Логотип «Мәйдан» журналы

Җырлары гомерлек юлдашым булды

Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 елКояш, кояшМәңге балкый,Мәңге нур сибә. Кояш гомере телим минӘнием сиңа.Хәтеремдә сакланганча, башлангыч классларда укып йөргән елларым. Безнең мәктәпк...

Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел
Кояш, кояш
Мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа.
Хәтеремдә сакланганча, башлангыч классларда укып йөргән елларым. Безнең мәктәпкә үзенең «Кама буе туган як», «Чистай вальсы», «Яшисе килә» hәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган популяр композитор Фәтхерахман Әхмәдиев килде. Ул безгә шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Җырлыйм әнием турында» (икенче исеме «Кояш гомере») җырын уйнап, җырлап күрсәтте.
Күңелләр тулды, күзләр яшьләнде. Җырның сүзләре көй белән бергә үрелеп, тәнгә-җанга үтеп керде.
Җырны бик тиз отып алып, Фәтхерахман абыйга җырлап та күрсәттем. «Тавышың матур, җырчы булырсың, сеңелем», – дип башымнан сыйпады.
Җырлы гомеремнең чишмә башы нәкъ менә шушы «Кояш гомере» җырыннан башланды да инде. Эчтәлеге белән бик гади, самими дә hәм бик гүзәл шигъриятле бу җырның гомере озын булды. Ничә буын балаларның яраткан җырына әверелде (шул исәптән оныгым Розалиянең дә).
Барыбыз да белә: hәммәбез дә яратып җырлый торган, чын мәгънәсендә популяр булган «Туган җирем – Татарстан» (А. Ключарев көе), «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров көе), «Китмә, сандугач» (Р. Яхин көе), «Үз илемдә», «Ак пароход» (С. Садыйкова көе), «Туган җиремә», «Яшь гомер», «Күл буена килсәң иде», «Гармунчы», «Күңелле ял итегез» (З. Гыйбадуллин көе), «Гөлләр иле» (С. Шәмсина көе), «Кукмара» (М. Имашев көе), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе), халык көйләренә иҗат ителгән «Туй җыры», «Зәңгәр төймә», «Урманнарга кердем», «Иртә дә генә торам», «Сәфәр» hәм башка җырлары татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.
Гөлшат Зәйнашеваның җырлары – милли рухи хәзинәбез ул. Туган җиргә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә өндәү, кешелек дөньясы кабул иткән югары әхлакка чакыру – аның җырларының төп сыйфатлары.
Аның иҗатында мәхәббәт һәм гаилә җырлары да киң урын алып тора. Мәхәббәт темасына шагыйрә гомере буена тугрылыклы булып калды. Аны, хаклы рәвештә, «мәхәббәт җырчысы» дип тә йөртәләр. Җыр өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә һәм Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.
Гөлшат Зәйнашеваның уникаль җыр иҗаты фәнни яктан өйрәнүне дә таләп итте. Шуны истә тотып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлегенә аспирантурага укырга кердем. Җитәкчем, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов минем җырчы икәнлегемне дә белгәч, теманы җыр шигърияте өлкәсеннән алырга тәкъдим итте. Мин Гөлшат Зәйнашева иҗатын өйрәнүне күздә тотуымны әйткәч, бик рәхәтләнеп риза булды. 2005 елда Гөлшат Зәйнашеваның «Җыр шигърияте» (Тематика, үзәк мотивлар, сәнгати тасвир) дигән темага диссертация якладым.
Татарстан Республикасының фәннәр академиясе, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми советы карары белән бу фәнни хезмәт монография булып басылып чыкты.
Гөлшат апаның җырлары гомерлек юлдашым булды, дип горурланып әйтә алам. Сабый чагымнан алып, аның җырларын тыңлап, җырлап үстем. Мәктәп һәм студент елларында конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладым.
Чаллы дәүләт педагогия университетында шәкертләрем белән үткәргән «Мәхәббәт җырчысы», «Китмә, сандугач», «Туган җирнең сайрар былбылы» һәм башка әдәби-музыкаль кичәләр, концертларымда яратып башкарган «Туган җиремә», «Яшь гомер», «Гармунчы» (З. Гыйбадуллин көе), «Гөлләр иле» (С. Шәмсина көе), «Аерылмагыз» (Ч. Зиннатуллина көе), «Мин бит кара карлыгач» (Ш. Тимербулатов көе), «Мәхәббәт такмаклары» (Р. Абязов көе), «Урманнарга кердем» (халык көе) җырларым да шагыйрә иҗатына тирән ихтирамлы булуымны дәлилли.
Гөлшат Зәйнашеваның җырлары халыкчан, шуңа күрә дә халык аларны яратып тыңлый һәм җырлый. Халык шагыйре М. Әгъләмов сүзләре белән әйткәндә: «Гөлшат Зәйнашеваның җырларын халык җырлады һәм җырлаячак».

Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА,


Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты


«Мәйдан» № 1, 2023 ел

Комментарийлар