Логотип «Мәйдан» журналы

Аңгыра, имеш

Шаян хикәя.

Күрше йортта янгын булды. Барлык кешеләр дә чыгып беттеләр, дип торганда гына, бер хатын үкереп елап, янгын сүндерүчеләр янына йөгереп килде.
– Минем ирем эчтә калды, нишләптер чыкмый, зинһар өчен шуны коткара күрегез! Ойо-йо-о-ой.
Янгынчылар дөбер-шатыр йөгереп эчкә кереп киттеләр һәм ике минут эчендә, әлеге хатынның ирен ике ягыннан култыклап, җилтерәтеп алып та чыктылар.
– Янып үләргә теләдеңмени, син бездән дә алданрак чыгып йөгергән идең бит, – диделәр аңа күршеләр.
– Минме? Мин эвакуация планы нигезендә чыга идем, – дип сөйли башлады әлеге кеше. – Башта бишенче каттагы схеманы карадым. Анда күрсәтелгән юнәлеш белән дүртенче катка төштем. Андагы схема белән якыннан танышкач, өченче катка йөгердем, анысыннан икенче катка. Бәхетсезлеккә каршы, ул этажда схеманы таба алмадым. Ары чабып, бире йөгереп шуны эзләп йөргәндә, менә бу иптәшләр тотып алдылар да, мәҗбүри рәвештә алып чыктылар. Юкса, шул схема булмаганлыктан, янып үлүем дә ихтимал иде.
– Аңгыра, – диде аңа хатыны, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Нишләп мин аңгыра булыйм, әгәр дә аңгыра булсам, эвакуация маршруты белән чыгарга башым эшләр идемени? Икенче катта схема булмаганга, әллә мин гаеплеме? Ышанмасаң, бар әле, кер дә үзең тикшереп чык, валлаһи газим, ул катта схема юк, – диде ул хатынына, дөрләп янып торган йортны бармагы белән төртеп күрсәтеп.
 

Нәҗип МӘДИЯРОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

Комментарийлар