Логотип «Мәйдан» журналы

Безгә тыныч тормыш бирүегез өчен рәхмәт сезгә

Минем дәү әнием – тыл ветераны иде.

Минем дәү әнием – тыл ветераны иде. Алексеевск районы Уракчы авылында туып-үскән Гобәйдуллина Мөкатдисә Шәфигулла кызына сугыш башланганда 15 яшь була. Авылның башка ир-атлары белән беррәттән, аның ике абыйсы да сугышка китә. Алты балалы гаиләдә олыгайган әти-әни янында дүрт кыз кала. Дәү әни хатын-кыз, карт-коры кулына калган совхозның нинди эше бар, олылар белән беррәттән эшкә йори. Печәнен дә чаба, ашлык та ура, чөгендер-бәрәңге дә үстерә. Язгы кар суларын ерып, орлык ташый. Кышкы бураннарда фермага терлек азыгын ташуда катнаша. Менә шулай итеп, дүрт ел буена сугыш чорының тылдагы бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый.

Дәү әни бик акыллы, сабыр, чибәр иде. Дәү әти, Сафин Нургали Мингалим улы белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мин аның бервакытта да балаларына да, оныкларына да тавыш күтәреп сүз әйткәнен хәтерләмим. Ул барыбызны да «улым», «кызым» дип кенә йөртте.

Беркөнне дәү әнигә Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Рәйсә апасыннан хат килде. Анда, 1947 елның 8 июнендә Гобәйдуллина Мөкатдисә Шәфигулла кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында тылда күрсәткән тырыш хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүе турында архив документы бар иде. Апасы архивтан эзләтеп алган булган.

Без барыбыз да дәү әнинең хезмәтен югары бәяләүләренә шатландык. Ә дәү әни тыйнак кына елмаеп: «Һе, менә, мин дә медальле икән әле, а то дәү әтиегез генә орден-медальле булып йөри», – дип куйды. Менә дәү әниемнең бөтен холкы-кызыклыгы, рәхәтлеге шул юлларга сыя иде.

Безгә тыныч тормыш бирүегез өчен рәхмәт сезгә. Сез һәрвакыт безнең күңелләрдә.
 

Светлана Фәизова,

Яр Чаллы шәһәре

Комментарийлар