Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрбияле бала – ата-ананың бәхетле киләчәге

Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе.Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлеклә...

Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, аң-белемгә омтылышының күп өлеше аңа нәселдән күчә. Гаилә мөнәсәбәтләре дә булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип әйтсә, атаклы совет педагогы А. С. Макаренко: «Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз – иң беренче хәлиткеч фактор. Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр турында ни сөйлисез; ничек шатланасыз яки кайгырасыз, үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз – менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бар», – дип язып калдырган. Димәк, гаилә тәрбиясе – ул ата-ананың шәхси үрнәге. Гаилә әгъзалары арасындагы җылы, игелекле мөгамәлә, үзара хөрмәт хисе әхлак тәрбиясе өчен мөһим җирлек тудыра. Гаилә тәрбиясенең нигезен тәшкил итә торган гомумкешелек идеаллары, принциплары да Р. Фәхреддиннең педагогик мирасында ачык чагыла. «Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр», – дип яза ул.
Бала тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, ата-аналардан, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Бүгенге көндә телевидение, Интернет, төрле мәгълүмат чаралары, кызганычка каршы, тискәре күренешләрне дә пропагандалый. Димәк, тәрбия системасына, гаиләгә тагы да зуррак бурычлар йөкләнә.
Бүгенге көндә күп кенә балаларга «кисәкләп фикерләү» («клиповое мышление») хас икәнен дә белеп торырга кирәк. Ул термин инглиз теленнән, «текстның фрагменты» дигәнне аңлата. Аны заманында телгә Элвин Троффлер төрле илләрнең мәдәниятен тасвирлау өчен керткән булган. Бу тип фикер йөртүче бала мәгълүматны кыскача, кисәкләп, фрагментлап, якты образлар аша гына кабул итә. Ул игътибарын бер әйбердә озак туплый алмый, шуңа күрә берсеннән икенчесенә тиз сикерә. Менә шундый буын белән эшләргә туры килә хәзерге заман укытучысына. Һәм балаларның бу үзенчәлекләрен ата-аналар да белеп торырга һәм игътибар үзәгендә тотарга тиешләр.
Һәр гаилә – үзенә күрә бер дәүләт ул. Кайбер гаиләләрдә бар да тәртиптә шикелле: әти-әниләре алдынгы, әйбәт киенәләр, мул тормышта яшиләр кебек. Ләкин балалары мәктәптә начар укый, берни белән дә кызыксынмый, сыйныфташларын ихтирам итми. Моның сәбәбе – ата-ананың мал артыннан гына куып, баланы тәрбияләүдән читләшүе. Кызганыч, бүгенге көндә күп ата-ана гаиләнең матди бөтенлеген тәэмин итү белән генә мәшгуль. Аларны баланың эчке дөньясы, хис-кичерешләре бөтенләй диярлек кызыксындырмый. Тамагы тук, өсте бөтен булгач, шул җиткән, дип уйлый алар. Әни кеше эштән кайткач аш пешереп, сериал карауны кулай күрсә, әтисе дә буш вакытын бала белән аралашуга түгел, ә диванга кырын ятып, телевизор карауга яки «интернетта утыру»га сарыф итә. Күп очракта балалар белән аралашу да кисәтүләргә генә кайтып кала: барма, кагылма, карама, укы, эшлә һ.б. яки, бала борчымасын дип, аның тыныч кына «телефонда утыруын» да хуплый. Ә балага даими игътибар, үзенә шәхес итеп карау, ихлас аралашу кирәк. Ата-анага мәктәптән кайткан баласының нинди билге алуы белән генә түгел, мәктәп хәлләре, дуслары, аның уй-кичерешләре белән дә кызыксыну зарури. Бала үз проблемаларының чишелеш юлларын урамда, интернет челтәрләрендә түгел, ә гаиләдә табарга тиеш. Әгәр дә өендә аны аңлаучы, сабырлык белән тыңлап, киңәш бирүче булмаса, ул яклауны, үзен аңлаучыны урамнан, виртуаль дуслары арасыннан эзләп, тискәре йогынтыга эләгергә мөмкин. Кызганычка каршы, теләсә нинди компанияләргә, секталарга, тиеш булмаган Интернет челтәрләрендәге очраклы, зарарлы сайтларга эләгеп харап булучы яшьләр аз түгел. Ата-ана баласының кем белән аралашуын, мәктәптә нинди урын тотуын, җәмәгать эшләрендә ничек катнашуын да күзәтеп торырга, укытучы һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә яшәргә тиеш.
Кайбер ата-аналарның шундый гадәте бар: укучы тәртип бозса, яисә начар укыса, моның сәбәпләрен алар мәктәптән эзли башлыйлар. Үз чиратында мәктәп гаиләне гаепли. Тарткалашу нинди генә дәрәҗәдә булмасын, мәсьәләне уңай якка бердәмлек белән генә чишеп була. Еш кына тәртип бозган баланың әти-әнисен мәктәпкә чакырырга туры килә. Ә алар, мәсьәләнең асылына төшенеп җитмичә, баланың үзе, укытучылары янында ук аны ачыктан-ачык яклый, аклана башлыйлар. Димәк, укучы нинди генә начарлык эшләсә дә, үзенең яклаучысы булуын аңлый һәм гаебен танырга ашыкмый. Билгеле, ата-ана олы хата ясый. Баланы үз гаебен танырга, аңларга, тәртипсезлек өчен җавап бирергә өйрәтергә кирәк.
Өлкән класс укучысы да үз-үзен табуда, тормышта үз юлын, үз урынын билгеләүдә турыдан-туры ата-ана ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ. Әти-әни һәм бала арасында рухи якынлык, бердәмлек, уртаклык булырга тиеш. Егет һәм кызны ниләр борчый, ниләр кызыксындыра – моны даими белеп торырга кирәк. Яшүсмерләрдә беренче тапкыр бөреләнгән мәхәббәт хисләрен дә иң элек ата-ана тоеп, киңәшләрен бирсә, бик яхшы булыр иде.
Гаилә – ул бер түбә астында яшәү генә түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары, традицияләре булган бердәм, дус, тату дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге балалар кулында. Тәрбияле бала – ул ата-ананың бәхетле киләчәге.
 
Ата- аналар менә бу киңәшләргә дә колак салсалар иде:
 
*Баланың кәефе, психологик халәте – аның иртән ничек уянуына да бәйле. Баланы төрткәләп, кычкырып түгел, тыныч тон белән, ашыктырмый гына уятырга кирәк.
*Бала җиңел уянса, димәк, аның йокысы туйган.
*Бала белән бергә мәктәпкә бару мөмкинлегеннән һәрчак файдаланырга тырышыгыз.
*Бала белән ешрак булу – ул аралашу һәм киңәшләр бирү мөмкинлеге икәнен дә онытмагыз.
*Баланың һәрбер уңышына шатлана белегез, уңышсызлыклары булса, үзегезне тыныч тотыгыз, артык хафаланмагыз, булган проблемаларны чишү юлларын бергә эәләгез.
*Балагызны игътибар белән тыңлагыз.Ул үзен яратуны һәрвакыт сизәргә тиеш.
*Сөйләмегездән кычкыруны, кискен интонацияләрне алып ташлагыз.
*Гаиләгездә һәрчак уңай, җылы мөнәсәбәтләр булдырырга тырышыгыз.
 

Рәхимә АРСЛАНОВА,


Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры;


шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,


К.Насыйри премиясе лауреаты.


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pressfoto


«Мәйдан» № 1, 2022 ел

Комментарийлар