Логотип «Мәйдан» журналы

Сыерлары да ирекле ил – Абхазия

Җиңеллек җиңдеБу сәяхәтнамәне фәлсәфә белән башлыйсым килгән иде. Кемнәрдер диңгез турында ел буе хыяллана, ә кемнәрдер хыялланырга да курка, имеш. Мөмкинлекләре чикле кешеләр дә дөнья гизгәндә, рухы...

Җиңеллек җиңде
Бу сәяхәтнамәне фәлсәфә белән башлыйсым килгән иде. Кемнәрдер диңгез турында ел буе хыяллана, ә кемнәрдер хыялланырга да курка, имеш. Мөмкинлекләре чикле кешеләр дә дөнья гизгәндә, рухы гарип кеше генә өендә утыра, дигән гаҗәеп тирән фикер булырга тиеш иде ул. Алай бормаламыйм әле. Сәяхәтем ничек җиңел һәм матур узса, язмам да шундый җиңел акыллы булсын.
Җиңел акыллы, дип юктан язмадым. Быел диңгезгә барып җитүемнең төп сәбәпчесе, хәтта ки каһарманы – җиңел акылым. Ул көнне әллә кемгә генә ачуланып өйгә кайттым да телефонымны тотып диванга аудым. Экранга чираттагы реклама калкып чыкты: «Казаннан Сочига авиабилетлар 2137 сум гына». Уйлап карасаң, башкаладан авылга кайтып килү өчен шулкадәр үк суммага бензин салам. Җитмәсә, авылда диңгез дә юк, ә анда – кояш, диңгез, пальмалар... Бу уйны баш мием ярты минут эчендә эшкәртте дә, калган ярты минутында инде интернет аша гына Сочига билет сатып алдым. Икенче көнне иртән торып, бер рюкзакка ике алмаш кием, сөлге, җәймә, аптечка салдым да, аэропортка киттем. Анда да алдатмадым: өйдән аэропортка кадәр такси 500 сумга төшәсе иде, ә мин 46 сумга электричка белән бардым. Бу бәяләрне бер дә юктан түгел, сез санап утырсын өчен язам – диңгезгә сәяхәт бик кыйммәт, дип уйлаучыларга гыйбрәт булсын.
Очкычым Сочига кадәр булса да, анда калу ниятем юк иде. Россия эчендә күп сәяхәт итәм: эчке туризм – ташка үлчим, бәяләре галәмдәге йолдызлар кебек буй җитмәслек, әле тиешле шартлары булса икән. Берничә ел элек, Сочига килгәч, диңгез ярындагы барлык кунакханә, кафеларның канализацияләре төнлә диңгезгә чыгуын күрдем дә, мәңгегә гайрәтем чикте. Инде дөресен әйтим, күреп кенә калмадым, төнлә диңгездә су коенам дип хыялланып барган җирдән, ярдагы канауга егылып пычранып кайткан идем. Ә Сочига очуымның төп сәбәбе шул: анда чик якын. Диңгезгә барып җитәсең дә, чикне узып, шул диңгез ярында урнашкан илләрнең берәрсендә каласың. Аларда яр тутырып пычрак акмый.
Юләрнең эше уңа, дигәндәй, очкычтан төшкәндә бер танышымны очраттым. Ул да ялгызы сәяхәткә чыккан икән, сөйләшеп киттек.
– Син хәзер кайсы якка барасың? – дим.
– Җәннәтемә таба, – ди. Менә нәкъ шулай диде.
– Җәннәтең Сочидамы соң, кайда?
– Ю-у-ук! Абхазиядә!
– Мине дә ияртәсеңме соң?
– Барасыңмы әллә? Әйдә! – ди.
Менә шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә, иптәшле булып куйдым. Күңелгә ниндидер сөенеч орлык салды. Беренчедән, мин инде ялгыз түгел идем. Икенчедән, танышым елына дүрт-биш мәртәбә Абхазиягә йөри икән, анда тукталасы урыны да әзер, бар җирне яхшы белә. Шунлыктан, маршрут автобусы белән чиккә кадәр бару, аннары таксига утырып Пицундага юл тоту нибары өч йөз сумга төште. Чикне чыгып, серпантинлы таулардан Гагра шәһәрен узып барганда гына аңыма килгән кебек булдым: карале, кичә кичке сәгать сигездә генә боегып өемдә каңгырап утыра идем, ә бүген таулардан җилдерәм, диңгез һавасы сулыйм. Әнә шул аңыма килгән минутта гына инде ярты көн ашамаганым искә төште, рюкзагымнан перәннекләремне чыгардым. Дөньям тагын да түгәрәкләнде!
 
Уңышлы юлдаш – гаҗәеп сәяхәт!
Бу урында туктап, озын-озак итеп юлдашыма мәдхия укырга телим. Нинди савапларым өчен Тәңре шундый бүләк ясагандыр, үзем дә аңламыйм, әмма юлдаштан бик уңдым. Әгәр эшеңнән арысаң, баш мие регистрларын үзгәртү өчен, бөтенләй башка режимга күчеп, бүтән эшкә алынырга кирәк, диләр. Юлдашым шундый булды ки, телисеңме-теләмисеңме, регистрларны башка ешлыкка күчерергә туры килде.
Мәсәлән, юлдаш-иптәшем, иртәнге җидедә торып-киенеп, диңгездә коенырга төшеп китәргә ярата икән. Ул бу гамәлен бик җиңел генә аңлатты: «Көн кызуланганчы төшеп менсәң, рәхәт була, чөнки 35-40 градуста йөрү хәлне ала», – диде. Аннан соң, иртәнге сәгатьтә анда дельфиннар да була, имеш. Шулай итеп, иртүк торып, сөлгеләр тотып, көн дә диңгезгә төшә башладык. Ул сәгатьтә пляжда ул да мин генә, су чәчрәтеп чабышып йөрибез – Голливуд киноларың бер читтә торсын! Һәр көн иртән диңгездә дельфиннар белән уйнап мәш килдек, дип алдап тормыйм, чөнки аларны иртәнге якта бер дә күрмәдем. Анысы мине йокыдан кузгату өчен бер әкият кенә булмадымы икән, дигән шигем бар.
Юлдашым белән экскурсияләр сайлау да бер галәмәт булды.
– Әйдә, рафтингка барабыз! Шарлавыкларда көймәдә йөзәбез, ишкәкләр ишә-ишә берәр дулкында көймә белән ишеләбез, каныбыз кайнап торачак, – дим мин.
– Әйдә, Сухумга, ботаника бакчасына барабыз да, аннары тауга, Игорь дәдәйнең бакчасына менеп инжир ашыйбыз, – ди ул.
– Юк инде, бакчада алма җыеп, шуны малларга турап та арыдым. Кеше бакчасында да җимеш җыеп йөрер хәлем юк. Сухумдагы ботаника бакчасында да булганым бар, – дип каршы төшәм мин.
Нәтиҗәдә, без күлгә балык тотарга китәбез. Юлдашым соңыннан ул балыклардан бар кунакханә халкы ашарлык уха әзерли.
Кичнең бер сәгатендә юлдашымның будильнигы шалтырый, һәм без кабат диңгезгә чабабыз. Бу юлы кояш баешын карарга баруыбыз. Диңгездә була торып, мондагы кояшны көн дә озатып калмау зур гөнаһлардан дип исәпли иптәшем.
Инде кояш баеп беткәч, ашарга китәбез. Иң мөһимен язарга оныта язганмын: юлдашым ашарга яратмый булып чыкты бит. Ул, гомумән, кояш энергиясе белән генә тукланамы шунда – беркайчан да ашыйсы килми. Ярый әле, исенә төшереп торырга мин бар! «Төшке аш җитә бит инде, без әле һаман ашамаган», – дип мыжгыйм, иртәнге диңгездән кайткан чакта. «Әбәд җитте бит инде, әйдә, перәннек белән чәй эчик», – дим тагын бераздан. Аннары: «Кичке аш соңга кала бит инде, әйдә, ашыйк», – дим. «Син ашап үләсең, кызый! Әйдә, перәннекне булса да төшереп калдырыйк!» – ди ул. «Мин булмасам, син монда ачка үләр идең, тәмам кораңгыш таягына калгансың!» Шул рәвешле тарткалашып алабыз да барыбер ашарга китәбез.
Инде кояш та баегач, ашап та алгач, иптәшемнең тере музыка тыңлыйсы килә башлый, һәм без урамдагы берәр музыкаль чараны эзләп китәбез. Ул тыңлый, ә мин биим. Күңелле!
Юк, анда әллә ни озак юанмыйбыз, чөнки кабат диңгезгә юл тотабыз. Бу юлы иптәшемнең ай юлын күрәсе килә. Мин романтик түгел. Бәлки, төнлә Сочи пляжында йөреп пычракка батканчы, ул романтизм миндә дә булгандыр, кем белә?! Кыскасы, ул ай юлы ике ятып бер төшемә кергән әйбер түгел. Тик бу зур хатам һәм югалтуым булган. Нинди диңгезләрдә йөреп тә, андагы ай юлын карамыйча, үземне шундый гаҗәеп манзарадан мәхрүм иткәнмен!
Төн уртасында Кипарис аллеясы аша өйгә атлыйбыз. Юл өстендә ниндидер парк аша үтәбез һәм фонарьлар белән яктыртылган шул паркта ара-тирә сыерлар очравына гаҗәпләнәбез. Төгәлрәге, моңа мин шаккатам, ә юлдашым инде ияләнгән.
– Менә, карале, аларның ялкау һәм иркә сыерлары да җәннәттә яши бит. Үз тормышларына үзләре хуҗа: кайда телиләр – шунда куналар. Ятасылары килсә – яталар, торасылары килсә – торалар. Аларның койрыгын да, мөгезен дә кисмиләр. Хуҗалары эзләп табып сөтен сава да, сыер җәннәттә рәхәт чигүен дәвам итә, – дип фәлсәфә сата юлдашым.
Ул авыр сулый. Инде кайтып яткач, ул шушы җирләрдә йорт алырга хыяллануын, җирләрнең дә арзан торуын сөйли башлый. Без ярты төн сөйләшеп ятабыз. Ул мине җирле кануннар белән дә таныштыра.
Абхазиягә Мәскәү байлары килеп, биредә җирләр сатып ала башлагач, закон кабул итеп куйганнар икән: Абхазия гражданлыгы булмаган кеше анда җир сатып ала алмый. Җирле халык шулай итеп мөстәкыйльлеген саклый, чит халыкларның алар җиренә хуҗа булуына каршы төшә. Югыйсә, Абхазиядә яшәүче һәр абхазның ике гражданлыгы бар: үз иленнән тыш, алар Россия гражданы да санала. Аларга рус җиренә ишекләр ачык, ә русларга аларның ишеге ябык булып чыга. Татарны хәйләкәр дигән булалар тагын, аларның әле абхазларны күргәннәре юк...
 
Акча санауга кире кайтып...
Сәяхәтнамә башында акча саный башлаган идем, җиңел акыл үзенекен итте – сыерлар артыннан китте... Без өч катлы шәхси кунакханәгә тукталдык. Урнашканда ук бәясен килештек: хуҗа кеше һәркайсыбызның тәүлегенә бишәр йөз сум түләвенә риза булды. Дөресен генә әйткәндә, бу да юлдашыма тигән әҗер: ул бирегә еш килеп йөргәнгә, гел шушы кунакханәгә тукталганга, аңа бәя шундый гына. Аның белән бергә миңа да! Чынлыкта, бәрхет сезонда, август-сентябрь айларында, Пицунда тирәсендә андый бәяләрне табып булмый. Кимендә ике тапкыр кыйммәтрәк сорыйлар, гадәттә, кеше башына тәүлеге мең ярымнан йөри.
Быел сезон Абхазия өчен бик уңышлы булган. Шулкадәр уңышлы ки, анда барып эләксәң, коронавирус дигән чирнең булуы һәм барлыгы да онытыла. Битлек кию бөтенләй юк. Авыручылар да юк бугай. Һәрхәлдә, безнең маршрут автобусларындагы кебек йөткереп йөрүчеләр очрамады.
Узган ел туристлар килә алмагач, хәзер абхазлар күпкә кунакчылга әйләнгән, туристларның кыйммәтен аңлаганнар. Аларның бөтен көнкүреш акчасы шул туристлардан килә бит. Якты йөз, тәмле сүз белән бергә, бәяләр дә шактый арткан. Кафега бер кереп ашап чыгу алты-җиде йөз сумга баса. Ир кешегә ул әле тагын да кыйммәтрәк чыгадыр. Без, әлбәттә, кафе-ресторан юлын бик таптамаска тырыштык, саран татар холкы үзенекен итте: пешереп ашадык.
Август-сентябрь – аларда фундук һәм инжир сезоны. Эссе көндә аның белән генә дә тамак туйдырып була: килосын йөз сумга гына сатып аласың да – рәхәтләнәсең. Шул ук тазә инжирның бер данәсе безнең Казан базарында 50 сумнан башлана, шуңа аны үтләгәнче ашадык бугай. Киви, фейхоа, кедр чикләвеге һәм тагын әллә нинди экзотик кайнатмалар, шәраб-коньяклар, Төркия якын булгач, аларның баллы сыйлары – безнең ише туристлар ябырылып ашый-эчә торган нигъмәт.
Ни кызганыч, анда яшелчә кыйммәт. Җимешләр арзан, чөнки үстерәсе юк, иренмичә җыярга гына кирәк. Ә яшелчәгә кул хезмәте керә, шуңа кыяр анда – ике йөз сум. Томат өчен климат яхшы булуына һәм ишелеп уңуына карамастан, анысы да шул бәя. Карбыз да бездәгедән ике тапкыр кыйммәт: нәкъ сезонында килосы утыз-кырык сум иде.
Диңгезгә төшүебезнең берсендә, очраклы гына моторлы көймәгә утырып, Горбачевның дачасына экскурсиягә барып кайттык. СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевның хатыны Рәисә Максим кызы салдырган ул биш катлы дача, 1990 елга кадәр үк ничек салынган булса, шулай тора, дәүләт бюджетында аны сипләргә акча юк икән. Югыйсә, дачаның соңгы катын туристларга да арендага бирәләр, анда экскурсияләр үткәреп, билетка һәр кешедән ике йөз иллешәр сум да җыялар, әмма барыбер җитми... Сталинның да Абхазиядәге биш дачасы, шул дачага менә торган баскычлары инде күгәрек гөмбәләр белән каплана башлаган. Ялкау ята торыр, бәхете арта торыр, дигән кебек, абхазларга табигать һәммәсен өеп биргән: яхшы климат, җимешле-сыйлы җир, диңгез, советлар вакытында ук төзеп калдырылган санаторий-курортлар, йөзләгән биналар. Аларны яхшылап сакларга һәм карап торырга гына кирәк, вә ләкин бу да зур хезмәт шул.
Тик мин барыбер аларга сокланып кайттым әле. Без, тырыш татар халкы, аларны берничек тә сүгеп утыра алмыйбыз. Хакыбыз юк! Абхазия бүген 8 660 квадрат километр җире һәм нибары 250 мең кешесе булган мөстәкыйль дәүләт булып яши бирә.
Хәзер язып арысам да, анда чакта ял итеп арымадым. Кайтасы килми интектем. Әйтсәм әйтим, кайту ягы бераз проблемалы да булды: 30-31 августка авиабилет бәяләре биш-алты тапкырга сикерде. Юлдашым укытучы булгач, аңа мәктәпкә кайтып җитәргә кирәк иде, ул тугыз  мең сумга билет алды. Ә мин калып тордым әле: икенче сентябрьдән соң бәяләр кабат төшәчәген белеп куанып, һаман вакыт суздым. Ахыр чиктә, үземә уңайлы вакытны сайлап, килгән бәягә диярлек билет сатып алдым.
Крылов үз мәсәлләрен зирәк фикер белән тәмамлаган төсле, минем сәяхәт тә берничә гакыл белән тәмамланды.
Курыкма! Яңа сәяхәтләрдән, маҗаралардан, юлдашлардан курыкма, куркып яшәү чирдән дә начаррак.
Диңгезгә бару-кайту кыйммәт түгел, аны артык озак хыяллану гына кыйммәтләндерә.
Ашыкма, артыгын көчәнмә! Ял итә белергә өйрән!
 
img_20210828_005819

Эльвира ФАТЫЙХОВА


Фото: Эльвира ФАТЫЙХОВА






«Мәйдан» №12, 2021 ел



Комментарийлар