Логотип «Мәйдан» журналы

Тозак (Ләис Зөлкарнәйнең «Кыргын» исемле бәяны буенча)

Фаҗига. 10 күренештәКатнашалар:Айдынбикә – Кам Ана, йолаларны, ыруны саклаучыСәнҗәрә – аның оныгы, җитү кызЕгет – урман кешесеСузгынбикә – илбикәКуравыч – кол хатынКылчын алпар – каравыл башлыгыКүксә1...

Фаҗига. 10 күренештә
Катнашалар:
Айдынбикә – Кам Ана, йолаларны, ыруны саклаучы
Сәнҗәрә – аның оныгы, җитү кыз
Егет – урман кешесе
Сузгынбикә – илбикә
Куравыч – кол хатын
Кылчын алпар – каравыл башлыгы
Күксә
1 нче нөгәр
2 нче нөгәр
1 нче шемәкче (сихерче)
2 нче шемәкче
3 нче шемәкче
4 нче шемәкче
Чирле урман кешесе
Сәнҗәрәнең дус кызлары, сакчылар.
Вакыйгалар тәңречелек чорында Ык буендагы төрки кабиләләрнең берсендә бара.
 
Беренче күренеш
Көз башы. Бик матур урман акланы. Артта – каенлык. Алгы планда куаклар, бүре куагы кызарып утыра. Еракта ау мөгезе кычкырткан, шакылдавыклар шакылдаткан, дубай каккан, этләр абалаган, һай-һаулап киек-җанварлар куган тавышлар ишетелә. Тавышлар тына бара. Атлар туктаткан тавышлар килә – бу Йорт би кызы Сәнҗәрәнең дус кызлары белән ау тәмамлангач акланга ял итәргә килеп туктавы. Кулларына шакылдавыклар, күн дубайлар (барабаннар) тоткан бер төркем кыз сәхнәгә керә, араларында Сәнҗәрә дә бар.
 
Беренче кыз. Һай, нинди матур аклан! Шушында бераз ял итик, кызлар.
Икенче кыз. Әйе шул, бигрәк матур! Йә, кызлар, ау ошадымы?
Өченче кыз. Ошады! Мин төлке куыштым. Әй хәйләкәр дә инде үзе, мине алдаламакчы булган иде дә, этләр дә килеп чыккач, биреште тагын, поскыннар каршына чабарга мәҗбүр булды.
Беренче кыз. Ә мин, ә мин куян куыштым!
Икенче кыз. Ә минем каршыма урман арасыннан зур мөгезле поши килеп чыккач, куркуымнан аттан егылып төшә яздым, ярый әле атым акыллы булды, юкса беткән иде баш.
Өченче кыз. Шулай булмый, синең бит әле ауга да беренче генә чыгуың. Курыксаң да гаҗәп түгел... Сәнҗәрә! Син ник бер дә дәшмисең, сиңа  нәрсә очрады? Нигә боектың әле, бөтен кеше шатланганда?
Сәнҗәрә. Әем лә! Минем ат алдынан гына бер зур эт чаба иде. Шул эт куак арасыннан сикереп чыккан куянны капты да өзде. Шуны күргәч, кинәт кенә күңелем төште, дәртем сүнде.
Беренче кыз. Шул куянны кызганасыңмы? Ул барыбер беркая да кача алмас иде. Куян гына түгел, усал бүреләр дә, аюлар да беркая да китә алмады бүген.
Икенче кыз. Атаң – Йорт би канәгать калгандыр инде бүген, ау бик уңышлы булды бит.
Өченче кыз. (Аклан тирәсеннән урап килә.) Кызлар, бу якта бик матур түгәрәк кенә күл бар, әйдәгез, юынып алабыз.
Беренче кыз. Әйдәгез, әйдәгез! Әйдә, Сәнҗәрә!
Икенче кыз. Киттек. (Чыгып китәләр. Сәнҗәрә ялгыз кала.)
Сәнҗәрә. (Бүре куагы төбенә иелә.) Әнекәем лә! Тереут үләне! Кара әле, ничек качып кына утыра! Сабак-яфраклары кызарган үзенең – ут төсе кергән, димәк, тамырын алыр вакыт җиткән. Көз җитте шул, табигатьтә бар да өлгерде. Кая, тамырын казып алыйм әле... Әбием әйткән иде: «Тереут кеше күзеннән качып үсә, аны тапкан кеше бәхетен дә таба», – дип. Чынмы икән? Әбием әйткәч, чындыр инде, нишләп чын булмасын, ди. Әбием бит бөтен төрле үләнне дә белә. (Хәнҗәрен кынысыннан чыгарып, үләнне казып алырга керешә.) Тереутны тапкан кеше озак яши, ди әбием. (Казый.) Тереутны таптым, бәхетемне генә табасым калды.
 
Куркыныч итеп ерткыч җанвар ырылдаган тавыш килә, Сәнҗәрә янына гына гөрселдәп селәүсен килеп төшә, аяклары белән бер-ике чәбәләнә дә, тынып кала. Җанварның күкрәгеннән ук башагы тырпаеп тора. Сәнҗәрә коты очып сикереп тора. Һушына килеп борылып караса, каен янында басып торучы егетне күрә. Егет аңа карап елмая. Сәнҗәрәнең кулыннан хәнҗәре төшеп китә, аяклары ирексездән егет ягына атлый – бер адым, ике адым...
 
Сәнҗәрә. Аһ, егет! Син кем? (Егеткә якынрак килә, йөзенә текәлеп карый.) Син минем коткаручыммы? Бу куркыныч селәүсенне син үтердеңме?
Егет. Әйе, чибәр кыз! Бәхетеңә, мин аны сине күргәнче үк күреп алдым. Аучылар, этләр тавышыннан куркыптырмы, агач башына менеп поскан. Тавыш тынгач, сиңа һөҗүм итәргә уйлады, ахры, менә шунда минем угыма эләкте дә инде.
Сәнҗәрә. (Селәүсен янына барып, егетнең угын тартып ала.) Төз атасың икән, егет. Нәкъ йөрәгенә тидергәнсең... (Укны егеткә бирә. Егетнең күзләренә карап.) Ә синең күзләрең шундый зәңгәр, шундый зәңгәр... Зәңгәр күк төсле...
Егет. (Шулай ук Сәнҗәрәнең күзләренә карап.) Ә синең күзләрең, чибәр кыз, кап-кара, кара төн кебек кара... Исемең ничек, чибәр кыз?
Сәнҗәрә. Ах, син нинди җитез, урман егете!.. Табышыңны ал да китү ягын кара, хәзер монда минем дус кызларым киләчәк.
Егет. Бу табышымнан мин сиңа бүләк әзерләячәкмен, чибәр кыз! Тагын кайчан күрешербез икән?
 
Шул вакыт кызларның «Сәнҗәрә!» дип кычкырганнары ишетелә. Тавышлар якыная.
 
Егет. (Шатланып.) Менә, исемеңне дә белдем! Сәнҗәрә! Нинди матур исем! Шундый матур исем дә була икән, Сәнҗәрә! Сәнҗәрә! Сәнҗәрә!
Сәнҗәрә. (Турсаеп.) Шулай бар теләкләрең дә бик тиз генә үтәлер дисеңме, егет?
Егет. Һай, чибәрем! Йә инде, ачуланма, кызларың бит синнән башка бер минут та тора алмыйлар. Аларга үпкәлә. (Сәнҗәрәнең кулларыннын тота.) Йә, кайчан күрешәбез тагын?
Сәнҗәрә. (Кулларын алмый, егеткә карамыйча гына.) Бу якларга без язын карга боткасына киләчәкбез. Шуңа кадәр көтә алсаң, мине тагын күрерсең.
 
Кызлар тагын «Сәнҗәрә!» дип кычкырып якынаялар. Берсе йөгереп акланга ук килеп керә. Егет, агач артына яшеренеп, юкка ук чыга.
 
Беренче кыз. Сәнҗәрә! Менә бит Сәнҗәрә?
 
Кызлар  керә.
 
Икенче кыз. Сәнҗәрә, ни эшләп торасың, нигә безнең янга төшмәдең?
Өченче кыз. (Якын ук килеп.) Ни булды сиңа, Сәнҗәрә? Сәнҗәрәкәй?! Әллә авырыйсыңмы?
Сәнҗәрә. Юк ла, ни эшләп авырыйм, ди.
Беренче кыз. (Ниһаять, селәүсенне күрә.) Һа-а! Карагыз әле, карагыз! Без киек-җанвар куып, чыпчык та тота алмадык, ә ул, бездән калып, селәүсен атып алган! Кая, канҗагыңа асып куйыйк аягыннан.
Сәнҗәрә. Тия күрмәгез, кызлар. Зәңгәр күзле урман иясенең табышы ул.
Беренче кыз. Аһ, нинди зәңгәр күзле урман иясе ул тагын? Бездән калып, кем белән күрештең әле син, ә?! (Шаярталар, көлешәләр.) Кая ул урман егете? (Эзләгән булалар.)
Сәнҗәрә. Юк ла, кызлар, күреп кенә калдым үзем дә. Шул миңа ташланган селәүсенне ул атып алган. Мин куркыныч җанвар тавышыннан куркып катып калган идем. Һушыма килсәм, каен төбендә миңа карап бер егет басып тора. Кулында җәясе. Мин аңа бер сүз дә әйтеп өлгермәдем, зәңгәр күзләрен генә күрдем. Ул арада булмады, сез кычкырырга тотындыгыз. Шуннан ул эрегәндәй юкка чыкты да куйды. Монавындый куркыныч ерткычтан коткарганы өчен рәхмәт тә әйтә алмый калдым үзенә.
Икенче кыз. (Агачлар арасыннан эзләнеп килә.) Шулай инде, урман егете булгач, үз урманында теләсә ничек яшеренә ала.
Беренче кыз. (Сәнҗәрәгә.) Шулай да, егеткә рәхмәтеңне белдерергә кирәк булыр.
Сәнҗәрә. Ничек итеп әйтәсең аңа хәзер, ул юк бит.
Беренче кыз. Кычкырып әйт. Рәхмәт, егет, мине коткаруыңа, диген. Ул әллә кая китмәде инде, шушында, якында гына яшеренгән. Тик без аны мәңге дә таба алмаячакбыз Ул бит урман кешесе. Монда һәр агач, һәр куак, үлән – аның сакчысы.
Сәнҗәрә. (Оялып.) Һай, кызлар, оялам!
Икенче кыз. (Сәнҗәрәгә карап.) Ах, кызый! Ни булды синең белән бүген, ә?! Йә, әйдә, әйт инде рәхмәтеңне.
Сәнҗәрә. (Эндәшергә итә, булдыра алмый.) Юк, кызлар, мин оялам.
Икенче кыз. Ярар, кызлар, бергәләп әйтик алай булгач. (Бергәләп кычкыралар.) Рәхмәт сиңа, урман егете! Табышыңа тимибез, килеп ал!
Сәнҗәрә. Әйдәгез, кайтыйк инде, кызлар. Карагыз аны, бу хәлләрне берәүгә дә сөйләмәгез. Кеше аягы басылгач, үзе килеп алыр табышын.
Кызлар. Әйтмәбез, әйтмәбез. Әйдәгез, кайтыйк.
 
Кызлар, җыйнаулашып, артларына борылып карый-карый, чыгып китәләр.
Пәрдә.
 
2 нче күренеш
Кам Ана тирмәсе. Биек сандык, аның өстенә юрган-мендәрләр өелгән. Уртада учак. Ишек янында куравыч ята торган тәбәнәк кенә урын-җир. Бер якта биек урындык, аның башына кара төстәге җилән эленгән. Урындыкның ян-ягына ике тәкә башы сөяге куелган. Пәрдә ачылганда, тирмәдә куравыч кына. Кам Ана керә.
 
Кам Ана. (Канәгатьлек белән үзалдына сөйләнә.) Йоклый торыным! Ал юрганнар ябынып, берни белми йоклый, сабыем! Йокла, балам, йокла, колынчагым! Үсмер чакларда йокы аеруча да татлы булучан ул. Дөнья гамьнәре башыңа тулгач кына төннәр озын була башлый. Йокы да йокы түгел, әллә черем итү, әллә төш, белмәссең...
 
Куравыч, җилән алып, Кам ананың иңенә сала. Болай да мәһабәт кыяфәтле Кам Ана тагын да мәһабәтрәк булып китә. Үзе ишек төбенә барып баса.
 
Кам Ана. Йорт би – Аккучкар улымнан хәбәр юкмы?
Куравыч. Юк, Кам Ана, бер хәбәр дә юк.
Кам Ана. (Ачуланып, үзалдына сөйләнә.) Бу каеклы угрыларга ни җитмәгән инде тагын... Урман кешеләренең ел да барымтага килеп, көтү-көтү малларны куып алып китүе генә җитмәгән... Һе, язгы ташуны ничек көтеп алганнар диген? Кар суы белән һөҗүм иттеләр бит... Өйрәнделәр, килеп халыкны талап китәргә... Барына да җиңел генә кирәк, ә халык изаланып мал үрчетә, тормыш итәргә, балалар үстерергә тырыша...
Куравыч. (Куркыбрак.) Кам Ана, Сузгынбикә илбикә килгән иде... бая ук инде... Керергә рөхсәт сорый.
Кам Ана. (Ачуланып.) Нигә килгән? Нәрсә калган аңа каенанасы йортында?
Куравыч. Ул бик нык чирли икән, синнән ярдәм сорыйдыр...
Кам Ана. Гаҗәп икән! Мине санламый да торган кеше, киңәш сорап килгән диген? Керсен, бар, чакыр үзен. (Утыра. Куравыч чыга.)
 
Илбикә кереп, Кам Ананың аягына егыла.
 
Сузгынбикә. Коткар мине, каенанам, коткара күр! Бердәнберем – Азалык улым атасы белән каекчыларны тотарга киткәннән бирле әллә ни булды миңа. Эчемдә нәрсәдер өзелде... Күземә йокы керми, тамагыма аш үтми. Йокламасам да саташам. Кемдер буа, йөрәгемне салкын кулы белән йомарлап кыса... Имчеләргә бардым – бер ярдәмнәре дә тимәде. Коткарса да бер Айдынбикә каенанаң гына коткара ала, диделәр. Коткар мине, каенанам, ал миннән каргышыңны!
Кам Ана. Рәнҗетсәң дә, каргаганым булмады сине, килен. Беләм мин каргышның уртак икәнен. Башка каргыш тота сине, Сузгынбикә!
Сузгынбикә. Нинди каргыш тагын?
Кам Ана. Ата-бабалар каргышы. Син, илбикә булып алгач, ирәеп киттең, гореф-гадәтләрне дә санга сукмый башладың. Йорт бине дә котырттың. Сәнҗәрәне – ятимә калган торынымны – рәнҗеттең. Йә, әйт, ул баланың нинди гаебе бар иде? Әнисе Тәңкәбикә киленемә кашкыр кыргын кагылмаса, бик бәхетле булыр иде дә бит. Кагылды шул. Ничек кенә сакларга тырышсам да алып китте киленем Тәңкәбикәне. Асыл хатын иде, йорт-илне җыйнап тота иде ире булмаган чакларда. Син шул илбикәнең амәнәте булган кызын рәнҗеттең. (Ачынып.) Йә, кем ятим баланы рәнҗетә инде?!
Сузгынбикә. Кичер мине, каенанам. Үлгән киленең Тәңкәбикәне яраттың, ә мине килмешәк кебек кабул иттең. Яңа туган улым, Азалыгымны да, маңгаена корым сөрттереп, мыскыл иттең.
Кам Ана. Соң, яңа туган баланың маңгаена корым сөртү – ул ата-бабадан калган йола бит. Дөньяга яңа килгән балага чит-ят күзләр тимәсен өчен эшләнә торган эш. Син, чит ояныкы булгач, безнең йолаларны белмәдең шул, белергә дә теләмәдең... Ә кешеләр алдында миңа ничек җикердең: «Мин Илбикә хәзер, ил-би-кә-ә!!! Тузга язмаган киңәшләрең, ырым-шырымнарың белән бүтән баш катырасы булма!» – дип кычкырдың.
Сузгынбикә. (Кам Ананың тезләрен кочаклап елый.) Кичер мине, мин хаталандым, хаталык белән генә шулай дигәнмен...
Кам Ана. Югыйсә бит минем дә синең кебек яшь, гайрәтле чакларым бар иде. (Уйланып тора, тагын сөйли башлый.) Кардәш-ырулар белән бергә, Күк Тәкә ыруы көньякта котырган вабадан качып Ител суы буйлап төньякка күтәрелгәндә, мин әнием алдына ияргә утырып йөргән Айдынбикә исемле гамьсез бер кыз гына булсам да, соңрак мин дә илбикә булдым. Бала арты бала үстердем, кырык эше кырык якта таралып яткан хуҗалыкка күз-колак булдым. Ирем үлгәч, улым Аккучкар Йорт би башлык булып калды. Анда да улымны ярдәмемнән ташламадым. Аккучкарым белән ыруны бергәләп күтәрдек, ныгыттык, тирә-якларны яулап, үзебезгә куша-куша, эреләттек. Ыру учагының ялкынын биеккә күтәрттек. Тик кызганычка булды бу яктының югары үрләве: гөнаһ шомлыгы үләт кыргын тагын эзләп тапты безне... Атна-ун көн эчендә күпме карт-коры, йорт башы ирләр, алып-алпарлар, яшь-җилкенчәкләр, бала-чагалар кырылды. Ил камы да нәсел-нәсәбе белән кырылып бетте. Аны алыштырырлык кеше калмагач, мин исән калган карт-корылардан шемәк-сихер, күсәм-күрәзә эшләрен сорашып-өйрәнеп йөрдем. Шул белемнәр белән, үзебезнең йолалар ярдәмендә ничек тә ил-көнне саклап калырга булды минем уем... Беркем дә мине Кам Ана дип билгеләмәде, мин үзем генә бу эшне кулыма алырга, шуның белән генә булса да улыма булышырга теләдем...
Сузгынбикә. (Ялварып.) Мин дә иремә бар яклап та ярдәм итәргә тырыштым түгелме соң, каенанам? Улларны үстереп буй җиткердек, әнә, олылары хәзер әтисе белән су ягыннан килгән каеклы дошманнарга каршы сугышка ук китте. Шунда бердәнберем, Азалыгым!.. (Елый.)
Кам Ана. (Ачулы.) Килен! Синең улың гына киттемени яуга!? Менә син гел шулай, гел үзең турында гына кайгыртасың шул... Килдең дә, безнең илне тоткан, аның нигезе булган йолаларыбызны санламыйча, үзеңчә идарә итәргә тотындың. Миңа көн күрсәтмәдең. Ул гына җитмәгән, үги кызың, үз иреңнең кызы – Сәнҗәрә бикәчкә дә көн бетте тирмәңдә. Синнән күреп, хезмәтчеләрең дә, бала караучыларың да Сәнҗәрә бикәчне кага башладылар.
Сузгынбикә. Син улымны чит күрәсең дип уйлаганга, Сәнҗәрә бикәчне читкә тибәрдем мин. Ялгышканмын, каенанам, кичерә күр! (Тезләнгән хәлдә, Кам Ананың кулларын тотарга үрелә.)
Кам Ана. (Кулларын тартып алып.) Син илбикә булганнан бирле, илнең мантыганы юк, тәмам коты качты. Әле бер яктан, әле икенче яктан талаучылар килеп тора. Барымтачы ырулар китүгә, урман кешеләре һөҗүм итә, яз җитсә, көзгә кадәр Итил буйлап күтәрелгән каекчылар явы ябырыла. Ятимне рәнҗеткәнгә ул, ятимне рәнҗеткәнгә...
Сузгынбикә. Ярлыка мине, каенанам, кичер! (Тезләнеп ялвара.)
Кам Ана. Мин кичердем ни, кичермәдем ни. Миннән өстә ияләр бар. Ияләрдән өстә Тәңре бар. Шулардан ярлыкау сора. (Бераз тын тора.) Бар, тирмәңә кайт, иреңне, улларыңны көт. Илбикәнең эше шул инде ул: илне саклап, ирен көтү. Ирең дә, каекчыларны җиңеп, башка безнең якка карамаслык итеп кайтсын, дип телә. Үзеңне кулга ал. Синең ирең, синең улларың гына китмәде яуга, минем дә газиз улым белән өч торыным берьюлы китте ул явызлар белән көрәшкә. Башкаларның да газиз ирләре, сөекле уллары бүгенге көндә яуда йөри. Ә калганнар сиңа һәм миңа карап тора. Без дә җебеп төшсәк, юк җирдән чиргә сабышсак, болай да хәсрәтле кешеләр ни әйтер, ни уйлар, ничек яшәрләр? Үзеңне генә уйлама, халкың турында уйла, ирең кайткач, йөзең кызарырлык булмасын. Тот илеңне!
 
Илбикә, тезләнгән җиреннән торып, башын иеп чыгып китә. Кам Ана уйланып кала. Ишектән Сәнҗәрә керә. Ул яңа гына йокысыннан уянган. Аяк очларына гына басып килеп, Кам Ананың аркасыннан кочып ала.
Сәнҗәрә. Тайт!
 
Кам Ана дерт итеп куя. Ишек төбендә төрле эшләр белән кайнашкан куравыч, бу мәрәкәне күреп, пырхылдап көлеп җибәрә дә тиз генә яулык чите белән авызын каплый.
 
Кам Ана. Уф, котымны алдың! Әле яңа гына йоклап ятадыр идең, кай арада тордың?
Сәнҗәрә. Яңа гына тордым әле. Нинди тавыш иде ул, кем килгән? Әллә атамнар кайтканмы? Туганнарым?
Кам Ана. Юк әле, юк. Кайтучы-фәлән юк әлегә. Озакладылар бу юлы. Исән-сау гына йөрсеннәр инде берүк. Исән булсалар, бер кайтырлар. Әллә нинди шомлы көннәр килде әле илгә. Ни каекчыларны тотам дип киткән атаңнардан хәбәр юк, ни иштәкләргә сәүдә белән киткән Күксәдән бер илче дә кайтып күренмәде. Күксә әллә кайчан урап кайтырга тиеш иде инде илгә. Ил-көн өчен дә бик тә борчылдыра, бер Кылчын алпар калды бар илгә тотка булып. Ул да аксак.
Сәнҗәрә. Аксак булса да, оста яугир ул Кылчын алпар. Укны аңардан да ерак атучы Күк Тәкә ыруында башка юк бит, әйеме, әбием.
Кам Ана. Анысы шулай инде. Менә Күксә дә нөгәрләре-сугышчылары белән исән-сау  кайтып керсә, бөтенләй беркемнән дә курыкмас идек.
Сәнҗәрә. Кайтсыннар иде тизрәк. Күксә дә тиз кайтсын иде. Бүләккә ал туннар алып кайтам, дип китте бит. Ал туннар, матур туннар! Ах, ничек көтәм мин сезне!.. Ничек яратам мин сезне!.. Ни эшләп озаклады икән? (Хәйләле тавыш белән.) Әллә берәр иштәк кызына күзе төштеме икән Күксәнең?
Кам Ана. Сиңа шаярырга булсын.
Сәнҗәрә. Ни эшләп шаярмаска ди... Яз бит, әбием, тышта нинди матур яз! Әбием, без иртәгә кызлар белән карга боткасына чыгарга сөйләштек. Синнән рөхсәттер бит?
Кам Ана. Ай, вакыты ул түгел иде дә... Бик борчулы вакыт бит әле...
Сәнҗәрә. Борчылма, әбием, без бик ерак йөрмәбез. Бергәләп әткәйләребез, абыйларыбыз исән-сау булсын дип теләкләр теләрбез. Барыйк инде, әбием?!
Кам Ана. Һи-и, ерак йөрмәбез, теләкләр теләрбез, дисең инде. Барырсыз инде алай булгач, ил-көн йоласын бәйрәм итеп кайтырсыз.
Сәнҗәрә. Бәлки, без кайтуга бер яктан Күксә, икенче яктан әтиемнәр дә кайтып төшәр әле.
Кам Ана. Һай, наяным, һай хәйләкәр төлкем!!! Сау булсыннар. Сау булсалар, бер кайтырлар. Сиңа бу юлы бүләк күп булыр инде – җитү кыз булдың бит. Кияү турында да уйлый башларга вакыт.
Сәнҗәрә. Оялтма әле, әбием! (Куллары белән битен каплап, тышка чыгып йөгерә. Бераздан тирмә ишегеннән башын тыгып кычкыра.) Рәхмәт, әбием! Мин кызлардан сөенче алырга киттем!
Кам Ана. Оялтма дип, ни... Вакытың җитеп килә инде, ата йортында мәңге тора алмассың...  Ай-һай озаклады бу Күксә. Һай озаклады...
Пәрдә.
 
3 нче күренеш
Әүвәлге урман аланында яз. Карга боткасы йоласы. Акланга ала каргалар булып киенгән бер төркем кыз килеп керә. Үзләре «Карр-карр» дип кычкыралар. Кулларында азык-төлек салынган янчыклар, туз тубаллар, кәрзиннәр, тырыслар. Аларның артыннан ук «Карр-карр» дип кычкырып, кара каргалар булып киенгән Сәнҗәрә җитәкчелегендә бер төркем кыз керә. Зур казан күтәргәннәр. Кара каргалар ала каргаларны талыйлар: җыелган йомырка, сөт, май, ярмаларын тартып алалар.
Беренче кара карга. Шулкадәрле ерак китмәсәгез ни була инде?!
Беренче ала карга. Сәнҗәрә бит шушы акланга килерсез дигән иде.
Икенче кара карга. (Серле итеп.) Ошады инде бу аклан Сәнҗәрәгә, әйеме, кызлар.
Икенче ала карга. (Серле.) Урман иясе бик чибәр булган, күрәсең.
Сәнҗәрә. Аклан чыннан да ошамаслык түгел бит, кызлар. Карагыз әле тирә-якка! (Бар да тирә-якка күз салалар.) Көзен бер төрле матурлык булса, хәзер – язгыча, табигать бөтенләй башкача матур. Карагыз әле, борын гына төрткән яшь үләннәр нинди!
Беренче ала карга. Шулай шул. Ә исе соң, исе! Кар суы исен сизәсезме, кызлар!?
Икенче кара карга. Әйе шул, бигрәк хозур бу аклан.
Икенче ала карга. Шулай булгач, безгә үпкәләвегез урынсыз, кара каргакайлар. Шушы матур акланда уйнап-көлеп, җырлап-биеп көнне үткәрик, кызлар. Йә, ни эшлибез хәзер?
Өченче кара карга. Әй, ала каргалар, ала каргакайлар. Кая кадәр очсагыз да, бездән башка берни дә кыла алмыйсыз үзегез.
Өченче ала карга. Ни эшләп, ни өчен?
Беренче кара карга. Чөнки казан да бездә, ботка да безнеке – «кара карганыкы»! Белдегезме инде! Карр! Карр! (Барысы бергә «Кар» дип кычкырып, түгәрәк ясап әйләнәләр.)
Сәнҗәрә. Ярар, кызлар, казан асыйк. Ботка пешкәнче йомырка пешереп алыйк, кая, китерегез. Кем пешерә, Алсын, синме?
Беренче ала карга. Пешерәм, пешерәм. Сез барыгыз, чыбык-чабык җыегыз, мин ут тергезә торам. (Чакма сугып ут тергезергә тотына. Башкалар утын җыярга тарала. Берәм-берәм утын китереп куялар.) Ярар, җитәр әлегә. Ял итә торыгыз, җитмәсә, тагын дәшәрмен.
Өченче кара карга. Әйдәгез, кызлар, күлнең хәлен белеп киләбез, исән-сау кышлады микән?
Беренче кара карга. И, монавыны. Ни булсын инде күлгә боз астында?
Икенче кара карга. Ярар, әйдәгез, күл буенда уеннар матур була, уйнап та алырбыз.
Өченче кара карга. Киттек, әйдә, Сәнҗәрә.
Сәнҗәрә. Әйдәгез, барыйк соң.
 
Кызлар китә, Алсын пешеренә, ярманы табакка сала да: «Кая, юып килим әле», – дип күл буена төшеп китә. Сәхнә бераз буш тора. Ул арада Сәнҗәрә килеп керә. Көзен тереут үләнен казып алган куак төбенә килеп тезләнә.
 
Сәнҗәрә. (Көзен казылган урыннан ике учына кар суы ала да тирә-якка чәчә, учларыннан бер-беренә агызып уйный. Аннан соң, уйчанланып китеп, учларына кар суы ала да шуңа карап сөйләнә.) Кар суы! Кар суы! Күрсәт әле зәңгәр күзле урман иясен. Кайда ул, кайда йөри ул? Беләме ул Сәнҗәрәнең көз буе, кыш буе һәр көн, һәр төн калмый аның хакында уйлаганын, аны уйлап хыяллануын? Сәнҗәрәнең аны эзләп килүен беләме ул? Кар суы, кар суы! Кара син Сәнҗәрәгә, кара күзләренә кара, күрәсеңме анда күпме юксыну, күпме сагыну, күпме тоелмаган-татылмаган наз, күпме бәхет һәм бәхетсезлек. Кар суы, кар суы, әйт зәңгәр күзле урман иясенә, урман ияләре бәхетсезләргә ярдәм итәләр, дип әйт, монда бер кыз килде, миңа карап сине юксынып утырды, ул бик бәхетсез иде, ник аңа ярдәм итмәдең, ник теге вакыттагы кебек көтмәгәндә пәйда булмадың, дип әйт.
 
Бу вакытта егет чыгып, теге каен төбендә басып, Сәнҗәрәне тыңлап тора.
 
Егет. (Акрын гына дәшә.) Сәнҗәрә!
 
Сәнҗәрә сискәнеп китә, ялт итеп борылып карый, күзләренә ышанмыйча тагын карый, инде күзләрен ала алмыйча карый.
 
Егет. Сәнҗәрә! (Кызга таба атлый, кыз да каршы килә, кочаклашалар. Беравык тын торалар. Ул арада кызлар тавышы килә.)
Кызлар. Сәнҗәрәү-ү-ү!
Сәнҗәрә. (Куркып.) Кызлар кычкыра... Мине эзлиләр. Хәзер алар монда да килеп җитәчәк, бар кит. (Үзе һаман егет кочагында кала.)
Егет. (Айнып китә, кесәсеннән муенса ала). Сәнҗәрә, менә сиңа сауга-муенса – узган елгы ауның күчтәнәче. Менә кара, селәүсеннең койрык очы беркетелгән, тешләре тезелгән. Тәгаен сиңа дип кыш буе ясадым.
Сәнҗәрә. (Муенсаны ала, карый, кире бирә.) Хәзергә алмыйм, үпкәләмә. Тагын очрашсак, шунда алырмын...
Егет. Ничек инде «тагын очрашсак»?! Мин сине үзем белән алып китәм, Сәнҗәрә! Әйдә! (Сәнҗәрәне кочаклап күтәреп үк ала.) Үз өемә, Какшак урманына алып китәм мин сине!
Сәнҗәрә. (Егетнең кочагыннан ычкынып, аңа сынап карый.) Ай-һай кыюсың да инде син, егет! Ә син үзең минем белән китәр идеңме?
Егет. Урманымнан башка яши алмам шул... Безнең тормышыбыз Какшак урманыннан аерылгысыз бит.
 
Кызларның тавышы якыная.
Кызлар. Сәнҗәрәү-ү-ү!
Сәнҗәрә. (Егеткә.) Менә кара, бүген ай туган көн... Ай тулган төнне, төн уртасы узгач, шушы урында очрашыйк. Җавабымны да шунда бирермен. (Егетне кочаклый.) Онытма, ай тулган төнне! Онытма!
Егет. Онытмам, Сәнҗәрә! Аһ, Сәнҗәрә, бу бик озак бит... Ай тулганчы ничә көн бит әле... Мин аны сәгатьләп санармын, һәр төнне сине көтәрмен! Көтәрмен, Сәнҗәрә, өзелеп көтәрмен, кил генә.
Егет урманга кереп югала. Акланга төрле яктан кызлар кереп тула.
Кызлар. Сәнҗәрә! Менә ич Сәнҗәрә, без аны әллә кайлардан эзлибез.
Пәрдә.
 
4 нче күренеш
3 нче күренештән соң 14 көн үткән. Ай тулган төн. Кам Ана тирмәсе. Кам Ана ялгыз. Тирмәдән тышка чыга, яңадан керә. Ишек төбендә яткан Куравыч та уянып тышка чыгып китә.
 
Кам Ана. Һай шушы ай тулган төннәрне! Берничек тә күзгә йокы керми шул. (Чыга, Сәнҗәрә ишеге янына барып, аннан килгән исне тәмләп исни.) Ай нинди тәмле исләр килә. Бердәнбер кызы булгач, атасы  бигрәк ярата шул торынымны. Менә, Күксә кайтса, тагын бүләкләр булыр әле. Ал туннар алып кайтам, дип китте бит Күксә. И-и-и, наян торыным! Җитеп килә бит инде, асыл кошым! Кара син аны , ничек матур итеп йоклый. Тьфү, тьфү, күзләр генә тимәсен кадерлемә. Йокла, йокла, торыным, таң йокысы бик тәмле була ул яшь чагында... (Киезне төшерә).
Кам Ана үз тирмәсендә әрле-бирле йөри. Моны ала, тегене куя. Шомлана.
Кам Ана. Ни хәл булды инде бу, ә?! Аккучкар улым, торыннарым исән-сау гына булсалар ярар иде. Үсмерләр генә бит әле алар, аларның соң яу йөрер вакытымыни?! Ичмаса, өчесен дә алып китте торыннарымның. Шулай шул, үзең башлап йөрмәсәң, ил-көн өчен үзең дә җан атмасаң, илне тотып булмый шул. Шуны уйлагандыр инде улым да.
 
Куравыч. (Ашыгып килеп керә дә Кам Ананың аягына егыла.) Кам Ана!
Кам Ана. Ни булды? Таң белән ник болай ашыгасың?
Куравыч. Кизү башы килгән, сине сорый.
Кам Ана.укранып.) Тапкан вакыт, тапкан сорар кеше... Тәртип бетте илдә, тәртип бетте. (Уйланып.) Сузгынбикә-илбикә чирле булганга, миңа килгәндер инде бу каравыл башы Кылчын алпар. Кая, киендер әле мине.
 
Куравыч аның иңенә урындык башыннан алып кара җиләнне сала. Башына очлы зур башлык кидерә. Кам Анага биек урындыкка менеп утырырга булыша.
 
Кам Ана. Бар, әйт, керсен.
 
Кылчын алпар кереп Кам Ананың аягына егыла.
 
Кам Ана. Тор да сөйлә!
Кылчын. Күксә кайткан. Сиңа ашыгыч хәбәрем бар ди, Кам Ана.
Кам Ана. Ашыгыч хәбәре булгач, ник үзе кермәде соң?
Кылчын. Ул Кыска Кулда калды. Авылга керергә Кам Ананың рөхсәте кирәк, ди.
Кам Ана. Менә мәрәкә! Хәбәре ашыгыч булгач, нинди рөхсәт сорау ди инде ул. Берәр кырын эш майтарып ташламагандыр бит?
Кылчын. Күксә дә, нөгәрләре дә бик йончыган, юллары бик авыр булган ахры.
Кам Ана. Ярар, бар, чык та көтеп тор. Бергә барырбыз Кыска Кулга.
 
Янәшәдәге тирмәдән Сәнҗәрә чыга.
 
Сәнҗәрә. Бүген һич йокы алмады мине. Күз дә йома алмадым. Төне буе тулган аем белән сөйләшеп чыктым, таң алдыннан гына әллә бераз йокладым, әллә саташтым шунда... И-и, аем! Менә ни эшләттең Сәнҗәрәне!... Йокысыннан мәхрүм иттең. Тулган аем! Бүген төнлә тулган ай – безнең тулган ай!  Бүген төнлә мин аны күрәчәкмен... Без күрешәчәкбез. Аһ! Төнгә хәтле көн кадәр көн бар бит әле. Ничек кенә түзәргә икән?! (Күзләрен  йомып, урман егетен күз алдына китереп.) Әй, зәңгәр күзле урман егете, мәрхәмәтле урман иясе, ярдәм ит Сәнҗәрәгә!
 
Пауза.
 
Кам Ана. (Үз тирмәсеннән чыгып). Тордыңдамыни, колынчагым?! Әле яңа гына йоклап ята идең бит.
Сәнҗәрә. Бая ук уянган идем инде. Кем килгән иде? Әбием, кая җыендың  болай таң белән?
Кам Ана. Кылчын алпар иде ул. Күксә кайтты дип хәбәр итәргә килгән. Хәзер мин Кылчын белән Кыска Кулга Күксәне каршыларга барам.
Сәнҗәрә. Нигә, Күксә үзе кайта алмыймыни? (Шаярып.) Ә-ә-ә! Әйттем бит, Күксә иштәк кызын алып кайтыр, дип, менә, дөрескә чыктымы? Күксәнең хәбәре шул, димәк: иштәк бәгенең кызын алып кайткан да, хәзер әнә авылга керергә кыймый тора, Кам Ана рөхсәт итәрме – юкмы, дип.
Кам Ана. Җитәр инде шаярырга, торыным.
Сәнҗәрә. Менә, күрерсең әле. Үз күзләрең белән күрсәң, ни әйтерсең икән? Рөхсәт бирерсеңме күксәгә иштәк кызын алырга, юкмы?
Кам Ана. (Кинәт ачуланып, каты тавыш белән.) Юкны сөйләмә, торыным! Һич булмас эшне Күксә эшләмәс. Җиде яттан кәләш алып, килеш-килбәт, төс-кыяфәт бозарга башына тай типмәгән Күксәнең. Илдә кыз бетмәгән.
Сәнҗәрә. Әгәр яратса? Бик тә, бик тә яратса?
Кам Ана. (Һаман каты тавыш белән.) Яратса да алып кайтмас... Гореф-гадәтне аска салу булыр ул... Күктәкәлеләр гомер-гомергә төяк-ырулар белән алыш-биреш итеп килә.
 
Бу сүзләрдән соң Сәнҗәрәнең йөзе бозыла, моңсуланып китә.
 
Сәнҗәрә. (Бу халәтен әбисенә сиздермәскә тырышып.) Ярар, ярар, ачуланма инде, әбием. Мине дә ал әле үзең белән Кыска Кулга.
Кам Ана. Әйдә инде, әйдә. Иртәнге һава файдалы да булыр үзеңә. Бар, тиз генә киенеп чык. (Ишек төбендәге куравычка.) Бар әйт, ике ат иярләсеннәр.
 
Куравыч китә. Сәнҗәрә киенеп чыга. Кам Ана белән чыгып китәләр.
Пәрдә.
 
5 нче күренеш
Авыл чите. Ат туктаткан тавышлар. Сәхнәнең бер ягында, сүнеп барган учак янында, берничә капчык. Аларга сөялеп өч кеше утыра. Алар бик йончыганнар. Күзләре эчкә баткан, йөзләренә мәет төсе кергән. Кылчын алпар, Кам ана, Сәнҗәрә каршы яктан керәләр.
 
Кылчын. Шушында туктыйк. Менә алар.
Кам Ана. (Кашына кулын куеп карап.) Калганнары кайда соң?
Кылчын. Алар өчәү генә кайтты.
 
Кылчын тамак кыра. Кузгалучы булмагач, «Күксә!» дип кычкырып эндәшә. Арадан берәү күтәрелеп болар ягына бер-ике адым атлый да, башын иеп тезләнә.
 
Кам Ана. Күтәрел! (Күксә авырлык белән генә садагына таянып баса.) Сөйлә!
Күксә. (Хәлсез, өзек-өзек тавыш белән.) Аягөсте каршы алмавым өчен ачуланма, Кам Ана... Төн буе көттек, таң алдыннан йокы алган...
Кам Ана. Хәбәреңне сөйлә!
Күксә. Иштәкләр иленнән кайттым мин... Алыш-биреш итеп, кеш, җофар, самур-кондыз тиреләре, ал туннар алып кайттым... Без барып төшкәндә, иштәк иле имин иде. Күп тә үтмәде, нидер булды: иштәк иле кешеләре күз алдында корый-кибә башладылар. Йөзләренә куркыныч битлек кигән кебек булдылар. Бераздан йөргән җирләреннән тәгәрәп үлә башладылар. Башта минем бер генә нөгәрем үлде, аны күмүгә, өчесе чирләде. Без тиз генә кайтып китәргә җыендык. Юлда кайтканда тагын биш сугышчым үлеп калды. Алып кайткан хәбәрем менә шул, Кам Ана.
Кам Ана. Утыр, Күксә. Сиңа бик авыр ахры...
 
Күксә утырмый, садагына тотынып басып торуын дәвам итә.
 
Кам Ана. Яман хәбәр алып кайткансың, Күксә... Кайтыр юлда мәетләр очрамадымы?
Күксә. Очрады, Кам Ана.
Кам Ана. Иң соңгысын кайда күрдең?
Күксә. Какшак урманда... Урман кешесе мәете иде... (Сәнҗәрә дерт итеп куя.)
Кам Ана. (Бераз тын торганнан соң, Кылчын алпарга.) Күксә белән якыннан торып сөйләштеңме?
Кылчын. Юк, Кам Ана. Ул миңа якын килмәскә кушты. Шуңа әле дә, учак янына барып җитмәстән, туктадым.
Кам Ана. Анысы яхшы булган... Сәнҗәрә, бар, читкәрәк кит әле...
Сәнҗәрә. ( Гаҗәпсенеп, рәнҗеп-үпкәләп.) Нигә инде, әбием? (Ризасыз гына читкә китә.)
Күксә. Кам Ана, ни әйтәсеңне белеп торам. Шуңа күрә дә авылга кермәдем. Менә монда чатыр корырга рөхсәт ит...
Кам Ана. Хәлеңне аңлыйм, Күксә, әмма монда чатыр корырга рөхсәт бирә алмыйм. Какшак урманга, соңгы мәетне күргән җиргә китсәң, яхшырак булыр...
 
Учак янындагы ике юлчы да, башларын иеп тезләнеп, Кам Анага таба кулларын сузып ялваралар.
 
Беренче нөгәр. Тереләй үтермә, Кам Ана!
Икенче нөгәр. Ярлыка, Кам Ана!
Кам Ана. Туктагыз!
 
Тегеләр, борылып, учак янына барып авалар. Авыр тынлык.
 
Күксә. Ал туннарны, асыл кеш, җофар тиреләрен урманда черетәсем килми. Үзеңә алып калчы, Кам Ана. Истәлегем булыр...
Кам Ана. Алар инде хәзер беркемгә кирәкми... (Бераз уйланып торгач, Күксәгә.) Исән калсаң, кайтмый калма, ачык йөз белән каршыларбыз. Хәбәрең яман булса да, китереп тапшыруың өчен рәхмәт... Саубуллашып тормыйм. (Борылып китә башлагач, яңадан туктап.) Күксә! Какшак урманга кадәре эзеңә үрт (ут) салып бар! (Кылчынга.) Алай икән, инде шигем калмады, илгә кашкыр кыргын килә икән. Тәңкәбикә киленем белән ике торынымны, ыруның котын, ярты илне алып киткән кыргын тагын килә икән. (Боерулы тавыш белән, Кылчынга.) Кылчын, кизүләреңә әйт: илдән беркемне чыгармасыннар да, кертмәсеннәр дә.
Кылчын. (Уйланып тора.)  Ә көтүчеләр?
Кам Ана. Көтүчеләр җәйләүдән кайтып йөрмәсен.
Кылчын. Сукачыларга ни эшләргә булыр?
Кам Ана. Сукачылар да басуга чатыр корсын. Чакыргач кына кайтсыннар. Күксә хакында ләм-мим, беркемгә сүз чыгарасы булма... Әлегә шул. Ярый, тиз кайтыйк. Бүген эшләр күп булачак, бик күп булачак. Киттек. Сәнҗәрә, киттек!
 
Чыгып китәләр.
Пәрдә.
 
6 нчы күренеш
Шул ук көн. Авыл чите. Сәхнә уртасында Кам Ана. Ул башына ике мөгезле тастар кигән, өстенә күк тәкә тиресе ябынган, янында куравыч, Сәнҗәрә.
 
Кам Ана. (Куравычка.) Әйттеңме, киләләрме?
Куравыч. Дүртесенә дә әйттем, Кам Ана, хәзер килеп җитәбез дип калдылар.
Кам Ана. (Сәнҗәрәгә.) Син читкәрәк барып утыр, карап тор ни эшләгәнне. Күңелеңә салып бар, кирәк булуы бар, беребез дә мәңгелек түгел... Куравыч, син, бар, кырык кыз җый. Бар да ак күлмәкләрен киеп монда килсеннәр.
 
Сәхнәгә актан киенгән дүрт карчык керә, эндәшми-тынмый гына дүртесе дүрт почмакка барып утыра. Болар шемәкчеләр, ягъни сихерчеләр.
Кам Ана, биленнән хәнҗәрен алып, очы белән җиргә түгәрәк сыза. Аннан түгәрәк уртасына керә дә, тамагын кырып, мәһабәт итеп һәрберсенә көйләп эндәшә.
 
Кам Ана. Уң шемәкче! Төньяк капкадан яшел таш алып килдеңме?
Беренче шемәкче. Алып килдем, Кам Ана.
Кам Ана. Түгәрәкнең төн ягына куй шуны.
 
Шемәкче ташны куя.
 
Кам Ана. Сул шемәкче! Таң капкасы ягыннан кызыл таш алып килдеңме?
Икенче шемәкче. Алып килдем, Кам Ана.
Кам Ана. Түгәрәкнең таң капкасы ягына куй шул ташны.
 
Шемәкче ташны куя.
 
Кам Ана. Көньяк капка шемәкчесе! Алып килдеңме зәңгәр таш?
 
Өченче шемәкче. Алып килдем, Кам Ана.
Кам Ана. Түгәрәкнең көн ягына куй шул ташны.
 
Шемәкче ташны куя.
 
Кам Ана. Шәфәкъ капкасы шемәкчесе! Алып килдеңме җирән ташыңны?
 
Дүртенче шемәкче. Алып килдем, Кам Ана.
Кам Ана. Түгәрәкнең шәфәкъ ягына куй ташыңны.
 
Таш куела. Кам Ана, билендәге кыныдан хәнҗәрен алып, түгәрәк өстеннән тагын бер кат сызып чыга. Үзе түгәрәкнең уртасында кала.
 
Кам Ана. Бу – изге түгәрәк. Бу изге түгәрәккә сөю-ярату гына керә ала. Бу изге түгәрәктән сөю-ярату гына чыга ала.
 
Кам Ана һәм шемәкчеләр. (Бертавыштан кычкырып өч тапкыр кабатлыйлар.) Бу изге түгәрәккә сөю-ярату гына керә ала. Бу изге түгәрәктән сөю-ярату гына чыга ала.
Кам Ана. (Төньяк капкага борылып, кычкырып эндәшә.) Әйя, яшел таш хуҗасы Җир-Ана! Мин түгәрәккә чакырам сине! Бир безгә кодрәтеңне!
 
Шулвакыт яшел таш ягыннан яшел яктылык балкый, бар да аһ итә.
 
Кам Ана. (Кызыл ташка борылып,  кычкырып эндәшә.) Әйя, кызыл таш хуҗасы, Ут Күз Ата! Түгәрәккә кер! Бир безгә кодрәтеңне!
 
Кызыл таш балкып китә.
 
Кам Ана. Әйя, зәңгәр таш хуҗасы, Су Ана! Агып кер түгәрәккә, кодрәтле ит безне!
 
Зәңгәр ут балкый.
 
Кам Ана. Әйя, җирән таш хуҗасы, Җил-Җилән! Очып кер түгәрәккә, кодрәтеңне бир безгә!
 
Җирән ут яктыра. Утлар бергә уйнаша башлый. Шемәкчеләр тотынышып түгәрәк тирәсендә өч тапкыр әйләнә.
 
Кам Ана. (Хәрәкәт туктагач, түгәрәк уртасына кереп баса. Кулларын күккә сузып кычкыра). Әйя, ата-бабалар коты!.. Изге түгәрәккә иң, кашкыр кыргынны җиңәргә кодрәтеңне бир!
 
Кам Ана хәлдән таеп җиргә егыла. Егылган уңайга хәнҗәрен җиргә кадый. Тынсыз калып, үлгән кебек ята. Сәнҗәрә елый башлый.
 
Беренче шәмәкче. (Сәнҗәрәгә.) Елама, кызым, Чү, тавышланма, Кам Ана шулай орыш тыңлап ята...
 
Кам Ана бераздан күзләрен ача, торып утыра. Бар да аңа карап торалар.
 
Беренче шәмәкче. Кашкыр кыргын җиңелдеме?..
 
Кам Ана. Ияләр дә, ата-бабалар рухы да безне ташламады... (Бар да җиңел сулый.)
 
Кам Ана. Уң шемәкче, ярдәмчеләреңне ал! Төньяк капкада – коба талның, таң капкасында – яшь каенның, көньяк капкада – кузагачның, ә кояш баешында тет-карагайның ботакларын тулгау әйтеп бәйләгез. Бүгеннән башлап җилләр бездән генә исәчәк. Безгә таба бер генә җил дә исмәячәк. Җил-җилән шулай диде.
 
Уң шемәкче башын иеп китә.
 
Кам Ана. Сул шемәкче! Тулгау әйтеп, Ык суына тәкә башы сөяген илтеп  салыгыз. Күк Тәкә кашкыр кыргынны куа китсен!
 
Сул шемәкче дә башын иеп чыгып китә.
 
Кам Ана. (Калганнарга.) Берегез Кылчын алпарны табыгыз. Авыл тирәли  корыган үләнгә үрт салсыннар.
 
Өченче шемәкче баш иеп чыгып китә.
 
Кам Ана. (Дүртенче шемәкчегә.) Син озын аркан-баулар, зур сука табып, монда китерт. Зур сукага җитү кызларны җигеп, авылны әйләнәләп җирне сукалап чыгарбыз. Җитү кызларның барысын да дәшегез, алмаш-тилмәш җигелерләр. Кашкыр кыргын тиз генә керә алмас – сөргән җирдә абынып калыр. Тамак ялгагыз да монда килегез. Сүс камчылар хәстәрләргә онытма. Бар.
 
Дүртенче шемәкче баш иеп чыгып китә.
 
Кам Ана. (Сәнҗәрәгә.) Торыным, кил монда.
 
Сәнҗәрә, утырган җиреннән торып, әбисе янына килә. Кулына песи баласы тоткан.
 
Кам Ана. Кулыңда нәрсә ул?
Сәнҗәрә. Песи баласы. Әбием, кара әле, нинди матур ул, нинди йомшак.
Кам Ана. Каян алдың аны?
Сәнҗәрә. Безнең тирмә янында чуала иде. Кара әле син аны, әбием, күз тирәләре кап-кара, бигрәк матур, әйеме. Мин аны Каракүз дип атадым.
Кам Ана. Куып җибәр, торын. Безнең тирмә янында нәрсә чуалмас хәзер...
Сәнҗәрә. Әби, әбекәем, калсын инде бездә...
Кам Ана. (Кырыс.) Кушканны эшлә! (Сәнҗәрә аптырап басып тора.) Ак күлмәгеңне кияргә онытма!
 
Кам Ана, урыныннан торып, күңелсез кыяфәттә чыгып китә. Сәнҗәрә аптырап басып кала.
 
Сәнҗәрә. Ни булган бу әбигә?! Урамда очраган һәр мәче яныннан тыныч кына үтеп китә алмый иде бит әле. Тәм-том булса да биреп китә иде. Нәрсә булган, һич аңламыйм. (Чыгып китә.)
Ут сүнә.
 
7 нче күренеш
Шунда ук. Кызлар җир сукалый. Кам Ана сука тоткан. Шемәкче карчыклар сүс камчылар белән кызларны куа. Бар да ак күлмәкләрдән. Бер якта Кылчын алпар каравыл тора.
 
Кам Ана. (Такмаклый.)
Кырын-кырын килгән яу,
Кырып-кырып килгән яу,
Кашкыр кыргын дигән яу,
Кырык кызым сөргән җир
Сиңа тозак булгыры!
Шемәкчеләр. (Бергә.)
Сиңа тозак булгыры,
Сиңа тозак булгыры!
 
Шул рәвешле тагын берничә тапкыр кабатлыйлар.
 
Кам Ана. Ярар, җитәр. Хәтсез киң булды, кашкыр кыргын тиз генә үтә алмас. (Кычкырып.) Тыңлагыз барыгыз да: кем дә кем авыл тирәли сөрелгән җирдән чыга – шул үлә. Кем дә кем авыл тирәли сөрелгән җирдән авылга керә – шул да үлә. (Кылчынга.) Кылчын алпар! Йөз адым саен каравыл куеп чык. Көне-төне сакласыннар. Бернинди киек-җанвар да очып та, йөреп тә керә алмасын авылга. Барыгыз, кайтыгыз.
 
Бар да китәләр. Сәнҗәрә баскан җирендә тораташ кебек катып кала.
 
Кам Ана. Нинди уйга баттың, торын? Кайтыйк әйдә. (Сәнҗәрә дәшми.)
 
Кам Ана. (Кырыс.) Сәнҗәрә, дим, торын, әйдә. (Текәлеп карап.) Авырыйсыңмы әллә, торын?
Сәнҗәрә. Башым үземнеке түгел кебек...
Кам Ана. Ярар, арыгансыңдыр, эш җиңелдән булмады. Кайтып үлән чәйләре эчеп ятып торырсың, үтәр әле... Тиз кайт! (Чыгып китә.)
Сәнҗәрә. Нәрсә булды инде бу?! Бүген ай тулган төн – Какшак урман түрендә, учак ягып, зәңгәр күзле урман егете мине көтәчәк төн. Аркан-баудан җилкәләремне суйдырып, аркама күпме камчы төшертеп сука тартуым үз башыма булган ләбаса... Нишләргә инде хәзер?.. Урман егете, зәңгәр күзле урман иясе, пәйда булсаң икән менә хәзер, Сәнҗәрәңә ярдәм итсәң икән – тулпарыңа утыртып очыртып кына алып китсәң икән...
Әй, әбием, әбием, торыныңның нинди уйларга батканын беләсеңдер лә син, белмәсәң, авыл әйләнәсен сукалатыр идең микән? Сәнҗәрәңне – Күк Тәкә ыруының иң сылу бикәчен, бәйгеләрдә бүләк алган, канат сызгыртып очкан кыр үрдәгенең күзенә ук тигерә алган мәргән кызны – чит-ятларга җибәрмәс өчен генә коргансыңдыр ла син авылны камаган бу тозак-капкынны... Менә хәзер торының шул тозакка капкан самур-кондыз кебек бәргәләнә, бәргәләнгән саен, тозак кыса гына бара... (Елап кара җиргә егыла.)
Ут сүнә.
 
8 нче күренеш
Төн җиткән. Кам Ана тирмәсе. Алгы бүлмәдә, ятагында утырган килеш, куравыч йоклый. Кам Ана Сәнҗәрә тирмәсенең ишек төбенә килә. Теге вакыттагы кебек, тирмәдән аңкыган хуш исне кинәнеп исни, йөзендә елмаю чагыла. Киезне күтәреп, эчкә күз сала. Бераз карап торганнан соң, алгы планга килә.
 
Кам Ана. Йоклый, бикәчем, йоклый торыным. Ә мин йоклый алмыйм. (Куравычка дәшә.) Куравыч! Куравыч! Күрдеңме каекларны? Күрдеңме Күксәне?
 
Куравыч. (Уяна, сикереп тора. Кам Ананың аягына егыла.) Кичер, Кам Ана, ялгыш йоклап киткәнмен.
Кам Ана. Аккучкар улым – Йорт бине, каекларны, Күксәне күрдеңме дип сорыйм бит синнән!
Куравыч. Юу-у-к, берни дә күрмәдем.
Кам Ана. Ничек инде, күрмәдең?! (Ачуланып.) Әнә теге Таң капкасы ягында туктап тордылар, җыелышып сөйләштеләр. Аннан каеклар Таң ягына йөзеп китте, Күксә дә атлылары белән аларга иярде.
Куравыч. Күрмәдем бит, Кам Ана, күрми калганмын. Күрмәвем өчен кичер мине, Кам Ана. (Борынын мышкылдатып елый.)
Кам Ана. Ишетмисең дә, күрмисең дә... Синең кебек булсам иде, синең кебек кенә булсам иде. Бар, учакны тергез. Су кайнат.
Куравыч. Хәзер, Кам Ана. (Иелеп күмерләргә өрә.)
Кам Ана. (Уйланып.) Илнең башын кистеләр болай булгач... Илбикәнең эчендә менә нәрсә өзелгән икән... Азалыгым, бердәнбер улым, дип өзелде бит. Аңлашылды... Аның күңелендә бер кыл өзелгән... Минем дә күңелемнең берьюлы дүрт кылы өзелде... Аһ, улым, Аккучкарым!.. . Аһ, үсмер генә торыннарым!... (Елап егыла. Бераздан башын күтәрә.) Безнең белән ниләр булып бетәр тагын?..
Куравыч. Су кайнады, Кам Ана.
Кам Ана. (Казан янына килә.) Анавы кипкән үләннәр тутырылган капчыкны алып кил әле.( Куравыч китереп бирә. Кам Ана үләннәрне казанга сала.) Ике ук китер. (Куравыч ике ук китерә, Кам Ана аларны да казанга сала.) Менә хәзер кайнаганын көтәбез дә аннан казанны ишек төбенә куярбыз. Кашкыр кыргын керә калса, абынсын. Бердән, казан тавыш бирер, икенчедән, агу үз эшен эшләр... Менә кайнады да... Әйдә... (Куравыч белән казанны күтәреп ишек төбенә китереп куялар.) Менә, бу тимерләрне казанга сөяп куйыйк, кашкыр кыргын абынса, тавыш бирерләр. Абынмый калмас кыргын, абыныр, сиздермичә керә алмас, чыга да алмас. (Куравычка.) Бар, син дә ял итеп ал, таңга кадәр иртә әле. Мин дә азрак баш төртеп алам. (Үз тирмәсенә керер алдыннан тагын Сәнҗәрә тирмәсенең ишек киезен күтәреп күз сала, тыңлап тора. Авыр итеп көрсенә дә үз бүлмәсенә кереп китә.)
 
Сәхнә бераз буш тора. Үз тирмәсеннән шыпырт кына Сәнҗәрә чыга. Ак күлмәген кигән, кулында кара япанча.
 
Сәнҗәрә. (Ишек төбендә йоклап ятучы песи баласын сыйпый.) Хуш, Кара күзем. Әбием сине рәнҗетмәс... Мин китәм. Бүген мин зәңгәр күзле урман егетенә җавап бирергә тиеш... Бар булмышымны яулаган урман иясенә «юк» дип җавап бирерлек кодрәтем юк. Җавабым бер генә: «Әйе». Их, шул егет «әйдә» дигән чагында никләр генә ияреп китмәдем икән үзенә?! Әбием өчен дә, ахирәт кызларым өчен дә эзсез югалыр идем, алар елашып алырлар да онытырлар иде әле... АҺ! Тулган ай бүген бигрәк якты! Урман егетенең учак яктысы төшкәндер аңа!.. Айның һәр нуры мине үзенә тарта, җитәкләп алып китмәкче була... Тизрәк китәргә кирәк. Әбием сизеп калмасын тагы, аның йокысы сак... Хәзер миңа өч юл бар: йә монда калам да, гомер буена җаныма урын таба алмый бәргәләнәм, йә китеп бәхетле булам, йә үзем сукалаган җирдән чыкканда ятып калам. Икенче юлым – тулган ай юлы, ул сөю-мәхәббәт юлы, ул гына мине туп-туры бәхетемә илтер! Чөнки ул моңа кадәр җирдә яшәп киткән гашыйкларның сөю утыннан яктырган Тулган Ай Юлы! (Кара япанчасын ябына. Караңгыда ишек төбенә куелган казанга абына. Тимер шалтырап төшкән, су чайпалган тавыш ишетелә. Сәнҗәрәнең коты алына.) Аһ, әбием! Беттем генә!... (Чыгып йөгерә.)
 
Куравыч сискәнеп китә, ләкин ахыргача уяна алмый, кире йоклап китә.
Сәхнә бераз буш тора. Ян бүлмәдән йокысы ачылган Кам Ана чыга.
 
Кам Ана. Абындыңмы, мәлгунь! Шулай була ул! (Кинәт сагая.) Туктале, торыным тирмәсенә кереп бикәчемне харап итмәсен, явыз. (Сәнҗәрә тирмәсенең киезен чак кына күтәреп, аннан аңкыган тәмле исне кинәнеп исни, колак салып тыңлап тора.) Йоклый, торыным. Йокла, йокла, әбиең саклый сине, тыныч йокла, бикәчем! (Куравычны төрткәләп уята.) Тор әле тор, казанга кемдер абынды, ишетмәдеңме?
Куравыч. Юу-у-к, Кам ана, ишетмәдем. Кичер ишетмәгән өчен...
Кам Ана. Тор, бүтән йоклама. Учакка як, ай тулган төнне ни булмас. (Чырага ут кабызып, казан тирәсен, ишек төбен карый, юеш юкмы дип җирне дә капшап карый.) Түгелмәгән, тамчы да түгелмәгән. Колакка гына ишетелгәндер. Кыргын абынса, түгелми калмас иде. Җиде төн уртасы җиткәч, мине уятырсың, сакларны карап кайтырбыз. Агулы ике укны садагыма сал. Минем җәямне дә әзерләп куй. Кара аны, укларны башакларыннан гына тот, агуы кулыңа тимәсен. (Үз тирмәсенә керергә бара, үткәндә Сәнҗәрә тирмәсенең ишек төбенә басып, колак салып тыңлап тора.) Колагыма гына ишетелгәндер, тавыш чын булса, торыным уянмый калмас иде. Башка вакытта тычкан кыштырдаганга да уяна торган торын да уянмагач, юктыр кыргын, юктыр. Курыкканга, озак уйлаганга, колагыма гына ишетелгәндер. (Кереп китә.)
Ут сүнә.
 
9 нчы күренеш
Беренче күренештәге урман акланы. Тереут табылган куак төбендә мәеткә охшаган бер урман кешесе утыра, ул бик авыру. Акрын гына дәшеп ат туктаткан тавыш килә – бу Сәнҗәрә килеп туктады.
 
Сәнҗәрә. (Арттан сак кына атлап килеп, урман егетенең күзләрен каплый. Үзе көләсе килүен көчкә тыеп тора). Һайт!
 
Урман кешесе сискәнеп китә, Сәнҗәрәнең кулларын тота, әмма дәшми, сикереп тә тормый, утыра бирә.
 
Сәнҗәрә. (Пырхылдап көлеп җибәрә.) Һай, исемемне дә онытып өлгергән!..
 
Урман кешесе дәшми, Сәнҗәрәнең кулларын умырып тота. Сәнҗәрә аның кулларына карый, куллар мәетнеке кебек кап-кара.
 
Сәнҗәрә. Әнекәем! Аһ!
Урман кешесе. (Гыжылдап эндәшә). Курыкма, тыпырчынма! Әйтәсемне әйтеп, бирәсемне биреп бетермичә, кулларыңны барыбер ычкындырмам. Сине көтәргә тиешле егет килә алмады. Ул кичә үлде. Ә хәзер тыңла: шушы акланда шушы бүре куагы төбендә тереут булып үсәрмен, тамырымны казып алсын, дип әйтергә кушты. (Бер кулы белән куеныннан кечкенә төенчек чыгара.) Ә менә моны сиңа бирергә... (Башка сүз әйтә алмый, буылып укшый башлый. Сәнҗәрә аңа кара япанчасын яба, урман кешесе тәгәри-тәгәри укшый. Сәнҗәрәне читкә этәреп, муенсаны аңа таба ыргыта. Гыжылдап.) Бар кит минем яннан, читкә кит. Мин дә үләм... (Тынып кала.)
Сәнҗәрә. (Куркып шашып кала, китәм дигәндә, урман кешесе ыргыткан төенчеккә баса, алып төенчекне чишә. Аннан теге вакыттагы муенса килеп чыга.) Тагын очрашсак, алырмын, дигән идем. Бүләк белән тагын очраштым. Ә зәңгәр күзле урман иясе белән... Бүләге бар – үзе юк... (Каенга сыенып елый.) Зәңгәр күзле урман егете юк, зәңгәр күзле урман егете үлгән, каенкаем, үл-гә-ән... (Елый. Аннан үзалдына сөйли.) Әбием бар иде, туган ыруым бар иде – әнисез булсам да, илдә ятим-үксез түгел идем. Сөю хакына, зәңгәр күзле егет хакына барысыннан баш тарттым, барысын да ташлап киттем. Атлыгып, бәхетемә дип ашкынып килгән идем – зәңгәр күзле егет тә юк икән... (Уйланып.) Кире кайтып булмый. Барыр җир дә юк. Ни эшләргә дә белгән юк. Атланып килгән атымнан башка беркемем юк. И кодрәте киң тәңре, соңарып ашыктырдың. И кодрәте киң тәңре, ашыктырып соңарттың. (Чыгып китә. Атына эндәшкән тавышы килә.) Әйдә, малкай, алып кайт мине авылга.
Ут сүнә.
 
10 нчы күренеш
Авыл чите. Сәхнәнең бер ягындарак сукалаган җир калкып караеп тора. Сакта – Кылчын алпар. Ул уртада басып тора. Ике сугышчы аның яныннан ике якка китә дә яңадан урап килә. Сәхнәгә башына тастар кигән, кара җилән ябынган Кам Ана белән куравыч керә. Куравыч ике ук салынган садак, җәя тоткан.
 
Кылчын. Җиде төн уртасы җитте дәмени әле, Кам Ана?
Кам Ана. Җитеп килә, алпар. Йокламадыгызмы?
Кылчын. Юк, беркем дә йокламый, үзем инде биш әйләндем сакларны. Бар да уяу, Кам Ана, борчылып килеп йөрмәсәң дә булыр иде.
Кам Ана. Күрәсеңме тулган айны, нинди якты. Бүген әллә болыт та юк инде.
Кылчын. Болытлап алды бераз.
Кам Ана. Ул вакытта ни эшләдегез? Караңгыда бер-бер нәрсә үтсә, күрми  калуыгыз да ихтимал.
Кылчын. Учаклар яна бит бертуктаусыз. Йөз адым саен бер учак. Ике учак янса, йөз адым араны яп-якты итә.
Кам Ана. Сукалаган җирдән бер нәрсә дә үтмәдеме? (Ул арада ике яктан ике сакчы килеп керә. Кам Ананы күргәч, аягына егылалар.) Торыгыз, тор. Сукалаган җирдән узучы юкмы?
Ике сакчы бергә. Юу-у-к, Кам Ана. Куян кереп бара иде, ул да уза алмады.
Кам Ана. (Берсенә дәшеп.) Син аттыңмы куянны?
Беренче сакчы. (Горур.) Мин аттым.
Кам Ана. Куянга тигергәч, атка гына тигерә аласың инде, шулай бит. Менә сиңа ук. (Садактан бер агулы укны алып бирә.) Ә-әнә, күрәсеңме!.. Бирегә таба бер сыбайлы килә. Сукалаган җиргә якынайгач, атып аудар шуның атын. Кисәтеп, кычкырып торасы булма.
Кылчын. (Кам Ана күрсәткән якка карап.) Кем булыр бу? Бик ерактан күрәсең, Кам Ана.
Кам Ана. Шулай шул... Мин шулай ерактан кеше күрмәгәнне күрәм, кеше ишетмәгәнне ишетәм шул. Сез генә, күрмисез дә, ишетмисез дә!.. (Кылчынга һәм куравычка ачуланып карый. Бар да урман ягына карап торалар. Беренче сакчы ук төзи.) Ат! (Сакчы ата.)
Кылчын. Аты сөрлекте, әһә, егылды. Сыбайлысы торып басты, кем булыр бу, җиде төн уртасында, ни эшләп йөрер? Әллә бер-бер урман кешесеме?
Сәнҗәрә. (Ерактан.) Әбием! Әбием! Бу мин – торының, Сәнҗәрәң!
Кам Ана. (Кырыс һәм мәһабәт.) Мин синең әбиең түгел, син минем торыным түгел! (Садактан икенче укны ала да, үз җәясенә куеп, үзе атып җибәрә.)
Сәнҗәрә. Әбекә... (Йөгереп килеп, сукалаган җир өстенә егыла. Күкрәгеннән ук башагы чыгып тора. Бар да аптырап катып кала.)
Беренче сакчы. Торының булмаса, кем соң ул, Кам Ана?
Кам Ана. Минем торыным өйдә калды. Хуш исле ал туннар ябынып, тирмәдә йоклый ул.
Кылчын. Ә бу кем булды?
Кам Ана. Ә бу – минем яраткан торыным кыяфәтенә кергән кашкыр кыргын! Шулай алдаламакчы булган безне. Өстенә утын өегез дә яндырыгыз!
 
Чыгып китә. Аның артыннан куркынган куравыч чыга. Калганнар катып кала.
Пәрдә.
Тәмам.
 

Мәйрүзә НАСЫЙРОВА


Фото: https://pixabay.com/







«Мәйдан» №12, 2021 ел







 

Комментарийлар