Логотип «Мәйдан» журналы

Югалган туфрак

Хикәя.

Яңгыр коя. Күкләрнең күптән мондый яңгыр булып яуганы юк иде. Әмма яңгыр кайгысымыни... Аягында басып торалган һәркем, манма булып чыланудан да курыкмыйча, Гариф яшәгән йортка ашыга иде. Бусагага җиттем дигәндә, Мөслим карт, таеп китеп, чак күлләвеккә барып төшмәде. Терсәгеннән кемдер тотып өлгерде:
– Саграк бул, аксакал, егыла яздың бит.
Ишек төбендәгеләр, картка юл биреп, як-якка таралдылар, ул исә кәпәченнән яңгыр тамчыларын ашыгып коя-коя, йортка үтте. Гариф, куллары як-яка җәелгән, башы, йола кушканча, Мәккәгә юнәлтелгән хәлдә өй уртасында ята. Бераз түрдәрәк ирләр – туганнары һәм якын күршеләре утырган. Почмакка чүмәшкән берничә хатын-кыз Гарифның хатынын – һәрвакыт күндәм Гюлеветинны һич тынычландыра алмыйлар; аның күзләреннән, тыштагы тоташ яңгырны хәтерләтеп, туктаусыз яшь ага иде.
Юеш кәпәчен читкә куеп, Мөслим авыруның баш очына чүгәләде һәм, муенын алгарак суза төшеп, калтыранган тавыш белән:
– Ни булды соң сиңа, Гариф? – диде.
Гариф Мөслимне ишетте, әмма җавап бирә алмады. Дулкынланды, буыла башлады, күз карашы тоныкланды.
Читтәрәк утырган Йосыф карт чирканырлык дәрәҗәдә гади генә моңсулык белән Мөслимгә күз ташлады, янәсе, бернишләп тә булмый, менә Гариф та китеп бара...
Тышта хатын-кызларның өзек-өзек шыңшуы ишетелә иде. Мөслим карт Гарифның җип-җиңел булып, тире дә сөяккә генә калган җансыз кулын учларына алды да яшькә төелде. Һәм, шушы бер минутлык көчсезлеген җиңәр өчен булса кирәк, кычкырып куйды:
– Әй, әйтегез анда, урамдагыларга, үкерешмәсеннәр. Аллага шөкер, Гарифта баш бетәрлек берни дә юк. Авырып кына тора... – Аннары, сүнгән карашын авылдашлары өстеннән йөртеп чыкканнан соң, сорау ташлады: – Табиб Рәсим кая соң?
– Бәла үзе генә йөрми шул, Мөслим. Күптән түгел табибны Бахшалига чакырганнар, оныгын эт тешләгән. – Йосыф карт карлыккан тавыш белән җавап кайтарды. – Ул да син сөйләгәнне сөйли. Туган авылын искә алгандыр да йөрәге тоткандыр, ди. Куркырлык нәрсә юк, бер-ике көн ятып торыр да рәтләнер, ди. – Сүзен әйтеп бетергәч, Йосыф, идәнгә мәтәлүдән шүрләгәндәй, тезләрен кочаклап алды.
Хәлне йомшартыбрак җибәрергә теләпме, Алыш карт та көрсенеп куйды:
– Абзый, валлаһи, менә беркөн үземне дә шундый итеп китереп тотты, башларым әйләнеп китте, егылып үләм дип торам.
Нәрсәдер әйтмәк булыпмы, ятагында Гариф селкенеп куйды, әмма беркем дә аңлаешсыз, тонык ыңгырашудан башка берни ишетә алмады. 
«Каһәр суккан язмыш, – дип сыкранып уйлады Мөслим күңеленнән генә. – Гариф китеп бара, күрәсең, озакламый безгә дә чират җитәр. Мондый тормышның ни мәгънәсе бар соң? Валлаһи, юк. Үз ягыңда, үз тауларыбызда үлсәң, шунда бетсәң, күмелсәң икән ул.»
Гариф ыңгырашып куйды, тагын нидер әйтмәкче иде дә, булдыра алмады. Ул телен көчкә әйләндерә, аяк-кулларына таш асканнармыни. Төпкә баткан күзләре генә нидер сөйли шикелле, әмма ул күзләрдә үлем шәүләсе шәйләнә иде инде.
Караңгы төшкәч, йортта да, урам якта да кеше кимеде. Почмактагы теге хатыннар, ничектер юмалап, Гюлеветинны һәм балаларын абыйсы өенә – нәкъ шушындый ук куышка алып киттеләр; өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар Мөслим аксакал җитәкчелегендә Гарифның ятагы баш очында кысылышып утырып калды.
Җирдә төн хакимлеге урнашты. Качакларның вакытлыча корылган поселок-лагерен үз кочагына сыендырган киң үзәнлек көчле яңгыр астында гүя йокыга талган иде. Җәй көне Гариф кул астында ни бар шуның белән әтмәлләп куйган куыш-өйнең җитешсезлекләре көз көне күренә шул. Идәнгә тезелгән чиләкләр, тагараклар, кәстрүлләрне тутырып, түшәмнән су акты, әледән-әле берәрсе урыныннан торып һәм шыгырдавык ишекне ачып, тагарак тулы яңгыр суын тышка түгә торды.
Күзләре йомылмаган булса да, Гариф бик ачык, бик төгәл итеп бер төш күрә иде.
...Сабый чагы, имеш. Әнкәсе белән каядыр баралар. Ул вакыт-вакыт башын күтәрә дә сорап куя:
– Озак барасымы әле?
Ә әнкәсе, гадәттәгечә, кайгыртучан үтемле тавыш белән аны тынычландырырга ашыга:
– Аз гына, бик аз гына калды.
Һәм кинәт юл өзелә. Алар упкын чигендә басып торалар икән. Әнисе, борылып, алар килгән юлга карый. Ул юл буйлап, ком агымы кебек булып, туфрак ага. Әнкәсе Гарифның кулларыннан тота да, хәвефле тавыш белән сөйли:
– Бернидән дә курыкма, без упкынга убылып төшә алмыйбыз, юл беркайчан да бетә алмый, ул тәгаен башка юлга күчәргә тиеш. Күчәргә тиеш.
Ләкин аларны коткарачак юл кая соң?!.
Төш таралды, әмма колгага – түшәм терәвенә эленгән лампаның тонык-үле яктысында чыбык-чабыктан гына корылган дивар буйлап күләгәләр калтырый иде инде. Тәүдә бу шәүләләр аңа башлары чабылган кошларны хәтерләтте. Ул курыкты, бу күренешләрне куып кычкырмакчы булды, әмма кинәт аларның үзенә гаҗәеп газиз булуларын тоеп алды. Бу шәүләләрдә шашкан, гаҗиз калган һәм арудан, ояттан, кайгыдан тәмам башларын югалткан ирләрне – туган ягы ир-атларын таныды ул. Башларын җуйган бу күләгәләр Гарифның йөрәген куырып алды. Аның тамагы кипте – үз таулары, үз тарлавыклары, үз кизләүләренең бәллүрдәй чиста суын эчәсе килде. Ах, ул тауларның нибары бер йотым суын уртласаң икән...
...Таң алдыннан үлем, өй ярыкларыннан шуып керде дә Гарифны тавышсыз гына, тын гына үзе белән алып китте.
...Яңгыр ява бирде, ятим адәмнәр шушы яңгыр астында Гарифның амәнәте, ахыргы васыяте булган нәрсәне эзләделәр дә эзләделәр. Мөслим карт мәрхүмнең соңгы туен кичектерергә, күрше авылдан килгән мулланы ничек тә булса җибәрмәскә тырышты: 
– Аллаһның каһәре төшсен бу әрмәннәргә, дус кеше! Кара сәмум җиле туган җиребездән каерып шушында китереп ташлаган көннән бирле без үз туфрагыбызны гына түгел, тәкъдиребезне дә югалттык, ахры. Җир – күз карасы кебек бит ул! Шул туфрактан күчкәннән бирле яшәүнең рәте китте. Мәрхүм әйбәт кеше иде, агайне. Баштан-аяк коралланган әрмәннәр авылыбызга килеп кергәч, берни эшләрлек җае калмаган. Коралы юк, юллар ябык. Туган җирне читтә дә тоеп яшәр өчен, кулъяулыгына бер уч туфрак алып салырга гына өлгергән. Беркем дә эләктермәсен дип, шуны гел бер урыннан икенче урынга яшерәдер иде. Һәм барыбызга да әйтәдер иде: мин үлгәч, бу туфракны күзләремә сибегез, юкса тагын да хәтәррәк кайгылар күрерсез, ди торган иде. Бичара, кисәк чирләп китте, теле бетте, шул бер уч туфракны кая яшергәнен әйтеп өлгерәлми калды. Таңнан бирле шул төенчекне эзлибез, кая куйган, кая яшергән – һич таба алмыйбыз менә.
Төш вакыты үтеп, эңгер-меңгер җиткәч, мулла эшнең озакка сузылуын аңлап җыенды да кайтып китте...
...Менә ничә ел инде яңгыр коя, ничәмә ел буе үлем куышлардан, өйләрдән адәмнәрне алып китә тора, ничәмә ел инде миллионлаган кешеләр Гарифның соңгы амәнәтен эзлиләр. Күпме еллар буе тоташ яңгыр астында аның табуты тынычлыкка тилмерә. Һич күнә алмый. 
Ә туфрак һаман табылмый да табылмый…
 

Тарана ВАХИД

(Лилия Гыйбадуллина тәрҗемәсе)

Тарана Вахид (Мамедова Тарана Вахид кызы) 1971 елны Азербайҗанның Лачын районы Мишни авылында туган. 1996 елны Баку дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Хәзерге көндә «Улдуз» журналы – Азербайҗан Язучылар берлегенең әдәби органы мөхәррире урынбасары. 
«Күкләр өстендә...», «Кырмыска календаре» исемле хикәяләр җыентыклары, «Туксан имза» публицистик язмалар җыентыгы авторы. Аның сценарийлары буенча «Тәкъдир» нәфис, «Акыл чатыры – Гомәр Хәйям», «Икмәк белән ант итү», «Ширваншаһлар» документаль фильмнары төшерелгән. YUĞ театрында аның «Кошлар теле» әсәре сәхнәләштерелгән.
М. Кашгари исемендәге IV халыкара хикәяләр конкурсы лауреаты. 2019 елда «Алтын курай» халыкара журналистлар бәйгесендә беренче урын яулаган. 
Гасан бәк Зардаби премиясе лауреаты, Азербайҗанның Журналистлар, Язучылар һәм Театр әһелләре берлекләре әгъзасы, Төрки әдәбият фондының әшрәфле әгъзасы.

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 7, 2024 ел


 

Комментарийлар