Логотип «Мәйдан» журналы

Хәзинә сакланган җирдә...

Сез дә китап исен минем кебек яратасызмы икән? Яңа гына типографиядән чыкканмы ул яисә иске басмамы – исеннән башлар әйләнә, шундый кадерле, җанга якын үзе! Бүләккә китап алгач, минем кебек чын күңелдән сөенүчеләр дә бармы әле арагызда? Китапка булган мәхәббәтем шулай гомерем буе озата килә мине. Әнә шул ихлас хисләр моннан өч ел элек китапханәгә китергәндер дә...

Иң кирәкле китапханә!

Ә юлларым мине Түбән Каманың мәгърифәтче, шагыйрь Кол Гали исемен йөртүче милли китапханәсенә алып килде. Шәһәрнең 40 еллыгын каршы алган көннәрдә ачыла ул. «Иң кирәкле китапханә», – дияргә ярата аның турында җитәкчебез Гүзәлия Гыйбадуллина. Шулай булмыйча: бары монда гына шәһәр һәм районыбыз турында барлык мәгълүматны табарга мөмкин бит. Чыннан да, китап фонды гаҗәеп бай – 20 меңнән артык данә. Аларның төп өлешен татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән басмалар тәшкил итә. Чуваш, мари, мордва, удмурт, башкорт, әзербайҗан, казах телләрендә басылганнары  да аз түгел. Чегән телендә чыккан берничә китап та бар хәтта. Иң борынгы басма – Габдулла Тукайның 1914 елда нәшер ителгән шигырь җыентыгын күз карасыдай саклыйбыз. Аны китапханәбезгә бер укучы бүләк итеп калдырган.

Китапханәнең тагын бер үзенчәлеге шунда – бары биредә генә Түбән Кама районында чыгып килә торган «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарының тегелмәләре саклана. Соңгысы иң бай тарихлы басмалардан санала – чыга башлавына быел 58 ел тулды. Шәһәребездән дә олырак! Дөрес, беренче саннары сакланмаса да, аның каравы 1970 елдан башлап барлык тегелмәләре бар.

Сизеп торам: хәзер халык китап укымый, бай фондыгыз тузан җыеп ятмасын өчен ниләр эшлисез, дип сорыйсыгыз киләдер инде. Дөрес, бүген китапханәләрдә, элекке кебек, китап өчен чират торучылар юк. Ләкин барлык кешене дә, китаптан ерак торалар дип, бер калыпка салып фикер йөртергә ашыкмыйк әле. Аллаһка шөкер, матур әдәбиятка тугры дусларыбыз җитәрлек безнең. Араларында яшь буын вәкилләренең булуы аеруча куанычлы. Беркөнне шулай китапханә ябылырга биш минут кала бер малай ук булып атылып керде дә, апа, әти-әни бер айга Төркиягә җибәрә, зинһар, берничә китап алыйм әле, укымыйча яши алмыйм, ди. Балалар укый икән, димәк, китап яшәячәк, өмет уты әле сүнмәгән дигән сүз бит бу.

Ә инде укымаучыларны китап белән дуслаштыру өчен ниләр генә уйлап табарга туры килми китапханәчеләргә! Интернет, телефон-гаджетлар хакимлек иткән заманда онытыла барган китап уку культурасын торгызу өчен, ай-һай, күп тир түгәргә туры килә шул. Әдипләр белән очрашулар, осталык дәресләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, шәһәр парк-скверларында төрле темаларга багышланган җанлы чаралар – саный китсәң, кул бармаклары гына җитмәс. Игътибар үзәгендә һәрвакыт китап тора, бөтен нәрсәне китап белән бәйләп аңлатырга тырышабыз.

 

Проектлар, проектлар...

Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсендә моннан биш ел элек тормышка ашырылган «Кунакчыл Түбән Кама» проекты да үз алдына нәкъ менә шуны – халыкта китапка мәхәббәт тәрбияләү максатын куя. Шушы вакыт эчендә әлеге проект кысаларында үткәрелгән очрашуларга республиканың күп кенә күренекле шәхесләре: шагыйрь Роберт Миңнуллин, драматург Данил Салихов, язучы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа, шагыйрь Рамис Аймәт, Ленар Шәех кунак буларак чакырылды. Язучы, бакчачы, галим Фарсел Зыятдинов, шагыйрьләр Клара Булатова, Йолдыз Шәрәпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашында үткән кичәләр дә күпләрнең күңел сандыгында матур хатирә булып сакланадыр. Быел исә китап сөючеләргә Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Иксанова, Факил Сафин, Камил Кәримов белән күрешү бәхете насыйп булды. Әлеге очрашуларны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм алып барды.

Проектлар турында сөйли башлаганмын икән, тагын берсе – «Кулыңнан гөлләр тама» проекты турында да әйтми калу ярамас. Китапханәбезнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак зур хезмәте ул. 2020 елда гамәлгә ашырылган проект кыска гына вакыт эчендә китап укучыларның мәхәббәтен яулады. Калфак, изү, билбау тегү серләренә төшенде алар. Быел исә осталык дәресләрендә катнашучылар исемлегенә шәһәрнең медицина көллияте студентлары да өстәлде. Иҗат җимешләре белән былтыр «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Түбән Камада узган күчмә утырышына килгән кунакларны да сокландырды кызлар.

Узган елдан башлап китапханәбездә «Пушкин картасы» проекты буенча чаралар да үткәрелә башлады. «Кол Гали хәзинәсе» дип атала ул. Бай эчтәлекле, мавыктыргыч уен рәвешендә уза. Көллият студентларының иң яраткан чарасына әйләнде дисәк дә ялгыш булмас. «Туган төбәгебез турында барысын да беләбез дип уйлый идек. Баксаң, бик күп әйбердән хәбәрдар түгел икәнбез бит», – дип гаҗәпләнеп китә егет-кызлар.

 

Бер чарадан да читтә калмыйбыз

Берләшмәбездә бик матур традиция яшәп килә: һәр яңа ел Түбән Кама төбәгендә туган яисә яшәп киткән шәхескә багышлана. Шулай, 2021 ел шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителсә, 2022 ел якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган күләмле чаралары белән тарихка кереп калды. Ә бу чараларны оештырып, югары дәрәҗәдә үткәрүгә китапханәбез хезмәткәрләре күп көч куйды. Шагыйрьләргә багышланган конференция, түгәрәк өстәл, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, алып бару, катнашучыларга кирәкле материаллар белән булышу, конференциядә яңгыраган чыгышларны туплап, буклетлар нәшер итү – шуларның кайберләре генә. Ә башлангыч мәктәп балалары өчен ике телдә дөнья күргән «Безнең абый» («Наш земляк») китапчыгы якташ әдибебез Разил Вәлиев иҗатын мавыктыргыч итеп, башваткыч, ребуслар аша уен форматында өйрәтүне күзаллап эшләнде. Әлеге басма сабыйларда Разил абыйлары иҗатына зур кызыксыну уятты. Шушындый ук китапчыкларны башка күренекле якташларыбызга багышлап та иҗат итәргә уйлыйбыз, чөнки туган якка мәхәббәтнең нәкъ менә алар кебек күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнгәнен яхшы аңлыйбыз.

Конференцияләр дигәннән, фәлсәфәче, тарихчы, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан республикакүләм конференциянең дә нәкъ менә Түбән Камада үтүен һәм, әлбәттә, китапханәбез белгечләренең дә әлеге зур һәм җаваплы эштән читтә калмавын, ә бәлки, төп оештыручылар булуын әйтергә онытып торам икән. 2021 елда «Төбәкнең мәдәни киңлекләрендә китапханәләрнең роле» республика семинарында туган якны өйрәнүгә багышланган секциянең нәкъ менә Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләве дә очраклы түгел. Күрсәтерлек эшләребез, башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибәбез бар чөнки, шөкер.

Түбән Кама халкы якташлары белән чын-чынлап горурланып яши. Исемнәрен мәңгеләштерү, килер буыннарга тапшыру максаты белән шәһәрдә зур гына эшләр башкарыла. Шуларның берсе булып Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган якташларыбыз хөрмәтенә стендлар ачу тора. Әлеге игелекле эш Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова башлангычы белән моннан ике ел элек тормышка ашырылды. Белмәүчеләргә әйтеп китик әле: бу дәрәҗәле бүләк Түбән Кама төбәгеннән алты кешегә бирелгән. Шуларның берсе – архитектор Фирдәвис Ханов аңа быел лаек булды. Стендларны ачу тантанасына Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Чараны «колгалилеләр» алып барды. 

Шәһәр күләмендә оештырыла торган бер генә чара да берләшмәбез белгечләреннән башка үтми дисәк, арттыру булмас. Алай гынамы: былтыр Ульян каласында узган федераль Сабантуйда беренче мәртәбә Түбән Кама китапханәчеләре дә катнашты. Китапханәбез хезмәткәрләре ясаган «Татар халкының кунакчыллыгы» фотозонасыннан көне буе халык өзелмәде. Быел Түбән Новгородта тәүге мәртәбә үткәрелгән Идел буе Сабан туеның да бизәгенә әйләнде ул.

 

Иң зур байлык

Һәр китапханәнең иң зур байлыгы ул – аның хезмәткәрләре! 17 еллык тарихы булган китапханәбездә элек-электән үз эшенең чын осталары хезмәт куйган. Бар гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Әнисә Дәүләтшина, Тәнзилә Гыйсмәтуллина, Рәсимә Гыймазова кебек хезмәткәрләр турында, коллективның алтын баганасы алар, диләр. Лаеклы ялга китсәләр дә, шөкер, очрашып, аралашып торабыз. Китапханә тормышы белән кызыксыналар, очрашкан саен без – яшьләргә киңәшләрен бирәләр.

Китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Без аны, яратып һәм хөрмәт итеп, «аяклы энциклопедия» дип йөртәбез. Гомеренең дүрт дистә елын галиҗанәп Китапка хезмәт итүгә багышлаган кеше ул. Китап фондын биш бармагы кебек белә. Төнлә йокысыннан уятып сорасагыз, эх тә итмичә, кайсы китапның нинди киштәдә ничәнче булып торуын әйтеп бирәчәк! Әйе, Аллаһы Тәгалә аңардан акыл-зиһенне дә, сәләтне дә кызганмаган. Шәһәребездә уза торган, даны еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләренең сценарий авторы, режиссеры, алыштыргысыз алып баручысы да ул. Коллективны бер йодрыкка туплап, җил-давылдан саклаучы, кызларым, дип өзелеп, үсендереп, илһам, көч биреп торучы кадерле кешебез. Туган авылы Кызыл Чапчакта 16 ел буе Сабан туен алып барган чакларын бүген дә сагынып искә алалар.

Кол Гали исемендәге милли китапханәне хаклы рәвештә кадрлар остаханәсе дип атыйлар. Чыннан да, ничәмә-ничә белгечкә очар канат куйган, олы юлга хәер-фатихасын биргән урын ул. Әлфия Кучкаева, мәсәлән, бүген «Адымнар» күптелле мәктәбендә китапханә мөдире булып эшли. Кояшка тартылган гөл сыман тартыла үзенә балалар. Әйе, йөзеннән елмаю китмәгән, җор телле, ярдәмчел, олы йөрәкле Әлфиябезне яратмау мөмкин түгел! Ольга Афонова «Заман» уку һәм аралашу үзәген җитәкли. Шәһәр күләмендә үтә торган күп кенә чаралар уза бу үзәктә, кунакларның өзелеп торганы юк. Шуңа да Олябызга да әлеге җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.

Ә инде бүгенге хезмәткәрләргә килгәндә, һәркайсы сайлап куелган диярсең. Китапханәгә керү белән, балалар бүлегендә укучыларны Гөлүсә Полякова елмаеп каршы ала. Көр күңеллелекнең үзе ул, моңаеп, сагышланып утырган чагын күрмәссең! Китапханәдә инде байтак еллардан бирле эшләп килүче «Кол Гали варислары» клубы кысаларында башлангыч сыйныф укучыларын мәдәният, сәнгать дигән серле дөнья белән таныштыра. 

Китапларны өйгә бирү бүлегендә ике кеше эшлибез. Хезмәттәшем Эльмира Гайнемөхәммәтованың килмәгән җире юк: үз эшенә мәҗнүндәй гашыйк зат булу өстенә, менә дигән тегүче, җырчы, оста куллы пешекче дә әле ул. Алдарак телгә алган «Кулыңнан гөлләр тама» проектын да ул алып бара.

Уку залында хезмәт куючы Венера Батанова да үз эшен биш бармагы кебек белә. Аның балалар өчен үткәрә торган экология дәресләрен белмәгән кеше юктыр. Баш китапханәче Ләйсән Петрованың китапханәләр берләшмәсендә эшли башлавына егерме елдан артык вакыт узган. Үз тәҗрибәсен яшь белгечләр белән бик теләп бүлешә ул. Библиограф кызыбыз Зөлфия Зиннәтуллина вакытлы матбугатта, китапларда басылган мәгълүматны бөртекләп җыя, компьютерга кертеп бара. Зөлфиябез дизайнер кәгазеннән чәчәкләр ясарга оста. Соңгы вакытта китап укучылар өчен дә осталык дәресләре үткәрә башлады.

Әйе, китапханәләрдә сүзнең тылсымлы көченә ышанганнар, китап укуның тәмен чын-чынлап аңлаганнар гына эшли ала. Моны инде мин хәзер үзем дә яхшы беләм. Китап дигән серле дөньяның матурлыгын башкаларга да күрсәтәсебез, яктылыгын күңелләренә сеңдерәсебез килә. Авыр һәм игелекле эшебездә уңышлар юлдаш булсын иде!

 

 

Айгөл ГӘРӘЕВА

Түбән Каманың Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәре.

Фотолар китапханә архивыннан алынды

 

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

 

Комментарийлар