлән абзый, бик җитди кыяфәт белән.
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/ Изображение от Freepik

 

Комментарийлар