Логотип «Мәйдан» журналы

Батырлар гаиләсе

Илшат Нәсим ул Сибгатуллин – билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Муса Җәлил исемендәге ярыш җиңүчесе. Тәҗрибәле, оста көрәшче булуына өстәп, ул өч көрәшче егетнең әтисе дә! Әлегә. Илшат...

Илшат Нәсим ул Сибгатуллин – билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Муса Җәлил исемендәге ярыш җиңүчесе. Тәҗрибәле, оста көрәшче булуына өстәп, ул өч көрәшче егетнең әтисе дә! Әлегә. Илшат әфәнде белән .... ханым гаиләсендә дүртенче спортчы малай да үсеп килә. Ә игезәк уллары – Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Татарстан һәм Рәсәйкүләм ярышларда алдынгылыкны бирми инде. Узган ел Яр Чаллы Сабантуенда өч Сибгатуллинның пьедесталда басып торуы бәйрәмнең күрке булды.
– Көрәш белән кызыксыну нидән башланды, Илшат?
– Актаныш районының Такталачык авылында туып үстем мин, Такталачык урта мәктәбендә белем алдым. Безне искиткеч көчле укытучылар укытты. Мәсәлән, мәктәптә укыган чакта ук немец теленнән сочинениеләр яза идем, район олимпиадасында җиңдем. Моның өчен алман теле укытучым Халидә апага рәхмәтлемен. Люция апа – математикадан, аның иптәше Назил абый Газетдинов сызым дәресеннән төпле белем бирделәр. Фасыйм абый – физиканы Мәскәү университеты дәрәҗәсендә укыта иде. Альберт абый – тарихны җентекләп сөйләп бирә иде: рөхсәт ителгән тарихны да, рөхсәт ителмәгәнен дә. Музыкадан Камил абый укытты: дәрес буе скрипка тыңлыйбыз! Кайсы авыл мәктәбендә бар мондый укытучылар?! Авылда түгел, шәһәрдә дә юк! Физкультурадан Рамазанов Фәрит дигән укытучы керә иде. Волейболда да, баскетболда да, көрәштә тә – бөтен яклап оста иде ул. Такталачыкта көрәш белән шөгыльләнүне ул башлады. Мин дә кызыксынып киттем. Аннары минем әти дә физкультура укытучысы бит. Шуның да тәэсире булды, әлбәттә.
Бәлки без үскәндә районда көрәш бик үк популяр да булмагандыр. Әзерлек тә чамалы иде. Утын ярып барасың, әзрәк осталыгың булса, керәсең, ыргытасың да кайтып китәсең, дигәндәй. Шулай итә идем. 1993-1994 елларда көрәштем. Берсендә, җиңгәннән соң ярышка бармадым да хәтта, ничектер укуны ташлап китеп булмадымы. Мин бит фән олимпиадаларына йөри идем: физика, математика буенча районда беренчелекне бирми идем. МФТИ яки МГУга керәбез, дип физика укытучым Фасыйм абый Фәррахов белән ныклап әзерләнә идек. Әмма без унберенчедә укыганда КамПИдан килеп имтихан үткәрделәр. Язып чыктым – бишле. Шулай итеп, апрельдә үк КамПИга укырга кергән идем инде. Чаллыга килеп эләгүем әнә шулай булды. Фасыйм абый аннан соң: «Их, чукынмыш малай, мин бит сине МГУга әзерләгән идем», дип шелтәләде. Дүрт курс шунда укыйм да аннан Канадага китәм, янәсе – шулай планнар корган идек. Әмма язмыш мине Чаллыга, КамПИның татар бүлегенә алып килде.
– Чаллыда көрәш белән шөгыльләнүне кайда дәвам иттең?
– Унынчы-унберенче сыйныфларда көрәшкә йөрмәдем, укыдык та укыдык бит инде. Ә көрәш барыбер күңелдә. Көрәшәсе, шөгыльләнәсе килә. Эзләнә торгач, «Витязь»га барып кердем. Айрат Гыйлаев, үзебезнең якташ Марат Галиев, Айдар Нәҗметдиновлар белән бергә көрәшкә йөри башладым. 2004 елдан ныклап ота башладым. Аннан бер-бер артлы турнирлар, дөнья чемпионатлары китте. Шулай итеп татар көрәшенә беректек инде, башканы белмәдек тә.
– Көрәштә остазың дип кемне таныйсың?
– Әтиемне. Әти (Нәсим Әхмәдулла улы Сибгатуллин) үзе дә яшьлегендә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академияседә укыганда, ирекле көрәш белән шөгыльләнгән. Авылда көрәш келәмендә, Сабантуйларда оештыручы, судья – гел безнең әти. Коррекцион мәктәптә физкультура укытты. Аның укучылары кул көрәше, көрәш, футбол буенча төрле ярышларда җиңүләр яулады.
Улларымның да иң беренче тренеры – бабалары. Җәй көне, сборларга да бармыйча, авылга кайтып, эшләп, күнегүләр ясап, турникта тартылып, бабалары кул астында үстеләр. Авылда эшләп, табигый ризык ашап ныгыдылар. Уңышларының төп сәбәбе – барыбер шул авыл тәрибиясе, авыл «умырткасы».
– Бүгенге көндә татарча көрәш буенча Татарстанда гына түгел, Рәсәй күләмендә беренчелекне бирмәүче игезәк өч егет – улларыгызның көрәшкә кереп китүе ничек булды соң?
– Минем ел да сабантуйларда көрәшүемне, тәкә, бүләкләр алуымны малайлар күреп үстеләр. Татар көрәшендә генә бит ул андый бүләкләүләр. Менә кече улым Раяз ирекле көрәшкә йөри. Анда, киресенчә, кием, кирәк-ярак, ярышларда катнашу – бөтен әйбер өчен түлисе. Ә татар көрәшендә алай түгел, үзеңне бүләклиләр. Чаллыда бигрәк тә. Хәзер бит стипендияләр, премияләр, кием, лагерь, ял итүләр, очрашулар, аралашу – көрәшчеләр өчен барысы да бар. Менә күптән түгел бергәләп Актаныш тәкәсеннән шашлык ашап кайттык. атарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча төбәкара турнирда быел Яр Чаллы командасы беренче урын яулады). Үзе бер күңелле чара бит. Татар көрәшендә Чаллыда бик кызыктыргыч шартлар тудырылды. Мәсәлән, улларымның өчесе дә ел буе ай саен өчәр мең күләмендә стипендия алып торалар. Үз кесә чыгымнарына шәп ич. Нигәдер барыбер ата-аналар татарча көрәшкә түгел, каратэ, кикбоксинг, тхэквандо ише төрләргә кызыга, балаларын шунда бирә.
‒ Татарча көрәштә имгәнү куркынычы зур дигән фикер бар бит.
‒ Көрәшнең бер төрендә дә имгәнүдән, травама алудан гарантия юк. Каратэда маңгайга тимиләрмени? Әйе, татарча көрәштә төрлечә ыргыту алымнары бар. Әмма бокстагы, «ММA»дагы кебек түгел инде: анда бит кеше бер-берсенең башын төяргә максатчан әзерләнеп чыга. Ә теләсә нинди бәрелү-сугылу, аз гына бәрелү булса да, барыбер берникадәр баш мие селкенүгә китерә. Тренировкаларда, ярышларда баланың башына сугалар, шул бәрелүләр җыел-җыела төрле чирләр башлана. Ата-аналар кичек курыкмыйча балаларын шундый сугулы спорт төрләренә бирәләрдер – аптырыйм. Әллә белеп бетермиләрме? Баш болай да гел бәрелеп тора бит, нигә аңа өстәп сугарга. Җитмәсә, үз балаңа. Ә көрәш барыбер куркынычсызрак. Яшь, квалификацияле тренерлар үсте. Баланы әкренләп әзерли-әзерли генә көрәшкә кертеп җибәрәләр. 13 яшькә хәтле башта ныгыталар, егылырга өйрәтәләр. Унөч яшьтән соң гына җитди алымнар өйрәтә башлыйлар. Чемпионатлар да шул яшьтән үткәрелә башлый.
‒ Көрәш түгәрәгенә баланы ничә яшьтән бирер мөмкин?
‒ Биш яшьтән үк тә шөгыльләндерәләр инде хәзер. Тоттың да сөлге белән көрәшергә өйрәтү түгел түгел бит, башта егылырга, мәтәлчекләр атарга, төрле күнегүләргә өйрәтәләр: билне, кулларны, беләкләрне, буыннарны ныгыту дигән нәрсә ул. Шуңа күрә ата-аналар малайларын курыкмыйча көрәшкә бирә ала.
‒ Үзеңнең малайлар ничә яшьтән көрәшә башлады?
‒ Башка малайлар белән бергә, бәләкәйдән үк авылдагы сабантуйларда көрәшәләр иде. Көрәш башланыр алдыннан, сөлгеләрен тоттырып, тезеп бастырып куялар иде аларны кызык итеп. Үзара көрәштергән булып, һәрберсенә бәләкәй булса да бүләк биреп чыгаралар иде. Көрәш шуннан башлана инде ул.
‒ Ике улың үзара көрәшкәндә нинди хисләр кичереп күзәтәсең?
‒ Хәзер үстеләр инде. Элек спортзалда үзара көрәшкәндә Фазыл өстенрәк, көчлерәк иде. Бер ярышта Фаяз тегене тотып бәрмәсенме! Фазыл миңа килеп елый, Фаяз сөенеп йөри. Нишләргә дә белмим: берсен юатам, икенчесен мактыйм. Ә хәзер, үсә төшкәч, алар төрле авырлык үлчәмендә. Фаяз белән Хәсән – 45 кг, Татарстан чемпионатында икесе финалга чыктылар. Фазыл – аерым, ул илле килограммда инде. Ә Актанышта барыбер Фаяз белән Фазыл финалга чыкты. Узган ел Фазыл җиңгән иде, быел Фаяз җиңде. Тренировкаларда кем көчлерәк – шул җиңә. Үзара сөйләшү-фәлән түгел, алар инде мондый хәлгә олыларча карый. Туганлык дигән әйберне аңлый башладылар, үзләренә дә сугыша-сугыша җан-фәрман көрәшү кыен хәзер, рәхәт түгел. Кайсы җиңсә дә – бу аларның уртак җиңүе. Кайсы җиңелсә дә – уртак җиңелү. Мин аларга бәләкәйдән шул әйберне аңлатып үстердем. Иң беренче Фазыл чемпион калганда да әйттем: «Фазылның гына җиңүе түгел бу, сезнең уртак җиңүегез», дидем. Әлегә шундый караш белән яшиләр, алдагысы ничек булыр.
‒ Көрәш серләренә кайда төшенәләр соң егетләр?
‒ Менә ике ел элек «Витязь»да да (М.Ш. Бибишев исемендәге спорт мәктәбе) шөгыльләнә башладылар. Үзем дә шөгыльләндерәм. Яхшы результатларга шушында килдек. Кечкенәсе Чаллының 30нчы мәктәбендә ирекле көрәш түгәрәгенә йөри. Үз мәктәбендә булгач җайлы.
‒ Димәк, барыбер, мәктәптәне спорт түгәрәгенә тартылу күбрәк?
‒ Әлбәттә. Хәзер барыбыз да эш кешесе  бит, дөнья куабыз. Тегендә-монда чабулап, балага вакыт аз кала. Ә түгәрәк үз мәктәбендә булгач, бик җайлы. Абыйларына да шулай туры килде. Игезәк улларыбыз Яр Чаллының М. Вахитов исемендәге 2 гимназиясендә укыйлар. Беренче сыйныфтан ук Шәмсевәлиев Илгиз җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөри башладылар. Раяз исә өебез янындагы яңа мәктәпкә укырга керде.
‒ Үзеңнең истә калган көрәшең кайсы?
‒ Сабантуйда беренче җиңү – туган авылыңда иң беренче тапкыр тәкә алу. Ә абруе буенча – Казахстанда, Атма-Ата шәһәрендә дөнья чемпионатында җиңүем. Ләкин Такталачыкта беренче тапкыр батыр калуым иң кадерле җиңү булып күңелдә саклана.
‒ Төшеңдә дә көрәшәсеңме?
‒ Әйе, керештерә. Аптырап та куям, хәзер көрәшмим бит инде югыйсә.
‒ Сабантуйларга көрәшче ничек әзерләнә?
‒ Вакытка карап. Кем кайсы сабантуйга әзерләнә бит. Хәзер сабан туйлары җәй буе бара: май азагында Башкортстанда башлана, аннан Татарстан: авыллар, районнар, Чаллыныкы, Казанныкы. Шуннан соң Питрау бәйрәмнәре. Сүз уңаеннан, керәшен кардәшләр бик яхшы үткәрәләр бу бәйрәмне, хәтта безнең борынга чиртерлек. Сабан туе кебек, көрәш тә оештырып, зур призлар куеп, бик матур уздыралар.
Көрәшче ел буе әзерләнә ул: Татарстан чемпионаты, Муса Җәлил исемендәге турнир, Россия чемпионатлары... Аннан, әзрәк ял итеп ала да, сабантуйларга әзерлек башлана. Кемдер төп бүләк өчен көрәшергә, кемдер үз авырлыгында батыр калыр өчен тырыша.
‒ Копченый (данлыклы көрәшче Рәкыйп Хәмитов) янына май аенда ук якын килмәле булмый торган иде, ди хатыны Римма апа. Сабантуйларга әзерләнгәндә бик киеренке халәттә яшәгән.
‒ Алар сөйләшми көрәшәләр иде. Көрәшеп батыр калалар иде. Җиңүе үзеннән генә торган, шуңа шундый халәттә булган. Аңлыйм мин аны.
Быелгы «Манзара»да нәрсә ясадылар әнә. Икенче көнне эшкә барам, радионы кушсам – шуны сөйлиләр. «Кичә «Манзара»да көрәшчеләр цирк куйганнар. Монда бит көрәшчеләр өчен аерым цирк ачарга була», диләр. Адәм көлкесе бит бу. Чынлап та цирк инде. Бүлеш, алыш, биреш...
‒ Бу «алдым-бирдемне» ничек бетергә соң? Көрәшне ничек күтәрергә?
‒ Ничек бетерергә – белмим, федерацияләр хәл итәргә тиештер бу проблеманы. Көрәшне күтәрүгә килгәндә: барыбер, финанслауны яхшыртмый торып, үзгәреш булмаячак. Бушка берәүнең дә эшлисе килми. Балалар белән эшләү – җиңел хезмәт түгел ул, эшләп караганым бар. Хәзер дә эшләп торам. Методикасын-мазарын язарга кирәк, компьютерда документ эшен алып барырга кирәк. Тренер да хәзер шул интернет хисап тотуга бәйләнгән.
Өлкәләрдә, һичьюгы Татарстанның һәрбер авылында көрәш келәме булсын иде. Кайбер районнарда бөтенләй көрәш дигән әйбер юк, ярышка да килмиләр.
Балалар тренерларын арттыру кирәк. Дәвамчанлык булдырырга иде. Әйтик бала көрәш белән шөгыльләнде дә, мәктәптәпне тәмамлап чыгып киткәч, кая барырга белми йөрергә тиеш түгел. Кайсы шәһәргә укырга китсә дә, аны шунда көтеп торсыннар. Әйе, бик зур эш инде бу, ләкин шундый система булдырмый торып, алга китеп булмый.
Әгәр статистика буенча карасак, 2004 елларда 60-70 килограммда алтмыштан артык кеше көрәшә идек. Быел да Муса Җәлилдә катнаштым – 35-40, иң күбе 43 кеше. Унтугыз-егерме ел вакыт эчендә көрәшчеләр саны өчтән бергә кимегән, дигән сүз.
Мәктәпләрдә эшләсәләр – балаларны көрәшкә тартырга була. Мәктәп җитәкчеләренә мәҗбүри итеп куярга да кирәктер ‒ ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй. Шулай итсәң, балалар җыярга, кызыксындырырга була.
‒ Яшь көрәшчеләргә нинди киңәшләр бирер идең, Илшат?
‒ Спорт белән дус булыгыз. Бөтен бала да көрәшче булмаска мөмкин. Хәзер бит тән төзелеше, сөякләр калынлыгы, умыртка баганасы һ.б. буенча да балага кайсы спорт төре туры килүен билгеләп була. Фән алга киткән заманда яшибез. Сабый вакытында ук баланың кайсы спорт төрендә шанслары күплеген белергә мөмкин. Бу хакта фәнни хезмәтләр дә язалар. Яшь спортчыларга киңәшем шула: тренировкаларны калдырмаска, даими йөрергә, тренерларны тыңларга. Дисциплина дигән нәрсә бик мөһим. Әлбәттә, башны да эшләтергә кирәк. Җиңәм дисәң, көндәшеңнән күбрәк, ныграк әзерләнергә тиешсең. Көндәшем миннән артыграк шөгыльләнмиме икән, дигән шик булырга тиеш башыңда.
Көрәшчеләргә тагын шуны да әйтәсем килә: көндәшеңне, бер-береңне хөрмәт итү кирәк. Келәмдә үзара көндәш булсаң да, келәмнән чыккач, берыбер бер шәһәрдә, бер илдә, бер мөхиттә яшисе. Бер-береңне кимсетү һич ярамый. Көрәш шундый әйбер: бүген син чистага ыргытасың, икенче көнне сине башың белән кадап куярга мөмкиннәр. Көндәшеңне кимсеткән булсаң, анда нишләрсең?!
‒ Җавапларың өчен рәхмәт! Үзеңә һәм көрәшче улларыңа уңышлар телим!


Әңгәмәдәш – Лилия Сираева


«Мәйдан» № 6, 2023 ел


 
 

Комментарийлар