Логотип «Мәйдан» журналы

Исән-сау бул, Кыргызстан!

 «Адамга эң кыйыны – күн сайын адам болуу». Кыргыз халкының Бөек язучысы Чыңгыз Айтматовның Ата-Бейитта куелган истәлек ташына уеп язылган сүзләр бу. Әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының татар милләт...

 
«Адамга эң кыйыны – күн сайын адам болуу».
 
image-05-01-16-05-11-6
Кыргыз халкының Бөек язучысы Чыңгыз Айтматовның Ата-Бейитта куелган истәлек ташына уеп язылган сүзләр бу. Әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының татар милләтеннән булуын да искә алгач, күңелдә: «Безнеке дә бит ул», – дигән горурлык хисе уяна. Рәхәт булып китә.
Бишенче халыкара «АРТ-ОРДО» театраль фестивалендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы исеменнән Чаллы дәүләт татар драма театры француз драматургы Жеральд Сиблейраның «Тирәкләр шаулый җирдә» исемле драмасы белән чыгыш ясады.
Спектакль Чыңгыз Айтматов исемендәге рус драма театрында үтте. Зал тамашачылар белән тулы иде. Без күргән бүтән фестивальләрдән аермалы буларак, СССРның халык артисты Асанали Ашимов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри да, театр тәнкыйтьчеләре дә, тулы составта барлык спектакльләрне дә карап, тиешле бәяләрен бирделәр.
Исеме җисеменә туры килгән фестивальнең – «АРТ-ОРДО». Шуңа күрә монда төрки театрлар гына иде. Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан һәм Татарстаннан унике театр катнашты. Без бер атна вакыт эчендә төрле илләрдән килгән режиссерлар, артистлар, рәссамнар, композиторлар белән танышып, туганлашып беттек. Бик җылы каршы алдылар безне төрки туганнарыбыз.
Кыргыз республикасының башкаласы Бишкәк миллионга якын кеше яши торган шәһәр икән. Монда түбәләре күккә ашкан йортлар юк дәрәҗәсендә. Көн саен ничә баллы булса да җир тетри диделәр. Бөтен дөньяны иңләп торган, сыер абзарларына охшаган «Мәскәүески» кибетләр дә күренми. Халык гади һәм үзенчә яши. Һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Урам тулы машина. «Жигули»лар юк дәрәҗәсендә. Уң рульле чит ил машиналары күбрәк күренә.
Урамнарны аркылы чыккан чакта, бездәге кебек як-ягыңа карамыйча, бер кулыңа телефон тотып, икенче кулың белән арба тартып барсаң, таптап китәргә дә күп сорап тормыйлар. Тотылган автомобильләр бездәгедән ике тапкыр арзанрак. Бензин бәясе 43-45 сум. Безнеңчә 40-43 сум була инде.
Телебездә дә әллә нинди аерма юк. Кыргыз дусларыбыз белән алар үзләренчә, без үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрдек. «Манас» аэропортына килеп төшкәч тә Тынычлык исемле шофер егет белән танышкан идек. «Нигә шундый исем куштылар», – дим. «Без гаиләдә бик күп. Мин тугач, әти әнигә: «Җитәр инде, әйдә тынычланыйк», – дигән. Шуннан мин Тынычлык булып киткәнмен», – ди. Кыргызча да бик матур сүзләр өйрәтте. Бер – бер, ике – ике, өч – өч, күз – күз, колак – колак, авыз – авыз, каш – каш, борын – борын, йөрәк – йөрәк, корсак – корсак... һәм башкалар. Рәхмәт сиңа Тынычлык, безне кыргыз телендә сөйләшергә өйрәткәнең өчен. Бер-берсе белән очрашканда алар, татарлар кебек, исән икәнлекне күреп торсалар да, «исәнмесез» димиләр, ә «сәламәтмесез» диләр. Болай исәнләшү, минемчә, дөресрәктер кебек.
Бу илдә халык гади дигән идем. Без Кыргыз республикасының мәдәният, информация һәм туризм министры Алтынбәк Максутов белән урамда очрашып күрештек. Министрлыкка да кердек. Берәү дә: «Кая барасыз?» – дип сорамады. Формалы кешеләр дә юк иде шикелле.
Шул ук бинада «Туган тел» татар-башкорт мәдәният үзәге урнашкан. Президенты – Үлмәсколова Гөлсинә Хәйдәр кызы. Бу үзәккә 1989 елда нигез салынган. Шул вакыт эчендә бик күп Сабантуйлар, Корбан бәйрәмнәре, Ураза бәйрәмнәре, «Уйна, гармун!» һәм башка бәйрәмнәр үткәргәннәр. Бу үзәк ярдәмендә алтмыштан артык студент Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм башка институтларга укырга кергән. «Туган тел» үзәгендә бик җылы очрашу булды. Театрыбызның директоры Рашат Фәйзерахманов һәм Гөлсинә Үлмәсколова бүләкләр алыштылар. Алар чәкчәкле булды, без кыргыз түбәтәе кидек. Спектакль вакытында зал тулы булды дигән идем бит. Залны үзебезнең тамашачылар белән тутыруда да Гөлсинә ханымның һәм башка милләттәшләребезнең зур хезмәте кергән булып чыкты. Спектакль алдыннан Рашат Фәйзерахмановның тамашачыларны һәм жюрины кыргыз, татар һәм рус телләрендә сәламләве дә залда утырган халыкларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.
«Достук» радиосы аша атнасына бер тапкыр татар телендә унбиш минутлык кына булса да тапшырулар алып баралар икән. Безнең театр турында да тапшыру булды. Радиотапшыруларны Гөлгенә Шоңкарова әзерли һәм алып та бара. Үзе сөйләгәннәре буенча, аның ерак бабалары Арча районы Орнашбаш авылыннан Кытайга күчеп киткән булганнар. Ә академик Миркасыйм Госманов аның туганнан туган абыйсы булып чыкты.
Милләттәшләребез безне тауларга сәяхәткә дә алып бардылар. Ала-Тауның бер тармагы булган Ала-Арча тарлавыгы иде ул. Менә кайда икән ул дөньядагы иң гүзәл җирләрнең берсе! Бишкәктә көз булса да, монда инде кыш иде. Түбәләре күккә тигән өчәр, бишәр километр биеклектәге таулар арасында йөрү бәхетенә ирештек без. Кыш үзенә бертөрле, матур бит ул. Үзәнлектә ага торган Арча елгасы ярларын һәм тау башларын арча агачлары каплап алган. Бездә аларны артыш дип тә йөртәләр. Үзем дә Арча ягыннан булгангамы, миңа ул агачлар туганнарым шикелле якын тоелды. Мин аннан төрле орлыклар һәм ташлар алып кайттым. Истәлеккә булсын. Орлыклар үсеп тә китәрләр әле. Чыңгыз Айтматовның бабаларының туган ягы Кукмара җирләрендә дә шушындый ук агачлар үсә бит. Бәлки монда без үзебез дә белми һәм аңламый торган җепләр- тамырлар белән бәйләнешләр бардыр? Чөнки арча агачы өч мең ел яши икән. Тамырлары да череми. Ташка әйләнә.
Кыргыз республикасының президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәйсә Атамбаева һәм Гөлсинә ханымның тырышлыгы белән безгә, ял көне булса да, Кыргыз Дәүләт тарих музеен күрсәттеләр. Анда, алтын эшләнмәләр белән беррәттән, Арча елгасы буенда табылган бик зур чуерташ та саклана. Ташка борынгы рун хәрефләре белән мондый сүзләр чокып язылган:
«Сез көтеп алынган кунаклар булдыгыз. Сине акыллы һәм бай кешеләр һәрвакыт мактап һәм юксынып искә алырлар».
Шушы борынгы сүзләрне укыгач, башка әллә нинди фәлсәфи уйлар килә.
Ала-Тауның иң биек нокталарыннан көч алган су, Арча елгасына әверелеп, ташларны шомартып бәрелеп ургыла да, арыклар аша агып, Бишкәкнең үзәк мәйданына килеп керә. Андагы агачларны, фонтаннарны, чәчәк түтәлләрен, күп сандагы һәйкәл- потларны сугара.
Таулардан агып төшкән чип-чиста тереклек суының ярдәме тиядер инде: өсләренә кар яуса да, үзәк урамнарда, паркларда розалар һәм башка үсемлекләр шаулап чәчәк атып утыра. Тиеннәр агачтан-агачка сикереп кышка әзерләнәләр, чикләвек җыялар. Үзәк мәйдан буйлап төрледән-төрле велосипедларда, велорикшаларда сәяхәт итәргә мөмкин. Безгә дә алардан үрнәк алырга була. Инде без китәргә җыенып йөргәндә, шушы мәйданга хөкүмәт йортыннан бер өлкән яшьтәге кеше йөгереп чыкты. Таныштык. Исеме Каип. Яшьтәшләр булып чыктык. Кыргыз хөкүмәтендә зур урында эшли икән.
– Сезнең Чаллыдан икәнегезне алданрак белмәдем. Студентлар отряды җитәкчесе буларак, 1972–1975 елларда мин Чаллыны төзешкән идем. Анда яшьлек елларымның иң яхшы мизгелләре калды, – дип, сораулар яудырды.
Мин дә шул еллардан бирле Чаллыда яшәвем сәбәпле, аңа бер генә сорау бирдем:
– Кичләрен биергә кая йөрдегез?
– Гренадага! Пятачекларга!!
– Үзебезнеке икәнсең, Каип! Кунакка кил!
Аның күзләрендә яшь иде...
2010 елда кеше хокуклары өчен көрәшеп, шушы мәйданда һәлак булган егет һәм кызларга да һәйкәл куелган. Ак белән кара дивар бәрелешә. Арасында бер гаепсез кешеләр.
Мәйдан уртасында атка атланып, кылыч тотып торган кыргыз халкының милли герое Манас, барлык халыкларны да тигез, тыныч яшәргә чакыра.
«Күп илләрне таптап куш кылдым.
Халкымны җыеп йорт кылдым».
Без Бишкәктән китәр алдыннан шәһәргә миллионлаган кара каргалар килеп тулды. Кунып ял итәр өчен җир эзләп озак әйләнде алар. Әфганстан каргалары икән. Ул якларда сугыш бара. Кошларга да, тереклек ияләренә дә, табигатькә дә тынычлык кирәк. Шушында гына кышлыйсылары килә бугай...
Сәламәтлектә бул, Кыргызстан! Без сине чын күңелдән үз күрдек! Тырыш һәм ачык йөзле халкыңны яраттык! Бишкәкнең иң яхшы кунакханәләрендә яшәдек. Дөньяның иң зур тирмәсендә кунак булып күңел ачтык, кыргыз халкының милли музыка коралы, арча агачыннан эшләнгән «кыл-кыяктан» чыккан сихри музыканы таң калып тыңладык.
Тагын да исән-сау күрешергә язсын. Без бу халыкара театраль фестивальдән «Иң яхшы артистлар ансамбле» дигән дәрәҗәле диплом һәм кубок алып китәбез. Безнең әле Хан-Тәңрене күреп хозурланасыбыз, Ала-Арчаның мәк чәчәгенә төренгән гүзәл чагын күрәсебез, Ыссык-Күлдә су коенасыбыз бар.
Яңа дусларыбыз Җәмилә, Гөлсинә, Сөенбәк, Нурлан, Полат, Нурсолтан, Гөлгенә, Эмиль, Каип, Насыят, Элбарчын, Бабур, Мухаммадулло, Тынычлык, Хәергөл һәм башка бик күп туганнарыбыз белән тагын бер тапкыр гына булса да күрешәсебез килә.
Исән-сау бул, Кыргызстан!
 
 
Чыңгыз Айтматов мемориалында Чыңгыз Айтматов мемориалында
 
image-05-01-16-05-11-27
 
image-05-01-16-05-11-8
 
 

Комментарийлар