Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңге бакчасында

Кояш рәхимсез кыздыра.

Яздан бирле бер тамчы да яңгыр бөртеге төшкәне булмады бит ичмасам. Җәйнең шулкадәр эссе килүенә һушларың китәрлек инде. Билләһи дип әйтәм, җәйнең бу эссе мәлләрендә кышның салкын көннәрен сагынып искә алмаган кеше сирәктер. Шулай булмый ни, кыш көне бит, салкынлыгына карап киенсәң, җылынып та була. Ә мондый эссе көндә бөтенләй чишенеп ташласаң да котылып булмый.
Әлеге эссе көннәрдә Себердә вахта ысулы белән эшләп йөргән Фәрит ялга кайтып төште. Ара бик ерак булганлыктан, билгеле, бик еш кайта алмый ул. Бу юлы аның кайтуын хатыны Сәкинә дә, тыны белән суырып алырдай булып, зарыгып көтте. Сагынудандырмы, юктырмы, анысын белмим, тик бәрәңге күмәр вакытлары җиткән иде. Ахрысы, Сәкинәнең Фәритне көтүе дә шуңа бәйле булды бугай. Аны утыртканда да читтә эштә булгач, күмәргә аңа туры килә инде. Район үзәгендә яшәгәч, ихатада җир участогы яшелчә-җимеш үстерерлек кенә. Шунлыктан бәрәңгене авыл читендәге басуда бүленеп бирелгән участокта утырталар. Авылдан ераграк булса да, йөриләр инде, нишлисең, бәрәңге утыртырга кирәк бит. Сәкинә балалар бакчасында эшләгәч, берничек тә эшен калдырып бәрәңге күмәргә йөри алмады.
Фәритне хатыны икенче көнне таңнан ук уятып, бәрәңге җирен эшкәртергә җибәрде. Нихәл итәсең инде, барырга туры килә. Сезонлы эш бит, эссе дип бармый калып булмый, чөнки талгын көннәр булыр әле дип, бу эшләрне көзгелеккә калдырып булмый бит.
Фәрит абзарда торган «матай»ны ишек алдына алып чыгып кабызды да, бишегенә кәтмәннәрен салып, басуга китте. Барып җитеп, бәрәңге җиренә күз салса, артына чак кына авып китмәде: чүп үләннәре сирәк-мирәк кенә күренгән бәрәңге сабакларыннан да биек булып үсеп киткәннәр иде. Гөнаһ шомлыгына, мәйданы да зур гына бит әле – егерме сутый тирәсе.
Фәрит шунда ук трусиктан гына калганчы чишенеп ташлады да эшкә тотынды. Тик кояшның рәхимсез кыздыруы өстенә, чүп үләне белән бергә болай да зәгыйфь кенә үскән бәрәңге сабаклары да йолкынып чыгып, барлы-юклы кәефне кыра инде мәгәр. Җәйнең шундый эссе озын көннәрендә, кызу кояш нурлары астында бу эшне башкару ай-һай җиңел түгел икән шул. Фәрит күңеленнән генә хәтта чираттан тыш вахтада эшләргә дә бик теләп риза булыры турында да уйланды. Бик эсселәгән чакларда әзрәк кенә булса да ышыкланып хәл алырдай күләгәсе генә дә юк бит аның.
Берничә көн тырыш хезмәт салганнан соң җир башында чүп үләннәреннән зур гына чүмәлә өелгән иде инде. Кояш нурлары үзенекен итте: Фәритнең себердә йөреп, болай ук кыздырган кояш астында булу түгел, юньләп җылыткан кояшны да бик сирәк кенә күргән тәне ачыграк төстәге негрларныкына охшап калды.
Ничек булса да тырышты Фәрит, бер атна чамасы вакыт үтүгә, бу эшне тәки ерып чыкты. Иртәгесе көнгә эше дә әз генә калды, Сәкинәнең дә ялы булгач, аның белән килербез дип, күңеле булып кайтып китте.
Кич белән ашап утырганда, Фәрит үзен бик зур хәрби ныгытманы штурмлап дошманнан азат иткән кеше кебек тойды. Сәкинәгә:
– Әйдә, иртәгә син дә минем белән барып килерсең басуга, эш әз калды инде анда. Шунда бер уңайдан минем атна буе башкарган эшемне дә кабул итеп алырсың, – дип аны да күндерде.
Иртән басуга барып, Фәрит тимер атын урнаштыруга, Сәкинә кычкырып җибәрде:
– Атна буе эшләгән эшең кая соң синең, хәчтерүш? Бакчага кеше кулы да кермәгән бит монда!
Фәрит Сәкинәнең кеше бакчасына карап үзен эссе табада кыздыруына елмая биреп:
– Менә бит минем эш монда, бирегәрәк килеп кара, нәрсә дип кеше бакчасы турысына туктап мине әрлисең әле? – дип үзенең ризасызлыгын белдерә башлаган иде дә, Сәкинә, аның саен ярсыды:
– Соң син Сәлимнәрнең бакчасын эшкәрткәнсең бит!
Бу сүзләрне ишетүгә, болай да үтә яман кыздырган кояш нурлары Фәриткә җәядән аткан уклар булып кадалгандай тоелды, башы әйләнеп егылып китә язды хәтта. Чынлап та, аларның бәрәңге җире күршеләре Сәлимнәрнеке белән басуда да янәшә туры килгән иде бит әле. Менә сиңа, әллә җирне бик сирәк күргәнгә, әллә чүп үләннәренең котырып үсүе аркасында, Фәрит үзләренең участогын Сәлимнәрнеке белән бутаган булып чыкты. Еласаң да күңел тынычланырлык түгел, бер атна буена күршесенең бәрәңге җирен эшкәрткән бит.
Башкача берни сөйләшеп тә тормыйча, матайга утырып, тырылдатып кайтып та киттеләр. Фәритнең кәефе, бакчаларына көтү маллары кереп, бөтен үстергән яшелчәләрен таптап чыгып киткәндәге кебек, бик төшенке иде.
Ул күршеләре Сәлимнәргә кереп, хәлне аларга да бәян итте. Ә алары, куанасы урынга, киресенчә, ачулана башладылар.
– Бәрәңге рәтле-башлы чыкмагач, без аны утап та тормаска булган идек. Чүп үләннәре белән бергә чабып алып печән ясарга чамалаган идек. Печән хәзерләргә быел бит үлән корып бетте. Ничек безнең рөхсәтсез кереп бакчаны утадың? – дип пыр туздылар. Фәрит ык-мык итте дә, тизрәк чыгып китү ягын карады.
Ялгыш кеше кишәрлеген утап, үзләренеке шул килеш калуы гына җитмәгән, тегеләрнекен утаганы өчен гаепле дә булып кала бит хәзер Фәрит. Шулай да кичкә таба кибеткә барып бер ярты алды да күршеләренә кереп китте. Әлеге зәм-зәм суы шешәсен бушатып утырган арада Сәлим бераз йомшара төште, хәтта иртәгә Фәритнең бәрәңгесен уташырга барырга да риза булуын әйтеп куйды.
Фәрит белән Сәлим икенче көнне үк Фәритләрнең бәрәңге бакчасын утый да башладылар, тик эшкә генә икесенең дә күңелләре бик төшеп бармады: Фәритнеке тагын бер бакча эшкәртергә туры килгәнгә инде, ә Сәлимгә билгеле инде, үзенеке уталган булганга, «стимул» юк. Фәрит Сәлимнәрнекен берүзе генә дә атна эчендә башкарып чыккан иде. Бу юлы икәү эшләсәләр дә, тагын атна буена сузылды. Башлаганда күңелләре бик төшенке булса да, эшләре тәмамлангач, алай да кәефләре күтәрелеп киткәндәй булды, чөнки ике бакча да эшкәртелеп бетте бит.
Ә Фәритнең эшкә китәр вакыты да җиткән иде инде. Барып эшли башлагач та әле төннәрен еш кына төшенә уталмаган бәрәңге җирләре кереп, бимазалап бетерде.
 

Хәниф КАЮМОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bearfotos

 

 

«Мәйдан» № 5, 2023 ел 

 

Комментарийлар