Логотип «Мәйдан» журналы

Китапханә – аралашу үзәге ул

Бү­ген­ге за­ман ки­тап­ха­нә­се һәм бү­ген­ге ки­тап уку­чы ту­рын­да сөй­лә­шү­не дә­вам итә­без. Әң­гә­мә­дә­ше­без – Кук­ма­ра ра­йо­ны Әсән-Ел­га авы­лы мо­дель­ле ки­тап­ха­нә мө­ди­ре Әл­фи­нә НӘ­ФЫЙ­КО­ВА.

– Әл­фи­нә ха­ным, бү­ген­ге уку­чы нин­ди ки­тап­лар­га өс­тен­лек би­рә?

– Бү­ген­ге өл­кән бу­ын уку­чы­сы чәч­мә әсәр­ләр­гә өс­тен­лек би­рә. Нә­би­рә Гый­мат­ди­но­ва, Зи­фа Ка­дый­ро­ва, Гөл­си­нә Га­ли­мул­ли­на, Га­лия Са­фиул­ли­на, Гү­зәл Гал­лә­мо­ва­ның ки­тап­ла­рын чи­рат то­рып укый­лар, чөн­ки алар тор­мыш­чан, ма­тур эч­тә­лек­ле, ха­лык­чан тел­дә языл­ган. Шу­лай ук клас­сик язу­чы­лар Аяз Гый­лә­җев, Мө­хәм­мәт Мәһ­ди­ев, Га­риф Аху­нов, та­ныл­ган язу­чы­ла­ры­быз Фа­кил Са­фин, Тәл­гать Га­лиул­лин, Мә­ди­нә Ма­ли­ко­ва­лар­ның ки­тап­ла­ры да киш­тә­дә ту­зан җы­еп ят­мый.

Ур­та бу­ын һәм яшь­ләр чит ил әдә­би­я­ты­на һәм пси­хо­ло­гия бу­ен­ча ки­тап­лар­га өс­тен­лек би­рә.

– Уку­чы со­рап кил­гән, лә­кин бул­ма­ган ки­тап­лар күп­ме?

– Күп дип әйт­мәс идем. Мо­дель­ле ки­тап­ха­нә итеп үз­гәр­тел­гәч, ки­тап фон­ды 30 про­цент­ка яңар­тыл­ды. Бер мил­ли­он ике йөз мең сум­га 3100 да­нә ки­тап кайт­ты. Ти­рә-күр­ше авыл­лар­дан, Кук­ма­ра шә­һә­рен­нән дә ки­тап уку­чы­ла­ры­быз бар. Ме­ди­ци­на, пси­хо­ло­гия, бе­леш­мә әдә­би­ят бу­ен­ча яңа бас­ма­ла­ры­быз күп.

– Ун, егер­ме ел элек­ке­ге һәм бү­ген­ге уку­чы – нин­ди алар?

– Аер­ма зур, бил­ге­ле. Элек­ке­рәк ел­лар­да бар­лык мәгъ­лү­мат­ны ки­тап­лар­дан, ва­кыт­лы мат­бу­гат­тан эз­ли идек. Мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на дә­рес­кә ин­ша язу өчен ни­ка­дәр ки­тап ак­та­рыр­га, эз­лә­нер­гә ки­рәк иде. Ә яшә­е­ше­без­гә ин­тер­нет үтеп кер­гәч, ан­дый со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать итү­че дә кал­ма­ды ди­яр­лек. Шу­ның тәэ­си­рен­дә ба­ла­лар­ның уй­лау-фи­кер­ләү сә­лә­те, тел бай­лы­гы ки­ме­де, дип уй­лыйм.

– Уку­чы­ны ки­тап уку­га ни­чек җә­леп итә­сез?

– Ки­тап­ха­нә­нең инс­таг­рам би­тен­дә яңа кайт­кан ки­тап­лар­га да­и­ми кү­зә­тү ясап ба­ра­быз. Ба­ла­лар өчен ки­тап­лар ту­рын­да букт­рей­лер­лар эш­ли­без, ки­тап тәкъ­дир итү ки­чә­лә­ре үт­кә­рә­без.

Ки­тап­ха­нә­дә уку­чы­лар­ның ки­тап­ка, мәгъ­лү­мат­ка бул­ган их­ты­я­җын ка­нә­гать­лән­де­рү мак­са­тын­да бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч ча­ра­лар үт­кә­ре­лә.

Мәк­тәп уку­чы­ла­рын­да ки­тап­ка мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү, бе­лем­нә­рен ти­рә­нәй­тү ни­я­тен­нән чы­гып мәгъ­лү­ма­ти дә­рес­ләр, төр­ле әдә­би ки­чә­ләр, уен-бәй­ге­ләр оеш­ты­ра­быз.

Яшүс­мер­ләр, яшь­ләр бе­лән эш алып ба­ру – ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре өчен бү­ген­ге көн­дә ак­ту­аль һәм үзен­чә­лек­ле бу­рыч­лар­ның бер­се бу­лып то­ра. Шу­лай ук ки­тап­ха­нә­дә төр­ле вик­то­ри­на­лар, квест-уен­нар, тү­гә­рәк өс­тәл­ләр оеш­ты­ры­ла. Яшь­ләр бу ча­ра­лар­да бик те­ләп кат­на­ша. Хез­мә­те­без­нең та­гын бер юнә­ле­ше бу­лып өл­кән бу­ын уку­чы­лар, хез­мәт ве­те­ран­на­ры, ин­ва­лид­лар бе­лән эш то­ра. Тор­мыш­ка га­шыйк өл­кән­нә­ре­без ак­тив тор­мыш по­зи­ци­я­се бе­лән яши­ләр, ки­тап­ха­нә­дә үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­да бик те­ләп кат­на­ша­лар. Кай­бер ча­ра­лар­ны өл­кән­нәр һәм ба­ла­лар бе­лән бер­лек­тә үт­кә­рә­без. «Хал­кы­быз­ның кү­ңел бай­лы­гы» фольк­лор ки­чә­се, «Ту­ган тел­не өй­рә­тү кем ку­лын­да?» ди­гән тү­гә­рәк өс­тәл ба­ла­лар өчен тәр­бия ча­ра­сы да бул­ды дип әй­тә­сем ки­лә. Мон­дый ча­ра­лар­га ра­йон­ның «Ак кал­фак» оеш­ма­сы вә­кил­лә­рен дә ча­кы­ра­быз.

– За­ман­ча ки­тап­ха­нә нин­ди ул? Аның эш алым­на­ры үз­гә­ме?

– «Мә­дә­ни­ят» ил­кү­ләм про­ек­ты кы­са­ла­рын­да 2019 ел­да мо­дель­ле ки­тап­ха­нә­гә әй­лән­дек. Ки­тап­ха­нә­без сок­ла­нып туй­мас­лык ма­тур. Ул бө­тен­ләй яңа­ча җи­һаз­лан­ды­рыл­ган, компь­ю­тер­лар бе­лән тәэ­мин ител­гән, ин­тер­нет чел­тә­ре­нә то­таш­ты­рыл­ган, рә­хәт­лә­неп ял итү, фи­кер­лә­шү мөм­кин­ле­ге ту­ды­рыл­ган.

За­ман­ча ки­тап­ха­нә – бү­ген­ге көн та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­лә тор­ган мә­дә­ни, мил­ли, мәгъ­лү­ма­ти һәм ара­ла­шу үзә­ге ул. Ки­тап­ха­нә ае­рым зо­на­лар­га бү­лен­гән. Яшүс­мер­ләр компь­ю­тер зо­на­сын­да шө­гыль­лән­сә, өл­кән­нәр те­ле­ви­зор ка­рап, га­зе­та-жур­нал бе­лән та­ны­ша ала. Ки­тап­ха­нә­без­дә ба­ла­лар өчен ике кы­зык­сын­ды­ру клу­бы бар. «Кү­ңел­ле инг­лиз те­ле» ди­гән клуб 5–7 яшь­лек ба­ла­лар өчен оеш­ты­рыл­ды һәм бик нә­ти­җә­ле эш­ләп ки­лә. 10–13 яшь­лек ба­ла­лар өчен оеш­ты­рыл­ган «Яшь ка­ләм» клу­бы «Кө­меш кың­гы­рау» рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар га­зе­та­сы бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә.

Әйт­кә­нем­чә, ки­тап­ха­нә, бе­рен­че чи­рат­та, ара­ла­шу үзә­ге ул. Ха­лык­ны нин­ди шө­гыль бе­лән бул­са да кы­зык­сын­ды­рып ки­тап­ха­нә­гә тар­ту – без­нең төп бу­ры­чы­быз. Хә­зер­ге за­ман шарт­ла­рын­да ки­тап­ха­нә һәр­ва­кыт ка­мил­лә­шеп то­рыр­га ти­еш. Үсеш юнә­леш­лә­ре­нең бер­се – ин­но­ва­ци­он эш­чән­лек. Без төр­ле про­ект­лар­да, кон­курс­лар­да кат­на­ша­быз. Мах­сус оеш­ты­рыл­ган курс­лар­да бе­лем­нә­ре­без­не кү­тә­рә­без.

– Сез­нең ки­тап­ха­нә­дә 2021 ел­да иң күп укыл­ган ки­тап­лар­ны бар­лап ки­тик әле.

– Нә­би­рә Гый­мат­ди­но­ва­ның «Үл­мәс», Гү­зәл Гал­лә­мо­ва­ның «Ял­гыз көй­мә», «Ы­зан­даш­лар», Мә­ди­нә Ма­ли­ко­ва­ның «Сан­ду­гач­ның күз яше», Га­лия Са­фиул­ли­на­ның «Мә­хәб­бәт кор­бан­на­ры», «За­һи­дә», Ай­гиз Бай­мө­хәм­мә­тов­ның «Кал­дыр­ма, ән­кәй», «Ә­ки­ят­сез ба­ла­чак», Зи­фа Ка­дый­ро­ва­ның «Я­ра­ла­рың бе­лән яра­тыр­мын», Ра­ви­лә Шәй­дул­ли­на­ның «Карт шо­мырт ха­ти­рә­се» ки­тап­ла­ры күп укыл­ды.

– Нин­ди ки­тап­лар ки­рәк? Ки­тап ка­де­рен арт­ты­ру өчен хө­кү­мәт­тән нин­ди га­мәл­ләр бу­лыр­га ти­еш дип са­ный­сыз?

– Ки­тап­лар бе­лән тәэ­мин ите­леш­тән зар­ла­нып бул­мый. Ра­йон бюд­же­тын­нан да яр­дәм итә­ләр. Тик ки­тап­лар­ның кү­бе­се рус­ча. Ә без­дә ха­лык­ның 98 про­цен­ты та­тар­лар бит. Та­тар­ча, ха­лык яра­тып укый тор­ган ав­тор­лар­ның ки­тап­ла­ры күб­рәк кайт­сын иде. Ки­тап нәш­ри­ят­ла­рын­да шул ту­ры­да оныт­ма­сын­нар иде.

– Ба­ла­лар­да ки­тап уку куль­ту­ра­сын ни­чек бул­ды­рыр­га?

– Авыр со­рау. Ба­ла­лар, чис­та та­тар авы­лын­да яшә­сә­ләр дә, рус те­лен­дә ара­ла­шу­ны ку­лай­рак кү­рә­ләр. Үз­лә­ре ярат­кан чит ил ав­тор­ла­ры­ның ки­тап­ла­рын рус те­лен­дә укый­лар. Та­тар ки­тап­ла­ры­на со­рау ки­ме­де. Бу проб­ле­ма без­дә ге­нә тү­гел­дер, дип уй­лыйм.

– Ки­тап­ха­нә­гә ки­леп элект­рон ки­тап­лар уку, тың­лау мөм­кин­ле­ге бар­мы? Ан­дый со­рау бе­лән ки­лү­че­ләр күп­ме?

– Әйе, бар. Кү­бе­сен­чә сту­дент­лар мө­рә­җә­гать итә.

– Язу­чы­лар бе­лән оч­ра­шу­лар еш бу­ла­мы?

– Язу­чы­лар бе­лән оч­ра­шу­лар­ны ки­тап уку­чы­лар­ны ки­тап­ха­нә­гә тар­ту­ның иң үтем­ле юлы дип са­ныйм. Ки­тап­ха­нә ачыл­ган­да «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы, «Ял­кын» жур­на­лы жур­на­лист­ла­ры без­дә ку­нак­та бул­ды­лар. «Ва­та­ным Та­тарс­тан» га­зе­та­сы жур­на­лист­ла­ры бе­лән дә оч­ра­шу оеш­тыр­дык. Як­таш язу­чы­быз, әдә­би­ят га­ли­ме Фо­ат абый Га­ли­мул­лин­ның 80 яшь­лек юби­лее уңа­ен­нан әдә­би ча­ра үт­кәр­дек. Мон­дый оч­ра­шу­лар­га ба­ла­лар да, өл­кән­нәр дә те­ләп йө­ри­ләр.

– Әл­фи­нә ха­ным, ә ни өчен нәкъ ме­нә ки­тап­ха­нә­че һө­нә­рен сай­ла­ды­гыз?

– Мин кеч­ке­нә­дән ки­тап­лар укыр­га бик ярат­тым. Авы­лы­быз ки­тап­ха­нә­сен­дә олы­рак яшь­тә­ге бер абый эш­ли иде. Ки­тап­ха­нә­не ач­ма­ган көн­нә­ре дә бул­га­ла­ды. Кыш­кы сал­кын кич­ләр­дә, ки­тап­ха­нә ачыл­ган­ны кө­теп, ишек тө­бен­дә ту­ңып ба­сып тор­ган­нар ис­тә. Ки­тап­ха­нә ачык бул­са, сө­е­нә-сө­е­нә сум­ка ту­ты­рып ки­тап ала идем. Лә­кин әни­ләр ку­шуы бу­ен­ча мин хи­сап­чы һө­нә­рен сай­ла­дым, ан­на­ры ба­ла­лар бак­ча­сын­да да эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Тик ки­тап укыр­га яра­ту­ым һич ке­нә дә ки­ме­мә­де. Һәм ми­ңа бә­хет ел­май­ды дип са­ныйм: ки­тап­ха­нә­гә эш­кә ча­кыр­ды­лар! Ме­нә 27 ел ин­де мин – ки­тап­ха­нә­че һәм үз эшем­не яра­тып баш­ка­рам.

 

 

Әң­гә­мә­дәш – Ли­лия ФӘТ­ТА­ХО­ВА

«Мәйдан» № 3, 2022 ел

 

Галерея

Комментарийлар