Логотип «Мәйдан» журналы

Ашыгудан ни файда?

Ай-һай тиз дә үтте соң бу җәйге каникул!

Әле кайчан гына тышына «Ну, погоди!» төшерелгән капчыкны асып авылга кайткан идем. Инде менә шушы капчыкны асып китеп тә барам, һәр елны каникулны авылда үткәрәм. Әби янында. Әби әйбәт минем. Бая да ул: «И улым, стансага кадәр дистә чакрымнан да күбрәк, шәй. Бара-бара арырсың инде», — дип калды. «Арымам әле», — дигән идем дә, арымассың, көчкә атлыйм.
Нишләптер минем әби кыбырсык җан. Артыннан куалармыни — ашыга. Мин үзем бер дә ашыкмыйм. Ашыгудан ни файда?
Авылга кайту белән үк ул: «Кыяр утыртасы бар иде, улым. Мунча бакчасындагы калган урынны тирес салып китмәнләп бир әле», — диде.
— Ашыкма, әби, — дим, — утыртырбыз.
Юк, әби үзенекен итте, иртәгесен дә шул кыяр, өч көннән соң да шул кыяр, атна буена кыяр дип үзәккә үтте. Алҗыта торгач, ике атнадан соң китмәнләдем теге урынны. Дөрес, ул вакытта кешенең кыяры чәчәк ата башлаган иде инде. Аның каравы, кеше тозлы кыяр ашаганда, без яшел кыяр ашадык. Әби әле, «сбижий кыяр» дип, күршеләрне дә сыйлап йөргән.
Бакчаны гына китмәнләп бер-ике көн үтүгә, әби:
— Ызандагы печәнне чап, улым, — дип теңкәгә тия башлады. Имеш, күрше малайлары Мәүлетҗан белән Тукран-Генрих кушаматлы Насих үзләренекен чабып та куйганнар.
— Ашыкма, әби, — дим, — чабарбыз.
Чаптым. Тик тегеләр кебек җәй буена ике-өч кат түгел, бер кат кына. Күп чабуга карап печән артмый бит, чөнки үлән шулкадәр кыскарак була. Дөрес, әби: «Картайган инде хәзер безнең печән», — дигән булды. Картайса соң... Карт кәҗәгә карт печән дә ярый ла. Аннары карт печән — экономия ул. Яшь печәнне мал хәзер ашап бетерә. Ә монысын озак чәйни. Печән дә тиз генә бетми.
Кәҗә дигәннән, көн авышып, кояш Артыш тавы битендәге корыган өянке очына кадәр тәгәрәп төштеме — әби көн саен башны әйләндерә. «Көтү каршына бар да, көтү каршына бар, зинһар, алып кайт шул кәҗәне дә, зинһар, лапаска яп».
— Ашыкма, әби, — дим, — алып кайтырмын, ябармын.
Беләм ул кәҗәнең гадәтен: көтү кайткач, су буена элдертсә, тегермән бинасының үткән гасыр бүрәнәләренә ышкынып кашынмаса һәм бил тиңентен әрекмән арасында чемченеп йөрмәсә, күңеле булмый аның. Кешеләрнең бакчасына кереп кунак булып та чыга. Караңгы төшә башлагач кына барып алып кайтам үзен. Дөрес, әби саварга соңга кала. Аның каравы башка кәҗәләрнекенә караганда сөте күбрәк була, тамагы туя. Минем ашыкмаудан файдамы? Файда!
Әби беркөнне иртәнге сәгать дүрттә үк күрше Сәлим абыйның машинасына утырып районга китте. Кәҗәне көтүгә куарга миңа кушты: «Сәгать челтерәгәч тә торырсың, улым, яме», — дигән булды. Челтерәде будильник. Юрганнан башны да чыгармыйча, кул белән генә мендәр янындагы урындыктан капшана-капшана эзләп таптым аны, төймәсенә басып авызын томаладым. Икенче якка борылдым да тагын йокыга киттем, нигә ашыгырга? Йокыдан сәгать унда гына уяндым. Дөрес, кәҗәм көтүдән калды калуын. Аның каравы үзен кич белән алып кайтасы булмады.
Күрәсезме, ашыкмаудан гел файда! Тик менә каникул гына ашыкты — тиз үтте. Иртәгә Беренче сентябрь икән бит. Шуңа күрә бүген китәм. Казанда әни каршы алырга тиеш. Әнә станция дә күренде инде. Тагын бер чакрым чамасы атлыйсы калгандыр. Чү!.. Минем поезд килеп туктаган да түгелме соң? Әллә инде кузгалып та бара? Кузгалды шул. Китә бит, китә. Китте, китте-е-е. Бетте баш. Бүген башка поезд юк бит инде. Их!..
Үзем ашыгып атлаган булдым бит әле. Ашыга-ашыга шабыр тиргә баттым. Тик ни файда соң?! Үзегез күреп торасыз — ашыгудан файда юк.
 

 

Вакыйф НУРИЕВ

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от cookie_studio

 

Комментарийлар