Логотип «Мәйдан» журналы

Белер иде

Шаян хикәя.

– Бүген минем ял көнем, дисеңме? Булса соң, булсын. Әнә, шуңа күрә дә инде син эштән кайтышка ашарга пешереп, эчәргә чәй кайнатып куйдым, дисеңме? Һы, әллә исәбең аш-су әзерләп куймаска да идеме? Кара син аны, ә!.. Менә нинди икәнсең син, хатынкае-е-ем.
Тагын нәрсә дисең әле? Малларны көтүдән каршы алып, абзарларга ябып куйдым, дисеңме? Әллә шул эшне дә эшләмәскә идеме исәбең? Алай икә-ә-ән. Ашыкма тәртәгә тибәргә. Монда мин дә бар әле, хатынкае-е-ем.
Кибеттән күп итеп азык-төлек алып кайтып куйдым, дисеңме? Әллә фикерең алып кайтмаска да идеме? Булыр, булыр. Синнән аны да көтәргә мөмкин. Туктале, ашыкма! Монда мин дә бар әле.
Син эштә чакта барлык керләрне дә юып кибәргә элдем, дисеңме? Әллә кер юмаска да уйлаганыеңмы? Әллә аларны мин юар дип көткәниеңме? Юк инде, хатынкаем, мин хәзер акыл утырткан, кырык яшьлек кеше. Анысы ук булмас.
Син кайтышка өйне ялт иттереп куйдым, дисеңме? Әллә җыештырмас та идеңме? Әгәр шуны да эшләмәсәң, мин синең белән торыр дип уйлыйсыңмы?
Нигә күзләреңне әсәртеп карыйсың, минем чит-ят ирләргә каш сикерткәнем юк, ләбаса, дисеңме? Кара син аны, ә!.. Әллә чит-ят ирләргә каш сикертер идеңме? Тот капчыгыңны, сикерттерермен менә мин сиңа!..
– Эх, – дип куйды башыннан шундый уйларны йөгерткәннән соң Хыялбай Буйдагов. – Әгәр дә мәгәр, мин бик тә инсафлы, итагатьле, ягъни мәсәлән, менә дигән, үземә тиң кыз  табып, шуңа өйләнә калсаммы?.. Әйе, әйе, калсам, аның белән әнә шулайрак итеп ызгышыр идем. Белер иде ул аннан соң минем кем икәнлекне.
 

Нәҗип МӘДИЯРОВ

 

Фото: Human фото создан(а) wayhomestudio - ru.freepik.com


 

 

 

 

Комментарийлар