Логотип «Мәйдан» журналы

Аның бәхетле көне

Җәмил эштән кайткач, авыз эченнән генә ниләрдер көйләп, ишекле-түрле йөренде дә, көзге каршысына килеп үзенең елмаюлы йөзен карап алды һәм бик канәгать булып, якында гына торган тумбочкага утырды.

Җәмил эштән кайткач, авыз эченнән генә ниләрдер көйләп, ишекле-түрле йөренде дә, көзге каршысына килеп үзенең елмаюлы йөзен карап алды һәм бик канәгать булып, якында гына торган тумбочкага утырды. Шул ук мәлдә, мылтык ата торган бармагын тешләп, бераз уйланып торды һәм үзенә билгеле булган номерларны җыеп, телефоннан сөйләшергә кереште:

– Әлү, әлү! Барый дус, бу синме? Бик хуп. Беләсеңме, ахири, бүген минем искиткеч шатлыклы көнем бит әле. Малайга унсигез яшь тулды, аңлыйсыңмы син шуны, ә? Төп-төгәл унсигез яшь, иртәгәдән башлап унтугызны җыярга керешә. Вәйт, шулай. Гомер уза. Кайберәүләр аның узганын белми дә калабыз, дип сөйлиләр. Ә мин алай ук дип әйтә алмыйм, Барый дус. Сиздереп, бик нык сиздереп узды ул еллар... Ярый, Барый, хәзергә сүземне тәмамлыйм. Хуш сау булып тор!

– Әлү, әлү! Мидхәт абзый, син үзеңме бу? Бик яхшы, бик һәйбәт. Беләсеңме, Мидхәт ага, хәзерге минутларда минем ничек сөенгәнемне? Әйтсәм әйтим инде, алайса, бүген минем малайга унсигез яшь тулган көн бит... Бу зур сөенечне сезнең белән дә уртаклашыйм, дип шалтыратуым. Ярый, хәзергә хуш, сау булып торыгыз! Сезгә дә шундый ук сөенечле көннәр телим.

– Әлү, әлү! Камил Әсәтович, синме бу? Беләсеңме минем ни өчен шалтыратумны? Бик важный мәсьәлә белән, әлбәттә. Ишетеп тор, бүген абзаңның иң бәхетле, сөенеч чишмәсенең ургып чыккан көне, ягъни, малайга унсигез яшь тулды, аңлыйсыңмы, син шуны, ә?..

– Әлү, әлү! Низами кордаш, исәнлекме, саулыкмы?.. Бик хуп. Беләсеңме минем бүген нинди дәрәҗәдә куануымны? Ничекләр итеп куанмыйсың, ди, кордашкаем, минем малайга унсигез яшь тулды бит, унсигез! Ярый, Низами кордаш, хәзергә хуш иттек.

– Әлү, әлү!

...Җәмил инде әллә унҗиденче, әллә унсигезенче кеше белән сөйләшергә кереште. Ул бүген, үзе әйтмешли, гадәттән тыш дулкынланган, шатланган, сөенгән. Чөнки аның кайдагыдыр малаена дөрестән дә унсигез яшь тулган һәм Җәмил, ниһаять алимент түләүдән котылган иде.

 

Нәҗип МӘДИЯРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от gpointstudio

Комментарийлар