Логотип «Мәйдан» журналы

Берәүнең дә келәте буш түгел, яки Чәйләрегез тәмле булсын!

– Ярар, берәр нәрсә сорап керер әле. Правасын алдырам мин ул паразитның, – дип үзалдына сукранды колхоз рәисе булып унөченче елын эшләүче Касыйм.

Ачуың чыкмас җирдән дә чыгар шул. Әлеге дә баягы, шофёр булып эшләүче Гыймай инде – персидәтелнең рөхсәтеннән башка, КамАЗга үзенең печәнен төяп кайтмакчы булып "салган" көе Ык аркылы агач күпердән аръякка чыгып киткән. Борын төбендә кызу урак өсте. Былтыр гына калхузга кайткан ачык зәңгәрсу төстәге биш КамАЗның берсен, күпердән аударып, суга да салсалармы... Район җитәкчеләре баштан сыйпамаячак бит. Юк, күпере ишелмәс – анысын төгәл белә Касыйм. Ни өчен дигәндә, икмәк төягән йөк машиналары, тракторлар, хәтта киң тәгәрмәчле комбайннар да җәй буена елга аръягындагы басуларга күпердән иркенләп чыгып йөриләр. Кайберәүләр печәннәрен шулай техника белән җәй көне үк ташып, лапас сәндерәләренә тутырып куя. Кайберләре кибән коеп, кыш көне чылбырлы трактор белән сөйрәтеп алып кайталар. ...Ә Гыймай салган көе рульгә утырган менә – бригадир булып эшләүче югары оч аксак Әфләтун җиткерде.
Җиткермәс тә иде, үзенең печәнен алып кайтырга дип Гыймайга әйтергә кергән җиреннән тегесе:
– Какуй синең печән монда! Үземнеке дә кайтмаган. Иртәгә барырмын. Бүген вакыт җук. Үземнекен алып кайтырга җыендым. Әнә, төяшергә кешеләрем дә килде, – дип кырт кисте. Ишегалдына бераз кәефләнеп алырга  өлгергән ике әзмәвердәй түбән оч егетенең, сәнәкләр күтәреп, җәлт-җәлт атлап килеп керүләрен күргәч, аларның әле эчеп алгач сугышырга махирлыкларын да бик яхшы белгән Әфләтун сүз көрәштереп тормады. Ачкан-япкан саен куркыныч тавышлар чыгара торган җилкапканы аягы белән генә тибеп ачып, борын эченнән мыгырдана-мыгырдана, таягына таянып, урамга таба атлады. Тик ерак китмәде, гадәте буенча як-ягына карангалап, үзенең бөтен җиргә дә тыгыла торган озын борынын урам коймасы аша сузмыйча булдыра алмады. Койма ярыгыннан тегеләрнең өчесенә бер яртыны «ә» дигәнче бушатуларын, аннан тагын бер «акбашны» КамАЗ кабинасына салуларын күрергә өлгереп калды бит, әй! Җен ачулары чыгып, эчендәге саруы күбекләнеп-күбекләнеп кайнаганлыктан, Касыймга кереп, бу хәлләрне тагын да арттырыбрак, тәфсилләп сөйләп, тегене  котыртып чыгарга уйлады. Тик Касыйм аны, ишекне ачарга кулын сузганда, нәкъ тә менә Борман Штирлицны туктаткан кебек:
– Туктап тор! Бу Гыймай белән каты гына сөйләшмичә булмас. Йә машинасын башка берәрсенә бирербез. Машинада эшләргә теләүчеләр буа буарлык. Синең үзеңә дә әйтәсе сүз бар. Кара аны, тагын бер тапкыр теге кыек эшең турында миңа килеп әйтсәләр, башыңны ашыйм, Әфләтун. Машина белән авыл буенча чыбыркылап куып йөртәм, әгәр дә мәгәр шул эшеңне дәвам итсәң, матри аны, – дип, чәйнүк хәтле йодрыгын Әфләтунның борын төбендә уйнатып алды. Аннан соң, сүзем бетте дигәндәй, ишеккә төртеп күрсәтте дә аркасы белән борылып басты һәм урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күзәтә башлады. Пошаманга төшкән Әфләтун, уф, кайсы күрде икән дип, йөрәге тотардай булып, көч-хәл белән урамга чыкты да, аксакларга да онытып, өенә таба атлады. Касыймның складтан ашханәгә барып җиткәнче берничә килога кимегән ит турында читләтеп кенә әйтергә теләвен аңламады. Турыдан ярып сөйләшмәгәнгә, нинди гаеп-кыеклары барлыгы турында уйланырга урын калды бригадирга. Ә уйланырлык гөнаһы бар иде шул Әфләтунның, бар иде...
Ул хакта Касыймның хатыны Гөлниса белән Әфләтун икесе генә беләләр иде дә бит, ю-у-ук, димәк, тагын берәрсе боларның мунчадан чыкканын күргән йә белгән булып чыга бит әле монда... Шул турыда уйлана-уйлана, ник кергәненә үкенеп, кайтып барышы менә хәзер...
Әйтергә кирәк, “аксак” кушаматы Әфләтунга күптән түгел, бер-ике ел элек кенә, сул аягы авыртканга таякка таянып йөри башлаганнан бирле, кемнеңдер җиңел теленнән ябышып калды. Таяксыз да йөри алган булыр иде дә бит, ләкин таныш табиб:
– Болай аякларыңа авырлык та бик килмәс. Аннан соң кирәк булса инвалидность та ясап бирермен. Авылдагылар да, башка табиблар да таякка калганыңны күрсеннәр, группа алырга кулайрак булыр, – дип өйрәтеп куйды. Таныш табиб дигәне – әтисенең бертуган абыйсының олы малае Искәндәр, Әфләтунга икетуган булып чыга. Бергә уйнап үстеләр. Кырык биш яше генә тулуга карамастан, Казандагы бер шифаханәдә инде унынчы елынмы шунда, баш табиб булып эшли. Дуслары күп, сүзе үтә. Озынайтып та, кыскартып та була торган, матур итеп эшләнгән, кул белән тота торган җиренә елан башы төшерелгән бу таякны да Искәндәр үзе узган җәй әтиләренә берничә көнгә кунакка кайтканда бирде. Әфләтун исә, таякның матурлыгына да кызыгыпмы шунда, таянган булып йөрергә тиз арада күнегеп тә китте. Ә кушамат сагыз кебек ябышты да калды.
Сүзендә торды Искәндәр, тәки ясап бирде бит группаны. Бер үгез кереп китсә китте бу эшкә, әмма хезмәт хакы белән бергә икенче группа өчен шактый гына акчасы да кайта башлады. Колхозда эшләмичә, түшәмгә төкереп ятарга да булыр иде. Ләкин, кем әйтмешли, аксак булса да, йөргән аякка иярә бит. Өйгә тегесе дә кайта, монысы да дигәндәй. Фураж-мазардан да, кызу урак өстендә өч-дүрт көн саен авыл хезмәтчәннәрен ашату өчен суелган терлек итеннән дә өлеш чыга. Җаен табып, чыгара белсәң инде, әлбәттә. Ә Әфләтун беренче елын гына эшләгән кеше түгел – бу өлкәдә җаен да, юлын да белә.
Бөтен авылны аякка бастырган шаккаткыч хәлләр шушы Әфләтунның Касыймга Гыймайны әләкләвеннән башланды да инде. Тик аларның берсе дә бу үзара сөйләшүнең ниләр китереп чыгарасын, үзләренең дә шуның аркасында әкәмәт хәлләргә дучар буласыларын белмиләр иде әле...
Нәкъ шул ук вакытта Рәис тагын хатыны Тәзкирә белән талашты. Үзе түгел, һәрвакыттагыча, хатыны башлады. Аның шул булыр инде – тегесе ошамый, монысы... Әнә Рәис кебек үк КамАЗ машинасында эшләүче Гыймай колхозчыларга кайтарылган суыткычны эләктереп калган, ә Рәискә үтүк кенә эләккән. Фәлән кеше хатынына затлы тун алып биргән, ә Тәзкирә дүртенче кышын шул бер пәлтәсе белән йөри. Адәм ыстырамы, кеше арасына кияргә яңа күлмәге дә юк бит. Былтыр сабан туена алган шул бер күлмәк тә, Яңа елга клубка бер тапкыр киеп чыккан, Чаллы магазиныннан үзе барып алып кайткан күлмәге генә бар. Рәис шкафны ачып, эче тулы күлмәкләргә төртеп күрсәткән иде дә, тегесе иренең булдыксызлыгы турында чәрелдәвек тавыш белән тагын да ныграк тәкрарлый башлады. Болар бит, имеш, хан заманыннан калган күлмәкләр... Сыер саварга чыкканда гына кия торган. Әй китте кызып, әй китте ярсып...
Рәис, хатыны аңа якынлашкан саен артка чигенә торгач, аркасы белән өй почмагындагы мичкә килеп терәлде. Ирлеген ир итеп әллә хатынының маңгаена берәрне кундырыргамы соң, дигән татлы уй да башына кергән иде. Тик бу эшенең ахыры ни белән бетәсен бик яхшы белгәнлектән, андый революцион уйларны башыннан алып атарга мәҗбүр булды. Тәзкирәнең бер абыйсы районда милиция бүлегендә сержант булып хезмәт итә – сеңлесе өчен кияүне кызганып тормаячагын үз тиресендә татыганы булды Рәиснең. Кадерле кабыргаларын тагын бер кат санатып карарга җөрьәт итмәде ир.
Өйләнүе дә хатынының ике абыйсы аркасында гына булды. Тегеләре, йә өйләнәсең, йә бетәсең дип, өйләреннән алып чыккан ау мылтыгы белән һавага колак төбендә шартлатып, сүзләрен дәлилләп куймасалар, мәңге Тәзкирәгә өйләнәсе түгел иде дә... Ярый инде, үткән эшкә салават. Әнә, күз явын алырдай чибәр ике кызлары үсеп килә. Тик Тәзкирәсе генә һаман шул чәрелдек көе калды.
...Мичкә аркасы белән терәлгән Рәис, гаҗизлектән аптырап, үрелеп кенә мич башына кичтән ыргыткан эш киемен алмакчы булган иде – гөнаһ шомлыгына каршы, Тәзкирәсе анда, ипи салырга дип, җилпуч белән он кертеп куйган икән. Кәчтүмен ачу белән тартып алган гына иде – моңарчы үз уйларына чумып, мыштым гына кәчтүм өстендә йокымсырап утырган, заманында юан тирәк агачыннан чокып ясалган җилпуч туп-туры хатынының башына төшеп тә капланды... Тегесенең шул арада тавышы да бетте. Ләкин Рәис бу тынлыкның көчле давыл алдыннан гына була торган халәт икәнлеген, хәзер исә гарасат-туфанның өр-яңа өлеше башланачагын күңеле белән генә түгел, хәтта утырып тора торган җире белән дә бик ачык сизде!
– Үтерәләр! Үтерәләр! Милиция чакыртам! Утыртам мин сине! – дип чәрелдәгән һәм тегермәнчедән дә болайрак баштанаяк ап-ак онга баткан хатыны ягына гаҗиз караш ташлап, йөгереп кенә болдырдан төште дә  бердәнбер дусты, сердәшчесе – урамда аны көтеп торучы КамАЗына кереп утыргач кына бераз тын алды. Өрәк кыяфәтенә кергән, онга батып беткән хатынының кулларын болгый-болгый өйдән чыгып килүен күргәч, ачык кабина тәрәзәсе аша хатыны ягына төкерде һәм тузаннар уйнатып, зур тизлек белән түбән очка кузгалды...
Әфләтун чыгып киткән генә иде, идарә каршысына түбәсенә зәңгәр мигалкалар куелган ГАИ машинасы килеп туктады. Машинадан пөхтә киенгән, ак каешка ак кобура таккан ике сержант төшеп, тәрәзәдән карап торучы Касыйм белән танышларча исәнләштеләр. Тегесе, керегез, дип кул изәгәч, колхоз рәисенең икенче катта урнашкан бүлмәсенә, агач баскычларга ялтырап торган күн итекләре белән шак-шок басып, менеп тә киттеләр.
Егетләрнең рейдка чыгулары икән. Көне буе әллә ничә авылга кереп чыкканнар. Кайтыр юлда, Касыйм абыйлары рөхсәт кәгазе язып, кул куеп бирсә, колхоз заправкасыннан бераз бензин да салып чыгарбыз, дип сугылулары икән. Егетләр белән бераз дөнья хәлләрен сөйләшеп, башка авыллардагы тәртип бозучы машина йөртүчеләрнең санын ачыклагач, Гыймайга карата әле һаман да ачуы басылып бетмәгән Касыйм, бераз уйланып торганнан соң, егетләргә дәште:
– Миндә дә берәү бар ул андый. Салган көе руль артына утырып чыгып киткән әнә. Правасын уборка башланганчыга хәтле генә алып тора аласызмы? Басуларда урып-җыю эшләре башлану белән кире бирсәгез, мин дә сезне буш итмәм. Я, нәрсә, килештекме? – диде ул сержантларның әле берсенә, әле икенчесенә сөзеп карап. Тегеләргә шул җитә калды – бу инде сиңа юк-бар "нарушение" гына түгел, җитди закон бозуга керә!
– Кем ул? Нинди машинада? Кая таба китте? – ике кече сержант сорау арты сорау яудырып, блокнотларына колхоз рәисенең сүзләрен яза башлагач, тегесе, юкка әйттем ахры мин боларга, дип, үкенеп тә куйды.
Кирәк бит ә! Нәкъ шул вакытта идарә яныннан КамАЗында очтырып кына Рәис үтеп китмәсенме! Машинаның номерын күрергә дип Касыйм тәрәзәгә капланды. Кая инде анда номер күрү! Машина артыннан тузан бураннары гына уйнап калды! Ә колхозга кайткан биш машина бер үк төстә булганга эчендә кем утырганын номерына карап кына белеп була. Болай зур тизлектә КамАЗ белән бары тик исерек кеше генә идарә итүенә шикләнмәгән колхоз рәисе:
– Менә ул, тотыгыз давай! – дип, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде. Егетләр җәһәт кенә сикереп тордылар, баскычны ике атлап, бер сикереп диярлек очып кына төштеләр дә бөтен кәнсә халкының һушын алып, зәңгәр маякларын кушып, кычкырта-кычкырта бик зур тизлек белән кузгалып юкка да чыктылар...
«Бүген әниләрдә кунарга туры килер ахры” дигән фикергә килде Рәис, бераз тынычланып авыл башына җиткәндә. Бүген өйдә йоклау турында уйлыйсы юк та юк инде. Утыртам, ди бит әнә! Утыртып кара!.. Милиция чакыртам, ди!.. Чакырт!.. Чакырт!.. Тьфү!.. Шул абыйлары булмаса, бу хәтле сикерә алмас иде дә соң!.. Милиция имеш?.. Милиция? Бусы тагын ни моның?!. – Рәис көзгедән зәңгәр утлары ялык-йолык килгән ГАИ машинасын күреп алды... “Ничек? Кай арада шалтыратып өлгергән дә, кай арада милициясе килеп тә җиткән?» Шундый уйлар яшен тизлеге белән башыннан йөгереп узды. Машинада Тәзкирәнең абыйсы Илдар икәненә ул инде тәгаен ышанган, шуңа күрә туктап болар янына төшсә, кабыргалары исән калу мәсьәләсенең тискәре якка хәл ителәчәгенә һич кенә дә шик-шөбһәсе юк иде. «Менә тотыгыз әле койрыгымны!» – дип сөйләнде бик каты ачуы кабарган Рәис. Боларга ничек тә тоттырмаска, диде дә аягы белән газ педаленә тагын да ныграк басты. Машинасы, шуны гына көткәндәй, алга ыргылды! Өермә кебек бөтерелә-бөтерелә чыккан тузан эченнән барган сары жигули да КамАЗ артыннан калышмады. Уңга-сулга боргалана-боргалана йөк машинасын ничек тә узып китеп, туктатырга чамалады. Машина куу азартына кереп киткән егетләр, үзләрен бу вакытта кинодагы бандитларны эзәрлекләүчеләр итеп хис иттеләр – мигалкаларын кушып бертуктамый кычкырталар, юлның бер ягыннан икенче ягына чыгып, узып китәргә азапланалар. Әмма КамАЗ машинасы да аларга узарга һич кенә дә ирек бирми – тегеләр уңга борылса – ул да уңга, сулга каерсалар, сулга бора. Шуңа күрә ике инспекторның берсе дә руль артында кем утыруын күрә алмадылар.
...КамАЗ машинасы авылны чыгып, басу юлы буйлап элдертә башлады. Рәискә мондагы һәрбер чокыр-чакыр, җыелып торган су аркасында хасил булган баткаклыклар таныш. Тегеләрне берәр баткаклыкта калдырып булмасмы дигән уй белән борылды да инде ул бу басу юлына. Әһә, менә монда җиңел машинаның батып калу мөмкинлеге зур булырга тиеш. Ә ул шул арада качарга да өлгерер!
Тик ГАИ машинасы озаклап батып ятмады, бераз алга-артка биргәли торгач, чыгып та китте. Соңгы араларда яңгыр яуган булса, чыга алмаслар иде дә соң... Ләкин, Рәиснең бәхетсезлегенә каршы, яңгыры да булмады, җәйнең кызу кояшы бу баткакны шактый гына киптергән булып чыкты...
Эзәрлекләү тагын элеккечә дәвам итте. Рульне кысып тоткан кече сержант Әхмәдуллин Айратның бөтен битеннән шабырдап тир ага, җитмәсә, ачык тәрәзәдән кергән тузан кунып, тешләре белән күзләре генә ялтырап калган. Янында, сикертмәләрдә туп сыман сикергәләп баручы иптәше Салаватның да Айраттан бер ким җире юк – ул да негр кыяфәтенә керергә өлгергән...
...Бераз гына кече сержант Айрат Әхмәдуллин турында... Унъеллык мәктәпне тәмамлап кулына аттестат алган Айрат башка классташлары шикелле югары уку йортына керү турында уйлап та карамады. Ни өчен дигәндә, көзгә барыбер Совет Армиясе сафларына алыначагын белеп тора. Шуңа күрә армиядән йөреп кайткач кына югары белем турында уйларга кирәк булыр, дигән ныклы карарга килде ул. Ә хәзергә ДОСААФта укып, машина йөртү таныклыгы алырга булды.
Укып бетерүгә, хәрби комиссариаттан чакыру кәгазен кулына тоттырып та җибәрделәр. Бер атна дигәндә Верхний Оскол дигән шәһәрдә, төзүчеләр батальонында армия хезмәтен башлап та җибәрде. Кинолардагы десантникларга сокланып, патриотик рухта тәрбияләнеп үскән Айратның хыялы гына тормышка ашмады – врачлар ул гомерендә дә ишетмәгән ниндидер бер чир табып, төзүчеләр батальонына җибәрделәр. Урысчалатып әйтсәк, стройбат була инде. Тырыш татар егетен командирлар да яратты. Ике елын шунда хезмәт итеп, кайтырга чыкканда, аның киңәеп киткән иңсәләренә кече сержант погоннары менеп кунакларга өлгергән иде.
Шактый акча белән кайтып төште Айрат хәрби хезмәттән. Әтисенә дә, әнисенә дә, ике сеңлесе белән энесенә ерак шәһәрдән бик күп бүләкләр алып кайтты. Ә дембельгә әзерләнгән хәрби киемен күрсәгез – алдыңда генерал басып тора диярсең! Билен ап-ак каеш белән буган, иңсәсеннән гимнастеркасының күкрәгенә хәтле уттай янып тоган аксельбантлар куелган. Күкрәгендә – армия сафларында бирелә торган нинди значок бар – берсе дә калмаган, барысы да тагылган. Брежнев күрсә, орден-медальләренең әзлегеннән, билләһи дим, гарьләнер иде! Аягында исә складтан биш ярты аракыга алыштырып алган, офицерлар гына кия торган, гармун рәвешенә кертеп бөкләнгән, көзге кебек ялтырап торган хром итекләр!
Районга барып хәрби комиссариатка учетка басканда, хәрби комиссар аннан планнары турында сораштыргалап, егетнең тел төбен тарткалап карады:
– Синдәй асыл егетләр генә эшли ала торган һөнәрне сайламыйсыңмы соң? – дип, эшкә керергә өндәде. Ике дә уйлап тормады Айрат, шул ук көнне район милиция бүлеге начальнигы исеменә гаризасын язып та кертте. Бу вакытта Дәүләт Автоинспекциясендә инспекторлар җитмәү сәбәпле, аны шунда ук стажёр итеп эшкә алдылар. Монда да сынатмады Әхмадуллин. Яшь, көчле, эшкә дәрте ташып торган егетне, ике ае тулу белән, кече инспектор штатына беркетеп тә куйдылар!
...Тик... Менә бер «тиге» бар иде шул Айратның. Аның нинди дә булса батырлык эшлисе килә: йә берәрсен суга батканда коткару, я янгын вакытында ут эченнән берәр чибәр кызны коткарып, тегесенең аңа, нәкъ менә совет киноларындагыча, үлеп гашыйк булуы турында хыяллана. Инде буй җитмәслек иң зур хыялы – пистолет белән коралланган берәр бик начар җинаятьчене, хәтта үз гомерен куркыныч астына куеп булса да, тоткарлау! Геройларча һәлак булырга да әзер иде ул! Кыскасы, берәр батырлык эшләп, үзен бу җәмгыятькә бик тә лаеклы чын совет кешесе һәм герой итеп танытасы килә. Хезмәттәшләренең, туганнарының аның белән горурлануларын тели! Юк, көнләшүләрен түгел, чын дус итеп, аны яратып: «Менә без шундый кеше белән эшлибез», – дип горурлануларын! Ул инде хыялында, әллә ничә бандитны куып тотып, милициядә ел ярым эшләү дәверендә өйрәнгән көрәш алымнарыны белән тегеләрнең кулларын бәйләп, милиция бүлегенә алып килүен күз алдына китерә, бу батырлыгына үзе үк сокланып, шуларны башкарып чыга алачагына һичшиксез ышана иде!
...Бүген исә – нәкъ тә менә Айрат күзаллаган ситуация: ул җинаятьчене куа, ә тегесенең качып баруы... Кече сержант Әхмәдуллин Айраттан берәү дә качып котыла алмас! Шул татлы хыялларының тиздән тормышка ашачагын күз алдына китереп, алдан тузан туздырып чабучы КамАЗдан күзен дә алмыйча, тизлекне арттыру педален машинаның идәненә кереп китәрдәй батырып, эзәрлекләүне дәвам итте кече сержант Әхмәдуллин.
Басу юлында уйлаган планы тормышка ашмагач, Рәис тагын авылның югары очына килеп чыкты. Артыннан куып килгән ГАИ машинасы барыбер теге баткактан чыкканда бераз гына булса да арткарак калган, ләкин аны тиздән куып тотачагы көн кебек ачык иде. Ни өчендер мәктәптә үк өйрәнгән бер җыр исенә төшеп, шуны кычкырып җырлап җибәргәнен үзе дә сизми калды Рәис:
Врагу не сдаётся наш гордый Варяг,
Пощады никто не желаает!
...КамАЗ авылга килеп керде. ГАИ машинасы белән икесенең арасы биш йөз метр чамасы булыр. Авылга югары очтан кергәндәге урамның, өч йөз метрдан соң, Хәмәтбаян бабайлар милеге турысында кисәк кенә уңга борылып кереп киткәнен, борылышка зур тизлек белән килеп җиткәч кенә исенә төшерде Рәис...
... Ә бу вакытта... Ә бу вакытта Хәмәтбаян бабай белән карчыгы Миңлеҗамал түти егерме ике яшьлек оныклары Әхтәм белән бергәләшеп верандада чәй эчәргә әзерләнеп йөриләр иде. Миңлеҗамал түтине авыл кешеләре үзләренчә яратып Миңниямалттәй дип йөртәләр. Верандалары исә өйгә терәлеп кенә тора. Әйбер-фәлән куярга ярар әле дип, юка тактадан гына ясалган һәм инде искереп беткән веранда тиздән сүтелергә тиешле иде. Хәмәтбаян бабайның шушы өйдә төпләнеп калган, колхозда механизатор булып эшләүче төпчек улы Зәкәрия басудагы кыр эшләре бетүгә, нарат бурада яңа веранда салырга исәпләп тора иде. Бурасы да әзер. Каладагы абыйсы Локманның малае Әхтәмне төртсәң ишелергә торган шушы иске веранданы сүтәргә чакырып кайтартканнар иде.
Әхтәмнең исә бүген иртәдән бирле эче китеп азаплана. Кичә төнлә, каравылчы Гыйльмегали бабайның юклыгыннан файдаланып, дус малайлары белән колхозның сарык фермасыннан бер сарык чәлдереп, су буенда шуннан шашлык ясап, берсенең алып төшкән көмешкәсе белән күңел ачтылар. Әллә ите пешеп җитмәгән идеме, әллә көмешкәсе шундый булдымы – кичә бәйрәм иткән егетләрнең барысында да шул ук хәл күзәтелә – иртәдән бирле йөгерә-йөгерә бәдрәф юлын таптыйлар. Менә хәзер дә, әбисе ясап биргән сөтле чәен ике йотарга да өлгермәде, патшалар җәяү йөри тоган җиргә чыгып та йөгерде.
...Зур тизлек белән очып килгән йөк машинасын борылышка җиткәч күпме генә туктатырга тырышса да, өлгерә алмады Рәис. Килгән хуттан Хәмәтбаян бабайларның такта коймаларын аударып, верандаларына килеп төртелде. Алай бәрүен дә каты бәрмәде кебек, тик ни өчендер веранда түбәсе-ние белән бергә ишегалдына таба гөрселдәп авып та төште! Әйтерсең лә веранданы ишеге ягына әйләндереп каплап кына куйдылар.
Карчыгына нидер әйтергә җыенган Хәмәтбаян бабайның чынаягын күтәргән кулы шул килеш һавада асылынып калды. Миңлеҗамал түти исә, күзләрен куллары белән каплап, ике бармак арасыннан калган ярыктан бер күзен белән генә карап, тавышсыз-нисез бөтен белгән догаларын укый башлады.
КамАЗдан агарынган Рәис сикереп төште. Бик каты каушаганлыктанмы, әллә инде әдәп саклауны кирәксенепме, ул тораташ катып калган әби белән бабайга сузып кына:
– Чәйләрегез тәмле булсын! – диде. – Минем дә тамак кипкәние, – дип, өстәп куйды да, өстәл янына килеп, лып итеп урындыкка утырды. Калтыранган куллары белән Әхтәмнең чынаягында калган чәен йотлыгып эчә дә башлады.
Ушына килеп җитә алмаган Хәмәтбаян бабай әле җимерелеп төшкән верандага, әле КамАЗга, әле Рәискә шаккатып карап торды-торды да:
– Рәис улым, чәй эчәсең килгәч, машина белән түгел, җәяүләп кенә кереп булмадымыни соң? – дип сорап куйды.
Ә Миңлеҗамал түтинең әле һаман да авыз тутырып сүз әйтерлек хәле юк иде. Ул Рәискә күктән төшкән космонавтка караган сыман, алдындагы чәй тәлинкәсе хәтле зур итеп ачылган күзләре белән сүзсез генә карап утыруын дәвам итте.
Ул арада тирә-яктагы хәрабәләргә күз йөртеп алгач, Хәмәтбаян бабай сикереп торып ике кулын да өскә күтәрде – битләре-куллары кап-кара булып беткән милиция киемендәге ике әллә җен, әллә кеше, боларга пистолетларын төбәп:
– Стоять! Руки вверх! – дип кычкырдылар. Бу юлы инде 37 еллардагы репрессияләрне үз күзләре белән күргән Миңлеҗамал түти дә өстәл артына утырган җиреннән кулларын күтәрде...
Чәй эчеп утыручы кешеләрнең шушы өй хуҗалары икәнен аңлап алган Айрат:
– Кая ул? – дип сорау бирде.
Боларның ни өчендер оныгы Әхтәмне юллаганнарын төшенгән Миңлеҗамал түти, сул кулы күтәрелеп калган килеш, уңы белән бәдрәф ягына таба төртеп күрсәтте.
...Кинәт кенә гөрселдәп җимерелеп төшкән верандага бәдрәф ишеге ярыгыннан аптырап карап утырган Әхтәм, кулларына пистолет тотып, җимерек хәрабәләр арасыннан үзенә таба абына-сөртенә чабып килүче негр милиция хезмәткәрләрен күреп, тагын да ныграк шаккатты. Боларның Әхтәмне кичә урланган сарык өчен кулга алырга җыенуларын шундук аңлап алды ул! Тик менә каян килгән татар авылына негрлар?! Анысына җавап эзләп тормады. Бәдрәфнең арткы ике тактасын аягы белән тибеп төшерде дә, ыштанын күтәреп тә бетерә алмыйча, бәрәңге бакчасына торып чапты. Айрат белән Салават бакча буйлап качып баручы һәм ни өчендер ыштаны төшеп арт шәрифләре ялтыраган кешенең үзләре эзәрлекләгән качкын булуына тәмам инанганнар иде.
– Стоять! Стрелять буду! – дип, тагын русча кычкырды Айрат пистолетын болгый-болгый. Качып баручының, милиция хезмәткәрләре кычкырган саен, ни өчендер эче китә. Тегеләре кычкыра-кычкыра йөгерәләр – монысының алар кычкырган саен үз хәле хәл.
– Артыннан йөгермәсәк тә моны калдырган эзләре һәм исе буенча табып булыр иде, – дип уйлап куйды шул эзгә таеп егылган кече сержантларның берсе.
Колхоз рәисе Касыймның һәм Хәмәтбаян бабайның бакча артлары бер-берсенә тоташкан, ә өйләре төрле урамда. Ике якта өйләр тезелеп китеп, бәрәңге бакчалары уртада калганнар. Койма-фәлән белән бүленмәгәнлектән, язын бәрәңге утырту өчен Зәкәрия тракторы белән бөтенесенең дә бакчасын шул бер кергән уңайдан сөреп чыга иде.
Касыйм, ниһаять, быел яңа лапас салдырырга булды. Колхоз рәисенең иске лапас белән торуы килешеп бетмәс, дип уйладымы икән, әллә инде Байконур атлы тоннадан артып киткән үгезе сыймый башлагангамы – анысын үзе беләдер. Яңасын искесе урынына салырга туры килгәнлектән, лапасны сүтеп, үгез белән тавыкларны вакытлыча гына ябып торыр өчен тактадан кечкенә генә итеп бер сарай корып куйдылар.
Алда сөйләнгән вакыйгалар куерган вакытта лапаста үгез белән берничә тавыктан башка бүтән җан иясе юк иде. Байконур көндез лапас ишегенең ачык калуыннан һәм аны күрүчеләр юклыктан файдаланып, ишегалдына тавыклар өчен ясалган тимер улактан бөтен пешкән ботканы ашап, шушы мутлыгыннан бик канәгать калып, бик тәмләп, тырыша-тырыша күши иде. Башка үгезләр белән сөзешмәсен һәм ябыкмасын дип тә, аны берничә көн көтүгә чыгармаган иде Гөлниса апасы. Урамда Байконур күренүгә, авылның бала-чагасы гына түгел, олырак абзыйлар, әби-чәбиләр дә капка артларына кереп качалар. Трактор хәтле бу үгез бөтен авылны куркытып торганга күрә, үз дәрәҗәсен бик яхшы белә иде. Хәтта көтүчеләрнең дә аңа чыбыркы түгел, чыбык очы белән дә сукканнары булмады.
Ә күрше егете Әхтәм, бу вакытта үгезнең бөтен көтүдәге сыерларны үзенеке итү турындагы глобаль уйларга батып йокымсырап ятканын белмичә, үзен эзәрлекләүче ике инспектордан качарга теләп, эче китә-китә Касыймнарның бакчасы буйлап җан-фәрман лапаска таба йөгерә иде. Ни өчен бу лапаска барып керергә теләвен ул үзе дә аңламады. Бәлки тәрәзәсенән сикереп төшеп, урамга чыгарга һәм берәр җирдә качып калырга уйлагандыр. Ике инспекторның бәхетсезлегенә каршы, бу планны тормышка ашырырга шул үгез ярдәм итте дә инде. Әхтәмнең лапаска очып керүе булды, берәүдән дә бернинди этлек көтмичә тыныч кына тау хәтле булып яткан Байконурга килеп бәрелүе булды! Тиз генә сикереп торды да, азагы ничек бетәсен уйламыйча, шап итеп үгезнең сыртына атланды һәм мөгезләренә ике куллап ябышты да «На-а, бахбай», – дип үкчәләре белән Байконурның касыгына каты гына тибеп тә җибәрде. Бу хәтле мыскыл итүне гомерендә дә күрмәгән үгез башта ни уйларга белмәде. Ачуыннан кисәк кенә сикереп торып, өстендәге җайдакны иң каты газаплы үлемгә дучар итәргә уйлаган гына иде, капканы киң итеп ачып, ниндидер сасы искә баткан, кулларына пистолет тоткан ике герой егет килеп тә керде. Аны-моны уйлап тормыйча, берсе бөтен көче белән үгезнең сыртына пистолеты белән менеп тә төште. Инде дә инде бу хәтле хурлыкка түзә алмыйча, бичара үгез коточкыч тавыш белән үкереп җибәрде. Аның тавышын ишетеп, авылның бөтен этләре койрыкларын кысып, ояларына кереп качтылар.
Байконур койрыгын электр баганасы кебек туп-туры күтәрде дә бүген генә качып ашаган, эшкәртелеп бетә язган ботканы да, яшел хуш исле, иртән генә чабылып, бер сәгатьтә ашалып беткән печәнне дә артка таба сиптереп җибәрде. Артта торган егетләр, үзләренең ямь-яшел буяуга баткан кыяфәтләреннән үгездән дә болайрак ачулары чыгып, берсе кырыйда гына сөялеп торган сәнәк белән үгезнең арт санына китереп кадады. Үгез өчен бу соңгы тамчы булды ахры, ул әллә нинди яшелле-күкле күкрәүле тавышлар белән үкереп, алга ташланды. Тактадан эшләнгән сарайны йомычка урынына гына мөгезләре белән күтәреп алды да зур тизлек белән урамга таба кузгалды! Егетләргә бүген чынлап торып җил каршы булдымы, әллә йокыдан сул аяклары белән торганнар – лапасның ишеге тышка түгел, эчке якка ачылышлы итеп ясалганлыктан, алар бу тозактан чыгарга өлгерә алмый калдылар. Ишек ябылды, йомырка салырга кергән тавыклар, йоннарын туздырып, яман тавышлар белән кыткылдаша-кыткылдаша лапас эчендә очып йөриләр, лапас шатыр-дөбер килеп ишегалдыннан урамга таба чыгып бара. Тапталмаска тырышып, лапас эчендә Айрат белән Салават йөгерешә. Үгез үкерә! Үгезгә атланган Әхтәмнең әле һаман да булса эче китә! Үзе үгезнең мөгезләренә чытырдап ябышкан. Исәбе −ничек тә егылып төшмәскә. Егылып төшсә бетте – котырган үгез аны башта таптап, аннан сөзеп үтерәчәк.
...ГАИ егетләре чыгып киткәч, бераз тынычланган Касыйм тамак ялгап алу нияте белән кап-кара Волгасында югары очка, үз өенә таба юл алды. Гөлнисасы өстәл янында кайнаша иде инде. Яңа гына табадан төшкән коймакларны каз канаты белән майлап Касыймның каршысына куйды. Чәй ясарга дип самавыр борынына үрелгән генә иде, бакча башы күршеләре Хәмәтбаян бабайлар яклап бик каты гөрселдәгән тавышка сискәнеп, бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул да булмады, бәрәңге бакчасы ягыннан акырышкан тавышлар ишетелде. Касыйм сораулы карашын Гөлнисага төбәде. Тегесе аптырап, белмим, дигән сыман, иңсәләрен сикертеп алды. Кисәк кенә, тәрәзә пыялаларын дер селкетеп, яман тавышлар белән үгезләре кычкырып җибәргәч, йөгерешеп ишегалдына чыктылар.
Яман тавышлар чыгарып, кисәк кенә ходай ярдәме беләнме, әллә җен кушуы беләнме җанланып киткән такта сарай аларның өсләренә ажгырып килеп ята иде.
Касыйм белән Гөлниса урам якка ташландылар. Кече капка, алар икәүләп килеп бәрелгәч, ачыласы урынга шартлап авып кына калды. Гөлниса уңга таба борылып, урам буйлап чатыр чаба башлады. Чәчләре үрә торган, куркудан күзе-башы акайган Касыйм да хатыны артыннан җилдерергә уйлап, капка төбендә торган машинасына яшен тизлегендә утырып, шул арада кабызырга өлгерде. Арткы тәгәрмәчләрен чыелдата-чыелдата Волга алга ыргылды.
 
...Идарәдә Касыйм бүлмәсеннән чыкканнан бирле үз-үзен кая куярга белмәде Әфләтун. Нүжәли Гөлниса белән икесенең гыйшык-мыйшыкларын ишеттергәннәр моңа? Машина белән авыл буенча куам, ди бит әле җитмәсә! Аңа ышанырга була, кызып киткәндә үз-үзен белештерми торган гадәте бар Касыймның. Өенә кайтканнан бирле шуларны уйлап йөрде Әфләтун. Шул уйларына чумып, хатыны әзерләгән ризыкның да тәмен сизмәде ул. Тегесе исә иренең болай балтасы суга төшкән кебек йөрүен үзенчә юрады:
– Һәй, тапкансың борчылырлык нәрсә. Авылда машина беткәнмени?! Бер Гыймайга терәлеп калмагандыр бит калхуз. Бар, әнә Рәисне белешеп кайт, булмаса. Аның белән алып кайтырсыз печәнне, – диде, Әфләтунны юатып. Тегесе тиз генә чәен йотып куйды да:
– Алайса, Рәистән урап килим әле. Бәлки, бүген үк алып кайтырбыз, – дип, таягына таянып урамга чыкты да булдыра алган хәтле тиз-тиз аксаклап, югары очка таба китеп барды. Тик исәбе башка иде аның. Касыймның чыгып киткәч, Гөлниса белән сөйләшеп алырга иде нияте. Аңа да әйтмәгән микән Касыйм? Кемнән ишеткән, каян белгән? Әллә тегесе куркытып Гөлнисаның үзеннән әйттергәнме? Шушы сорауларга тиз арада җавап табарга кирәк.
Тутырган тавык кебек тулы гәүдәле, тыгыз күкрәкле, дәртле Гөлнисаны уйлап барганга күрә, гөрселдәгән тавышларга да, үгез акыруына да әллә ни игътибар итмәде ул. Касыймнарга җитәргә өч-дүрт өй генә калган иде, тегеләрнең капкалары шапылдап авып төшмәсенме! Урам буйлап йөгерүче чәче-башы тузгыган Гөлнисаны, җитмәсә, аның артыннан машинасын үкертә-үкертә үз өстенә таба очып килгән Касыймны күреп, барысын да төшенде Әфләтун! Гөлнисадан дөресен әйттергәнче кыйнап сорау алган да тегесе ничектер моның кулыннан ычкынып урамга чыгып йөгергән. Касыйм исә артыннан куа чыгып, Әфләтунны күргәч, бәрдереп үтерү нияте белән моның өстенә килә!
Таянып йөри торган таягын үзенә якынлашкан машинаның алгы пыяласына ыргытып, кырт борылда да Олимпиада чемпионнарын көнләштерерлек тизлек белән урыныннан кузгалды Әфләтун...
...Бөтен көченә машина алдыннан тузаннар туздырып чабучы бригадирны, аның артыннан зур тизлек белән барып та, Әфләтунны куып тота алмаган персидәтель машинасын күреп шаккаткан авыл халкы бу хәлне ни дип тә юрарга белмәде.
Касыйм исә үзләренә таба килүче Әфләтунның кире борылып машина алдыннан чабуын аякланган сарайны күреп куркуыннан дип аңлады. Тегесе таянып йөргән таягын ялгыш машинага ыргытты дип уйлап, Әфләтунны куып тотып машинасына утыртып, котырган сарайдан коткарырга иде исәбе. Шуңа күрә, тегесе борылып карасын өчен, машинасын кычкырта-кычкырта тизлекне арттырганнан-арттыра барды. Тик, ни хикмәттер, элек таякка таянып йөргән Әфләтунны Волга машинасы узып китү түгел, хәтта куып та тота алмады.
Куркынган әби-бабайлар бисмиллаларын укый-укый боларны борылышта күздән югалганчы югалганчы карап калдылар. Аякланган такта сарай исә Касыймнарның зур капкаларын бәреп кенә очырып юл уртасына чыкты да егерме-утыз метрлап араны эһ дигәнче үтеп, кисәк кенә туктады һәм, ахрысы, бу хикмәтләргә түзә алмыйча, таралып та төште. Бераз тузаннар таралуга, авыл халкын тәмам сүзсез калдырган могҗизалы күренеш барлыкка килде: юл уртасында котырудан күзләрен кан баскан Байконурга атланган һәм ыштанын күтәреп бетерергә өлгермәгән − Хәмәтбаян бабайның оныгы Әхтәм пәйда булды. Аларның артында бер кулларына пистолет, икенче кулларына ни өчендер тавык тоткан, баштанаяк яшел буяуга буялып беткән ике инспектор басып тора...
Үзенә комачау иткән сарайның каядыр юкка чыгып, иректә икәнлеген аңлаган үгез, өстендә утырган Әхтәм белән бергә, Сабантуйда чаба торган аргамаклардан да уздырып, кара машина белән Әфләтун киткән якка ыргылды да күз ачып йомганчы юкка да чыкты. Ә ике кече сержант исә кулларындагы тавыкларның кытаклауларына исләренә килеп, уш-зиһеннәрен җыеп, тавыкларны юлга ташлап калдырдылар да Хәмәтбаян бабайларның капка төбендә әле һаман маяклары ялык-йолык килеп торган машиналарына таба йөгерделәр. Ул көнне ГАИ машинасын авылда бүтән күрүче булмады.
Ә бу вакытта, шушы гаҗәеп вакыйгаларның сәбәпчесе − исереп рульгә утырган Гыймай, бу хәлләр турында бихәбәр килеш, печәнен лапас сәндерәсенә кертеп бетереп, колхоз магазиныннан алып кайткан теге өр яңа суыткычтан чыккан сап-салкын аракыны сала-сала, түбән оч егетләре белән дөнья хәлләре, тиздән башланачак кыр эшләре, партиянең ничәнчедер съездының карарлары турында әңгәмә корып утыра иде.
Эпилог
Авыл гөрләде! Авыл ду килде! Авыл халкы берсеннән-берсе уздырып бу хикмәтле хәлләр турында, үзләреннән өсти-өсти әллә ниләр сөйләде. Имеш Миңниямалттәй белән Хәмәтбаян бабайның олы малае Локманның Әхтәме җеннәр белән сугышкан! Персидәтелнең авылны дер селкетеп куркытып торган үгезенә атланып, район үзәгеннән урап кайткан!
Имеш шул җеннәр Рәис хатыны Тәзкирәне он тегермәненә алып барып, онга күмеп үтермәкче булганнар!
Персидәтел Касыймның такта сараена җеннәр ияләшеп, имеш сарайга җан кереп, сарай авыл буенча кешеләрне куып йөри торгач, алҗып кире үзе торган ихатага кайтып җиттем дигәндә генә таралган.
Аксак Әфләтунның аягы төзәлгән! Имеш Волга белән урам буйлап ярышып караганнар, Касыйм аны Волгасы белән дә уза алмаган ди. Рәиснең машинасын да шул ук җеннәр куып алып китеп, Хәмәтбаян бабайларның өйләрен машинага төяп китмәкче булганнар!
Ләкин бу вакыйгада катнашучылар үзләре дә ни өчен мондый хәлләр килеп чыгуын тәгаен гына белмиләр иде. Гөлниса белән Әфләтунның сере чишелмәгән булып чыкты. Әфләтун элеккечә өйгә итен дә, маен да алып кайта торды. Тик, бераз гына аксакласа да, таякка таянып йөрүен ташлады. Гөлниса белән аралашулары дәвам итте.
Гыймайның машина йөртү таныклыгы да үзендә калды. Ике кыю инспекторга «Авыл халкын котырган үгездән коткарган өчен» дип милиция бүлеге ишегалдында, бөтен иптәшләре алдында колхоздан мактау грамотасы белән унар кило ит бирделәр. Икесенең дә фотосурәтләрен бүлек эчендәге мактау тактасына элеп, кече сержанттан сержант дәрәҗәсенә күтәрделәр. Алар элеккечә авылларга рейдка чыгып йөриләр, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Тик, нигәдер, бу авылга килсәләр, бик тиз генә кире борылып китү ягын карыйлар.
Рәиснең Тәзкирәсе, өстенә он җилпучы төшеп капланганнан соң, ни өчендер Рәиснең шул ачудан Хәмәтбаян бабайларның өен җимерергә теләп машинасы белән бәреп кергәнен ишеткәч, бераз гына иреннән шөлләп, телен тыя торган булды. Милициядә эшләүче абыйсы Илдарның да соңгы араларда Рәискә карата ихтирамы артты.
Касыйм лапасын салдырып бетерде, ләкин анда керергә туры килгән саен, партия әгъзасы булуына карамастан, бисмилла укып керә торган булып китте.
Зәкәрия, ул эштән кайтканчы, бер көн эчендә сүтелеп ыргытылган верандасын күреп, шаккатты. Әхтәмне мактап туя алмый. Көзгә калганчы ук колхоз ярдәме белән, теге нарат бураны өйгә терәп күтәреп тә куйды. Ни өчендер КамАЗда эшләгән Рәис, Зәкәрияләрнең өйләрен төзекләндерү эшләре беткәнче, буш вакытында көн дә килеп булышып йөрде.
Әхтәм исә бу хәлләрдән соң ел саен сабан туйларында ат чабышында катнашып, гел я беренче, йә икенче урыннары ала торган булды. Гадәттәгечә, ул авылга кайткан саен, фермадагы сарыкларның баш саны даими рәвештә кими иде.
Бу вакыйгалардан ныгытып сабак алучы бары тик бер генә җан иясе булды. Ул да булса Касыймның үгезе Байконур. Мескен хайван ул көнне үз өстенә төшкән бәла-казаларны урлашып кына тавык улагыннан ашаган ботка өчен күктән төшкән җәза итеп кабул итте. Җитмәсә, өстенә атланып, куркуыннан кулларын аның мөгезеннән ычкындырырга оныткан Әхтәм белән, атылган ук тизлегендә берничә тапкыр авылны урап чыгып, иртәнге якта гына кире үз ишегалларына икәүләшеп кайтып егылганнар иде. Байконурның бүтән бер тапкыр да үзенә салынмаган ризыкны авызына кабып та караганы булмады.
Әйе, бу дөньяда берәүнең дә келәте буш түгел шул...
 
 

Рәзиф ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ
 

Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 11, 2022 ел

Комментарийлар