Логотип «Мәйдан» журналы

Әби биргән сабак (Мөдәррис Әгъләмов истәлегеннән)

Минем әби Хәдичә карчык – әтинең әнисе – 102 яшенә кадәр яшәде. Минем исәпләвемчә, ул 1852 елгы булырга мөмкин. Рәсәйдә Крепостнойлык 1862 елны бете­релгән. Әби, ул чакта 8-10 яшьлек үсмер кыз булып,...

Минем әби Хәдичә карчык – әтинең әнисе – 102 яшенә кадәр яшәде. Минем исәпләвемчә, ул 1852 елгы булырга мөмкин. Рәсәйдә Крепостнойлык 1862 елны бете­релгән. Әби, ул чакта 8-10 яшьлек үсмер кыз булып, моны бик яхшы хәтерли иде.
– Каферләргә слабуда (ирек) биргән елны без Федот боярына урак урдык. Көлтә куйдык. Урысларның бер дә ирекле буласы килмәде. Алар, азат итмәвен сорап, хуҗалары алдында тезләнеп ялындылар. Урыс­ка ирек төс түгел. Бабай әйтәдер иде: «Пу­гач явына да алар кушылмады, Җаек казак­лары гына безнең белән иде, Пугач үзе дә казак бит», – дип. Көз җиткәч, Федот боя­рына эш хакы сорарга бардык. Мин яшь әле, ияреп кенә йөрим. Җирләр туңдырып, кар төшәм-төшәм, дип торган кырпак, җүн чак иде. Ул елларда Кадер, Әхмәт авыллары аша тау эргәләп буалар, тегермәннәр тезелеп киткән. Ямь-яшел таулар өстеннән толым-толым җылкы көтүләре җылкылдап тора. Ул буалардагы каз-үрдәк. Күбекләнеп-күбекләнеп тора. Бояр үзе юк иде, управы гына. Безне таныш марҗа кызлары сырып алды. Хуҗаларын Питердә, диделәр. Башкалага кышларга киткән, имеш. Управлары шушы казларны берүзе чалачак икән. Без аһ иттек. Димәк, көтеп тору файдасыз. Без бит мөсел­манча уйлыйбыз. Безнең хуҗалыкта бит 40-50 каз-үрдәкне чалу да олы бер эш. Менә управ чыкты. Җиңен сызганган кызыл күлмәктән, кап-кара шалавардан. Кулында балта. Өстәл кадәр бүкән янына кызлар каз­ны ташып торалар – бу башларын чабып тора. Өелде... өелде баш тавы. Тау кырмыс­ка оясы шикелле мыж килеп тора. Аны көрәк белән талдан үрелгән сап-сары кәрҗиннәргә тутырып, эт абзарына ташый­лар. Боярның бер кечкенә генә авылның са­рык көтүе кадәр эт көтүе бар иде. Марҗа кызлары безне күәс суы белән сыйладылар. Бераз балга да охшаган. Башлар әйләнеп китә. Татарчалы-урысчалы тәтелдибез генә. Хәзер генә ул урыс татарча белми. Элек бездә барсы да белә иде. Безгә эшләгәнебез өчен бакыр, көмеш тәңкәләр бирделәр, берәр башъяулыгы өләштеләр. Управ берәр учкәнфит-прәннек өләште. Татарча: «Яхшы ушладың, рахмат!» – диде. Без көлештек. Безнең эшебезне мактады, янәсе. Без тезлә­неп дога укып, амин тоттык. Марҗа кызла­ры чукына-чукына баш иделәр. Без әнә шу­лай яши идек. Хәзер инде андагы эт абзар­ларында детдум (балалар йорты), чиркәү­ләрендә сөт заводы. Таулар шәп-шәрә, көтү­ләр дә юк. Тирә-яктан кымыз эчәргә агыл­ган халык та юк. Буалар беткәч, су да юк. Их, гомерләр!
Әби – Хәдичә карчык әнә шулай сөйли иде. Мин, Чаллы-Зәй юлыннан Федотка төшеп, әбием ялантәпи йөргән Кадер, Әхмәт аша, кулларны артка куеп, җәяү атларга яра­там.
Хыялым үзем белән бергә атлый. Хәзер­ге техника белән буалар ясау – бер көнлек эш. Тауны, тау читләрен, яр буйларын агач­лар белән каплатасың. Көтү-көтү җылкы җибәрәсең. Канатлы тегермәннәр, су тегер­мәннәре куеп, кымыз санаторие ачып җибәрәсең. Дөньяның кайсы гына почмакла­рыннан килмәсләр иде бирегә. Әхмәт авы­лын чыгып, Шыкмайга борылам. Хәзер ни өчендер Куш Елга дип атыйлар икән. Адым­нарым мине Түбән Бишкә илтә. Урта мәк­тәпле, шифаханәле, мин бала чакта үз апте­касы да бар иде әле, сельполы, тирә-якка атаклы базарлы авыл. Ул базарда азмы ишек чыптасы саттым мин. Минем өчен иң кадерлесе гаять бай китапханәсе иде. Купец йор­тының икенче катында. Бүгенге күзлектән карасаң, бик тә шыксыз булгандыр ул, ә ми­нем өчен хан сарае иде, билләһи. Бу изге йорт миңа шәхес культы корбаннары булган Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан кебекләрне, кара елларда тыелган Шәехзадә Бабичларны алып килде. Урыс теле аша дөнья әдәбиятын алып килде. Рәхмәт бу изге йортка.
Сүзем әби турында иде бит. Һәр атна­ның атна кичендә мин Түбән Бишкә китап­ханәгә төшәм. Авылга килеп кереп, берничә йорт үтү белән, керәшеннәрнең ак таштан куелган чәчәүнәсе тора. Бу сүз урысның часовнясыннан алынган булырга тиеш. Мин аны һәрвакыт, әби кушканча, әйләнеп узам. Ә менә кайтканда, нинди шайтан котырт­кандыр, әйләнеп уза алмадым. Шулкадәр матур бизәлгән иде бу чәчәүнә... Андагы чүпләм сөлге. Шул чүпләм сөлге астында­гы ялтыр-йолтыр килгән тиенле тәңкәләр, кәнфит-прәннекләр. Мин, 7-8 яшьлек ма­лай, шул сөлгене тартып ал да, һәммәсен бергә төр дә... ычкын авылга. Янып-пешеп өйгә кайтып керүгә, әби каршылады:
– Кочагыңда нәрсә ул?
Әбидән яшерен әйбер юк. Мин, сөенә-сөенә, хәлне сөйләп бирдем. Әби сукмады, кыйнамады. Катты да калды. Әйткән сүзлә­рен хәзер дә онытмыйм:
–  Сине моның өчен Алла сугар, бар хәзер үк илтеп куй! Без бер күк астында, Аллабыз бер! Мәнсез булып, Алласыз бу­лып үсмә!
– Алар бит керәшеннәр генә, – дип мәмелдәдем мин.
– Телебез бер, Аллабыз бер, бар илтеп куй! Бар! Илтеп куй!
Караңгы иде. Мин, 7-8 яшьлек малай, караңгыда бер чакрымлы ярты авылны, та­гын бер чакрымлы авыл арасын үтеп ничек бара алдым микән. Бары бер нәрсәне хәтер­лим, бик тә истә калган, ике көн түшәктә авырып яттым.
Әби биргән бу сабак – гомерлек сабак­тыр. Әбием дөньядан киткәч, мин динсез тәрбия алдым. Көндәлек мәктәп тәрбиясе. Пионер булдым. Комсомол булдым. Комму­нистка барып җитә алмадым. Әбинең дингә булган мөнәсәбәте-сабагы мине аңа алып барып җиткерә алмады.
Менә мин Түбән Биш авылыннан авы­лыма атлыйм. Караңгыда әбием куып төшергән юлдан атлыйм. Мин бүген ком-мунист та түгелмен. Мөселман динендә дә түгелмен, чукынмыйм да. Мин кем?! Кай­сы диндә?
Әбием сабак биргән диндә мин. Иман иңдергәннәрне олыла, хөрмәт ит! Бу үзе бер дин! Бу – әбием биргән сабак. Әнә шул чак­та гына илем матур, җирем матур булыр. Әнә шул чакта гына туган төбәгемә ямь кай­тыр. Яшәүгә тәм кайтыр.
 

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

Комментарийлар