Логотип «Мәйдан» журналы

Агачка гына менми (Кукмара мәзәкләре)

Хөснетдин бабай атлар сату белән шөгыльләнгән, Кукмараның Комаров байларының итек фабрикасына ат ите җиткереп торган – андагы итек басучыларга көненә берәр кадак (400гр.) исәбеннән итле ашату каралган...

Хөснетдин бабай атлар сату белән шөгыльләнгән, Кукмараның Комаров байларының итек фабрикасына ат ите җиткереп торган – андагы итек басучыларга көненә берәр кадак (400гр.) исәбеннән итле ашату каралган булган. Атлар белән Кукмара базарында да сату иткән. Шулай бер базарда матур гына бер атын сатканда, Ошюмья ары Җәгур килеп:
– Хусни знакум, бер ат кирәк иде, бу атың ничегерәк? – дигәч:
– Күреп торасың, ат бик елгыр, агачка гына менми инде, мине туйдырды, сине дә туйдырыр, – дигән икән.
Икенче базарда теге Җәгур килеп:
– Хусни знакум, син мине атың әйбәт диеп алдагансың, миңа начар ат саткансың. Ул бит күпергә (ул чакта күперләр агач, дөбердәп торалар) керми икән, авылга әллә нинди басулар аша әйләнеп көне буе кайттым, – ди.
–Ю-ук, мин бит сиңа дөресен әйттем, Җәгур. Агачка гына менми дип әйттемме, әйттем! Шул агач күпер бит инде ул, ә син нәрсә уйлаган идең соң? Аннары «мине туйдырды, сине дә туйдырыр» дип әйттемме, әйттем – менә бит син дә туйгансың аннан. Ярар, ошамаса кире китер, саткач акчасын сиңа кайтарырмын, – дигән Хөсни.
Җәгур кире алып килмәгән, берәр җаен тапкандыр инде.
 

Зиннур ЗАКИРОВ


Фото: https://ru.freepik.comИзображение от wirestock


«Мәйдан» № 2, 2023 ел

Комментарийлар