Логотип «Мәйдан» журналы

Билгесез чир

Юмореска.

Иртәгә бәрәңге аласы дигән көнне Хәлимә, кабыргасына төртеп, ирен йокысыннан уятты:

– Уф, үләм, баш өянәгем кузгалды! Ял йортына китәм, акчаңны әзерлә!

– Син нәрсә, нинди акча ул төн уртасында, – диде Харис йокы аралаш.

– Синеке шул булыр инде, кайчан сорасаң да...– дип, хатыны, турсаеп, стенага борылып ятты. Иртән бакча ягына чыгып Харис тәмәке пыскытты: "Быел тагын бара икән бу. Димәк, бәрәңге алу тагын миңа кала".

– Сәлам, күрше! Ни хәлләрдә?

Үз кайгысына чумган Харис "дерт" итеп сискәнеп куйды. Койманың теге ягында кичәге аракысыннан айнып бетмәгән күршесе Сабир басып тора иде:

– Нәрсә бик боегып киттең, әллә Хәлимә апа быел да курортка барырга исәп тотамы?

– Шулайрак шул...

– Нишлисең, хатын-кыз елына бер тузынып, артык парын чыгармаса, кеше булмый. Бар чирләүләре дә шуннан гына аларның...

Харис, күршесенең акыл сатуын дәшмичә генә тыңлап торды да, хатынын озатырга өенә кереп китте.

... Өч атна узды дигәндә, йөзләре алсуланып, гәүдәгә көрәеп киткән Хәлимә зур сумкасын өстерәп ял йортыннан кайтып та төште.

– Йә, ничек, килештеме? – дип сорады аннан кичәгедән айнып бетмәгән Сабир, аркасын капка баганасына терәп.

– Килешмәгән кая, сулышларым ачылып китте. Тончыгып ятканмын икән монда сезнең белән тирес исенә. Уколлардан соң башымның шаулавы да басылды...

– Ул уколларыңны монда гына алып булмыймы соң?

– Юк, булмый, андагылары бөтенләй икенче төрле аның... Нәрсә, теге өйдә юкмы әллә, чыгып каршы да алмый?

– Болай үзен күргән юк, кайчакта кайткалый бугай, – диде Сабир бераз дәшми торгач.

– Ничек инде кайткалый?! Кая дөмегеп йөри соң ул, өй саклыйсы урында?

– Ни дияргә дә белмәссең, кичләрен утыгыз да янмый кебек. Син, Хәлимә апа, артык борчылма, үзеңне сакла. Теге пристубың килә калса нишләрсең, бар дәваларың җилгә оча бит...

– Нәрсә лыгырдыйсың син?! Әйт яхшы чакта, ни булды, кайда йөри ул?

– Кайберәүләр чыш-пыш килгән була, имештер, Харис күрше авылга ияләшкән. Сезнең тормышка көнләшеп, юри сөйли алар. Көне буе бәрәңге алганнан соң, каян хәле калсын аның?..

Хәлимәнең салмыш Сабирны тыңларлык тәкате капмаган иде. Ул бер селтәнүдә авыр юл сумкасын капка аша ишегалдына томырды да, "беләм мин аның кемгә ияләшкәнен" дип, күрше авылга юл тотты.

Икенче көнне Харис белән Хәлимәнең парлашып бәрәңге алуын күргән авыл халкы арасында тагын яңа гайбәт таралды. Берәүләр Хәлимә ирен яшь нәмәрсә белән тоткан дип сөйләсәләр, икенчеләре Харис хатынын иманга китерү өчен юри шулай кыланган диделәр. Монда бары тик исерек Сабир гына гаепле диючеләр дә табылды. Хәер, анысы вак мәсьәлә. Иң мөһиме – Хәлимәнең теге яман чире юкка чыкты. Көньяк уколлары килешкәндер, күрәсең...

 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар