Логотип «Мәйдан» журналы

«Хәерле көн! Эфирда – “Балачак ТВ”...»

Гөлия Раиф кызы Сөнгатуллина, алты кызлы гаиләдә төпчек кыз булып, 1989 елның 15 февралендә Мамадыш районының Көмеш Күл авылында дөньяга килә.

Балачактан язмыш ачы сынавын әзерләп куя: Гөлия һәм аның игезәге Алиягә ике яшь булганда, әтиләре вафат була, алты кыз әниләре тәрбиясендә үсә, һәрберсе югары белем алып, тормышта үз урынын таба. Гөлия 2011 елда КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлый. Диплом эшен танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Кадыйр кызы Ганиева җитәкчелегендә яклый, аннан аспирантурада укуын дәвам итәргә тәкъдим ала. Әмма күңеле аны туган ягы Мамадышка кайтып төпләнергә өнди. Балаларны яратып, туган тел сагында булып, 2011 елдан ул Мамадыш шәһәренең 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, 2022 елның ноябрь аеннан туган тел тәрбиячесе вазифасын башкара. Аның бертуганнары Раилә һәм Алия дә татар теле укытучысы һөнәрен сайлаганнар: апасы Раилә Нургатина Түбән Каманың 33нче мәктәбендә белем бирә, игезәге Алия Мөбәракшина Казанның күппрофильле 187нче лицеенда татар теле укыта. Гаиләсендә Гөлия ире Айнур белән кызларын Мәдинә, Мәрьямне һәм  уллары Динисламны тәрбияли. 
Гөлия белән үзе авторы булган «Балачак ТВ» видеотапшырулар проекты, балалар бакчасында Ана телен өйрәтү үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык. 

– Гөлия, «Балачак ТВ» проектына ничек нигез салынды?
– Балалар бакчалары арасында республика күләмендә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» дигән бәйге уза. Шушы бәйгедә биш елга бер тапкыр катнашырга мөмкин. Егерме биш балалар бакчасы арасыннан унысы җиңү яулый. Безнең 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы да шушы бәйгедә катнашу ниятен белдерде. Берәр кызыклы тема уйлап чыгару кирәк иде. Безнең тема һөнәрләр белән бәйле булды. Мөдиребез Резедә Нәкыйп кызы Закирова белән бу теманы интервью ярдәмендә ачып була дип уйлаштык. Әйтик, балалар белән төрле өлкәгә караган һөнәр ияләреннән интервью алырга мөмкин. Шулай итеп, «Бәләкәч ТВ» дип исемләнгән видеотапшыру әзерләдек. Иң беренче интервью Үзәк район хастаханәсе хирургы Нияз Мифтахетдинов белән булды. 
Егерме биш балалар бакчасы арасыннан безнең «Бәләкәч» рейтингта дүртенче урынны яулады. Бүләкләү тантанасы да безнең балалар бакчасында узды. Мин бу чараның алып баручысы булдым. 
– Шуннан бу бәйге белән генә чикләнмәгәнсез...
– Үзебезнең «Бәләкәч» балалар бакчасы кысаларында аваз салган бу проектны җәелдереп җибәрү булды максатыбыз. Хәзер шәһәрнең башка балалар бакчаларын да актив җәлеп итәбез. Әлегә «Һөнәрләр илендә» дигән тапшыру эшләп килә, проектны үстереп, «Һава торышы», «Тәмле булсын!» тапшыруларын өстәргә ниятлибез. Соңгысында балаларга файдалы ризыклар турында сөйләүне күз уңында тотачакбыз. 
Без һәрвакыт үсештә. «Бәләкәч ТВ» дигән исем белән барлыкка килгән проектны «Балачак ТВ» дип үзгәртергә булдык, чөнки «Бәләкәч» ул – балалар бакчасы исеме бит, без исә, бер балалар бакчасы белән генә чикләнмичә, башкалар белән дә эшләргә теләк белдерәбез. Бәләкәч әле ул бик кечкенә яшьтәге балаларга эндәшү сыман яңгырый, ә без мәктәпкә әзерлек яшенә җиткән, 5, 6, 7 яшьлек балалар белән эшлибез.
– Без дигәндә, тулы команданы күзаллап әйтәсеңме?
– «Балачак ТВ»ның редакторы, идея авторы – мин үзем. Оператор-монтажчы – бакчабыз тәрбиячесе Наилә Илдар кызы Нәҗмиева. Алып баручыбыз – Язилә Шәрифуллина исемле безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче биш яшьлек кыз. Без – бер команда. Ә һөнәр ияләреннән интервью алуда балалар бакчасыннан теләк белдергән һәр бала да катнаша ала. Балалар интервьюда татарча сөйләргә кирәк икәнлекне аңлап баралар, матур итеп сөйләргә, камера каршында каушамаска өйрәтәбез. Максат – кызыклы юллар белән татар теленә өйрәтү. 
Тагын бер үзенчәлекле ягыбыз бар: «Балачак ТВ» – социаль проект. Аның ярдәме белән шәһәребезнең кешеләре турында сөйлибез, берникадәр танытабыз. 
– Балалар белән тапшыру төшерү җиңел эш түгелдер...
– Иң беренче ата-аналарны кызыксындыру алшарт булып тора. Ата-аналарны кызыксындырсаң, минем балам белән дә видео төшерү мөмкин булырмы икән дип, алар үзләре контактка керә. Әйтик, бала кыр техникасын, трактор-«КамАЗ»лар ярата, әнисе шул хакта безгә хәбәр итте. Без кыр хезмәтчәннәре белән тапшыру әзерләдек.
Һәрбер интервьюдан мин канатланып кайтам. Бу әңгәмә турында иптәшләремә, гаилә әгъзаларына сөйлим. Күпчелек очракта кешедә аңлау тапмыйм: бу проект акча китерми икән, нигә кирәк, вакытыңны әрәм итеп йөрисең дигән фикерне еш ишетәм. Ләкин тормыш иптәшем минем бу эшемне хуплый, шунысы мөһим. Әлбәттә, алга таба үсеш алу өчен грантлар бәйгесендә катнашырга, финанслар җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Сөендерә торган хәл: балаларда татар теле белән кызыксыну арта, сөйләм дәрәҗәсе үсә. 
– «Балачак ТВ» социаль челтәрләр аша таныла дип беләм...
– Беренче тапшыруларны 2022 елның декабрь аенда төшерә башладык. Төп максат, әлбәттә, бәйгедә катнашып, шунда күрсәтү иде. Әмма кызыклы һәм  сыйфатлы бу тапшырулар җыелып килде. Өч-дүрт сюжет төшерелгәннән соң, иптәш кызым, университеттагы сабакташым, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, креатив проектлар авторы Резедә Гобәева-Зәйни белән аралашкан вакытта алга таба нәрсә эшләп була икән, дип киңәш сорадым. Ул, «ВKонтакте» социаль челтәрендә махсус сәхифә булдырып, төшерелгән видео-сюжетларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә киңәш бирде. Бүген безнең тапшыруларны, яңалыкларны шуннан карап барырга мөмкин. Бу – үсешнең икенче этабы, чөнки кемгә генә яңа тапшыру төшерү турында мөрәҗәгать итсәк тә, «Без сезнең турында беләбез, килегез», – дип, җылы итеп очрашуга чакыралар. Әйтик, маллар табибы безне үз бүлмәсендә кабул итте. Сөйләгәннән соң, геройлар практик-гамәли яктан да кызыклы моментларны күрсәтәләр. Мәсәлән, колбаса җитештерә торган цехка бардык, анда балаларга колбаса ясау процессын күрсәттеләр. 
Гомумән, тәрбияче булу ул – күпкырлы шәхес булу дигән сүз: белем бирүче дә, журналист та, психолог, рәссам, математик, җырчы, биюче дә син. Кечкенә балалар бездән үрнәк ала. Ә без иң-иңнәре булырга тиеш дип саныйм. 
– «Балачак ТВ» үзе дә башка тапшыруларга кунакка йөри. Шулаймы?
– Алып баручыбыз Язилә Шәрифуллина – активист кызыбыз. Аның белән «Нократ дулкыннары» дигән Мамадыш радиосы туры эфирында да катнаштык, «Шаян ТВ» каналының «Кунак» тапшыруында да булдык, үзебезнең эшебез турында сөйләдек.
– Танылган шагыйрь абый-апаларда кунакта булырга да өлгерәсез...
– Җәй көне Казанга барып, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова, танылган олпат шагыйребез Ләбиб Лерон белән видеоинтервьюлар яздырдым. Алар да безнең «Балачак ТВ»да урын алды. Шулай ук бу очрашулар киңәш алу форматында да иде: Йолдыз апа да, Ләбиб абый да балалар өчен яза, аларның психологиясен аңлый, шул ук вакытта алар – гомер буе татар теле үсеше, алгарышы өчен көч куя торган шәхесләр. Тагын нинди юллар белән балаларны кызыксындырып була, телебезне өйрәнүгә мәхәббәт тудырып була – без шушылар хакында да сөйләштек. 
Йолдыз апа Шәрапованың сүзләре күңелемә ятты: «Иҗади кеше булу ул – үзе бер рәхәт. Ә сине тыңлаучы, караучы кеше булса – монысы инде тагын да рәхәтрәк халәт». Мин бу сүзләр белән килешәм: минем өчен иҗатның бер төре – күңелебезне биреп эшләгән, ныклы адымнар белән атлап китәргә тиешле «Балачак ТВ» проектыбыз. Ә тапшыруларны караучыларыбыз арту – зур сөенеч. Безнең видеоязмалар сылтамалар ярдәмендә башка пабликларга күчә, шуның өчен кайбер сюжетларыбызны дүртәр-бишәр мең кеше карый. 
Ә Ләбиб абый Леронның бу гыйбарәсе кызыклы: «Әгәр дә залда йөз кеше утырып, шуннан берсе генә синең сөйләмеңнән үзенә нәрсәдер ала икән, бу да зур җиңү». 
«Балачак ТВ» керемле проект түгел, энтузиаст рухы белән тотынып башланган һәм дәвам итә торган эш ул. Киресенчә, үз акчабызга эш йөртергә туры килә: әйтик, һөнәр иясенә кунакка барганда, күчтәнәчен алабыз, тапшыруда катнашкан балаларны да бүләклибез, күптән түгел «ВКонтакте»дагы сәхифәбездә язылучылар санын арттыру нисбәтеннән бүләк – милли яулыклар уйнаттык.
Бу елның 25 июнендә Мамадыш районының Иске Комазан авылында узган «Чал тарихлы Комазаным» дигән фестиваль турында тапшыру төшердек. Фестивальнең максаты – авылдан чыккан күренекле шәхесләрне кунакка чакырып, алар белән таныштыру, аларга сүз әйтү өчен мәйдан бирү. Биредә борынгы өй җиһазлары, кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Бу фестивальдәге җыр-мөнәҗәтләр, ярыш-бәйгеләр, остаханәләр (камыр басарга, чабата үрергә өйрәтү буенча, мәсәлән) үткәнгә алып кайтып килде сыман. Бәйрәмгә шушы авылда туган ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Миңгол Галиев та кайткан иде. Безгә аның белән әңгәмә яздыру бәхете дә елмайды.
Шулай ук көз башында беренче татар блогеры булган, Татар малай тәхәллүсе белән үз тормышын яктыртып бара торган Ринат Галиәхмәтов белән очраштык. Аның белән дә тапшыру әзерләнде. 
Күптән түгел Мамадышның «Bliss» матурлык салонына кунакка барып, Алсу Әгъләмова дигән визажист һәм парикмахер белән әңгәмә кордык. Ул, алып баручы кызыбыз Азалия Каһарманованы сөендереп, балалар өчен бизәнү тупланмасы бүләк итте. 
– Балалар бакчасында Ана телен өйрәтүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
– Берсендә җыелышка унөч татар әни һәм бер әти килде. Минем сорауларыма татарча гел җавап бирә алмыйлар. Сез җавап бирә алмагач, балаларыгыз ничек татарча сөйләшә алсын икән дип сорадым. Бүгенге көндә хәл шушындыйрак. 
Балалар бакчасында татар теле дәресләрендә бер төркемдәге балалар ике төркемчеккә бүленә: рус төркемчеге, татар төркемчеге. Ни өчендер рус төркемчегенә кергән балалар татар телен яхшырак отып ала. 
Очрашуыбыз вакытында Ләбиб Леронга шундый сорау бирәм: «Балаларың татар телен яхшы дәрәҗәдә белсен өчен, Айсылу Лерон белән Ландыш Нигъмәтҗәнова булырга кирәкме?» Интернет челтәрендәге видеоязмалардан, «Шаян ТВ» тапшыруларыннан күрәбез бит: аларның балалары матур итеп татарча сөйләшә. Әйтик, Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә Таишева четердәп торып татарча аралаша. Әйе, әнисе аның белән гел татарча сөйләшә, бабасы янында гармун уйнап тора. Ләбиб абыйның бу сорауга җавабы мондый булды: «Безнең өйдә оныгым русча сөйләмгә күчә икән, хатыным Фидания шаяртып әйтә: «Нина Александровна, к нам ваша внучка заглянула. Заберите, пожалуйста!»
Гаиләдәге тәрбиягә килгәндә, үз мисалымнан чыгып әйтәм, безгә әни беркайчан да тегене эшләгез, моны эшләгез дип төртеп күрсәтми иде. Без алты кыз әтисез үстек, үзебез белеп, бакча, йорт-хуҗалык эшләрен башкара идек. Әни татар телендә генә сөйләшегез, телегезне яратыгыз дип тә әйтми иде, ләкин безнең күңелләргә ул мәхәббәтне сала алган. Өстенә гаиләне финанс яктан кайгырту йөге төшкән әниебезнең һәркайсыбыз белән аерым дәрес әзерләргә вакыты да булмады, әлбәттә. Мәктәп җыелышыннан кайтканнан соң бер сүзе булды: «Укыгыз!» Алтыбыз да югары белем алуга ирештек.
Шуның өчен мин болай дип уйлыйм: тәрбия мәсьәләсендә дә, тел өйрәнүдә дә иң беренче мохит – гаилә, башта әти-әни, аннан әби-
бабай. Соңыннан инде зур рольне балалар бакчасындагы тәрбияче үти. Татар булган әти-әни баласын инглиз, француз, алман, кытай, төрек – бөтен телләргә акча түләп өйрәтә, дәресләргә йөртә. Ә татарчага өйрәтми. Бушка өйрәт өеңдә татарчага! Төп ялгыш фикер – бала татар телен белсә, аны өйрәнсә, рус телен белүгә хилафлык килә, имеш. Психологлар тарафыннан расланган бер нәрсә бар: кеше никадәр күбрәк тел белә икән, аның башы шул кадәр яхшырак эшли, баш миенең мөмкинлекләре киңәя, чөнки һәр тел – ул логик модель. Ә Ана телеңне белү өстенлекләре турында әйтәсе дә юк инде! Әти-әниләр белән эшләгәндә, һәрвакыт шушы әйберләр турында аңлатып сөйләргә тырышам. Университеттагы тел укытучым, галим Олег Ришат улы Хисамов әйтә иде: «Әти-әни гаиләдә бала туу белән аны ничек бар, шулай ярата. Тел белән дә шушы ук хәл: син туганда ук Ана телле булып туасың, Ана телең булганга күрә, телеңне аннан ниндидер материаль байлык китерүен өмет итмичә ярат». Бүген ана теле кирәксез хәлдә читтә торып кала, кызганыч! 
Мин татар теле тәрбиячесе, «Балачак ТВ» проекты җитәкчесе буларак, балаларда телебезгә хөрмәт һәм ярату хисләрен, аны өйрәнү теләген уята алам икән, димәк, Ана теле укытучысы дигән һөнәрне дөрес сайлаганмын, шөкер!

 

 

Әңгәмәдәш Гөлназ НУРИЕВА

«Мәйдан» № 11, 2023 ел 

Галерея

Комментарийлар