Логотип «Мәйдан» журналы

Бикколга барыр идем...

97 ел... Студент чаклар, Яр Чаллыда торган вакытлар. Бер көнне өйдә телефон шалтырый.

Торып кына төрепкәне алдым. Телефондагы ханым (Үзәк китапхәнәдән дип истә калган): «Язучы Ирек Диндаровның «Төркиягә сәяхәт» исемле китабы турында Яр Чаллы пединститутында сөйләшү, автор белән очрашу була. Сезне дә чакырмакчы идек. Төрек кешесе буларак язучының юльязмасы хакындагы фикерләрегезне ишетү бик кызык булыр иде безгә. Килсәгез миннәтле (рәхмәтле сүзе урынына) булыр идек», – диде. Мин, әлбәттә, ризалыгымны бирдем. Әлеге сәяхәтнамә белән 95 елда чыккан вакытта ук таныш идем инде. 
Чарага үземчә әзерләндем. Көне-вакыты җиткәч, Яңа шәһәрнең аргы башыннан пединститут тукталышына бара торган күрекле автобуска утырдым. Урын эзләгәндә, бер татар әбисе янәшәсенә барып утырдым. Татар әбиләре шундый ихлас, күңелгә якын, мөлаем, якты йөзле булалар бит. Алар белән күрешү җанга рәхәтлек бирә. Гәпләшкәндә, бар мәшәкатеңне онытасың. Шуңа мин җай чыкканда татар әбиләре белән танышырга, аралашырга яратам. Менә бу юлы да шулай эшләргә булдым. Янәшәсенә утырган бу әби белән юл буе сөйләшеп барасым килде.
– Исәнмесез, әби!
– Исәнмесез, балам! 
– Хәлләрегез ничек, яхшымы?
– Аллага шөкер, балам! 
Мин кеше белән танышканда һәрвакыт бирә торган сорауны аңа дә бирдем:
– Әби, сез кайсы яктан?
– Нурлаттан, балам. Әллә син дә шул яктанмы?
– Юк әби, мин Төркиядән. Төрек егете үзем, – диюгә, әбинең күзләре маңгаена сикерде.
– Валлаһимы?! – дип сорады. 
– Әйе, әби, – дидем.
Әби, колакларына ышана алмыйча, тагын сорады:
– Чыннан да Төркиядәнме? Төрекме, чыннан да, син үзең?!
– Әйе, әби, – дим. – Төркиядән, төрек үзем.
Әбинең йөзен зур шатлык, сөенеч биләп алды! Шунда ук кулларын күтәрде дә:
– И, Раббым! Миңа үз гомеремдә, үз күзләрем белән төрек кешесе күрергә насыйп иткәнең өчен шөкерләр булсын сиңа! – диде һәм – кил әле, балам, кочаклыйм, битләреңнән үбим әле синең, – дип мине күкрәгенә кысты. 
Бу хәлгә шаккаттым. Чөнки мин танышкан, аралашкан татар әбиләре арасында төрек кешесен болай ифрат дәрәҗәдә яратканын күргәнем юк иде.
Әби белән күңелле генә сөйләшеп барабыз. Бик мөкиббән китеп, Төркия хакында, төрек халкы турында сораша миннән. Әби, үз күзләренә ышана алмыйча, ара-тирә кулларымны капшап карый, өнме бу, төшме, дип тикшерә. Тора да, «тагын кайчан күрермен әле сине балам», дигән шикелле кочаклап ала.  Ахыр чиктә әби түзмәде. Башына бер уй килеп:
– Мин хәзер автостанциягә барам, балам. Шуннан авылга кайтам. Әйдә сине дә алып кайтыйм, авыл халкына күрсәтим, зинһар өчен кил, балам! – дип ялынып-ялварып сорый башлады.
– Чын күңелдән рәхмәт, әби. Мин бер чарага чакырулы, шунда барышым. Сезнең белән бары алмыйм. Зинһар, гафу итегез, үпкәләмәгез миңа, – дидем һәм кулыма каләм блокнот алып:
– Әйдәгез, сез миңа исем фамилиягезне, авылыгызның исемен әйтегез. Мин сезне күрергә барырмын әле, – дидем. 
Әби бик сөенде моңа. Башта исемен яздым. (Ни кызганыч, хәзергесе көндә исеме хәтеремдә калмаган. Теге блокнотым да күптән югалган инде.) Аннары авылының исемен әйтте: Биккол дигән авылдан икән үзе. Озакламый автобус пединститут тукталышына килеп тә җитте. Мин әби белән ахирәт дуслар шикелле саубуллашып, төшеп калдым анда. Төш кебек үткән бу мизгелләрдән айный алмыйча, институтка таба атлап бардым. Чара үткәреләсе залга кереп, андагы бер урынга барып утырдым. Кешеләр җыелып беткәч, чара башланды. Иң беренче итеп, Ирек Диндаровка сүз бирелде. Ул: «Мин Нурлат районы, Биккол авылыннан» диюгә, тораташ булып каттым! Шул килеш күпме торганымны үзем дә хәтерләмим... 
Аннары китап хакында берничә кеше фикерләрен әйткәннән соң, чират фәкыйрегезгә җитте. «Ышанасызмы, юкмы...» дип сүземне башлап, әлеге хәлне, исем-акылым китеп, түкми-чәчми сөйләп бирдем. Әбинең исемен әйткәч, авылдашын шундук белеп алды Ирек Диндаров. Алга таба сүземне болай җөпләп куйдым: «Мин теге әби белән очрашканнан соң, Ирек әфәнде Диндаровның «Төркиягә сәяхәт»ен нинди самими, җылы хисләр белән язганын аңладым. Аның шундый булуы очраклы хәл түгел икән. Биккол авылы халкының күңеленә Төркиягә мәхәббәт аеруча салынган. Монда артык сүз сөйләргә дә кирәкми», – дидем. 
Әйе, моңарчы шушы хатирәмне дусларыма сөйләгән чаклар булды. Чирек гасыр үткәннән соң, мине бу хатирәне язарга «Мәйдан» журналының 9нчы санында Ирек Диндаровның 70 еллыгына багышланган мәкалә этәрде. Мәрхүмнең якты истәлегенә кош теле хәтле булса да минем дә өлешем керсен дидем. Язучы Ирек Диндаров хакында төрле чаралар үткәреп, аны халыкка оныттырмаучыларга рәхмәтләр яусын! Чын күңелдән алкышлыйм аларга. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!
«Ә теге әбине күрергә бардымы, юкмы икән бу егет ул вакытларда?» дип уйлыйсыздыр, мөгаен. Яшь чак – нибары егерме ике яшьтә идем ул чагында. Баш хәзергесе кебек эшләми... Берүзем анда ничек барырга, Биккол авылын ничек табарга белмәдем. Студент бит. Акча ягы да такыр. Аннары, ни дисәң дә, җирле халык түгел бит мин. Тәвәккәллек җитмәгән. Югарыда әйткәнемчә, хәзергесе кебек уйлау, фикерләү сәләте дә ачылмаган. Шулай да бары бер үкенеч калды күңелдә. Ул вакытта Ирек Диндаровка мөрәҗәгать итәргә була иде дим. Бергә барган да булыр идек... Терсәкне тешләп булмый шул...
Ә кем белә, исәндер дә бәлки ул әби... Исән булса, туксанның теге ягындадыр инде... Әби ул вакытта, көтелмәгән әлеге «очрашуны» авылга кайткач балаларына, туганнарына, авылдашларына, һичшиксез, сөйләгәндер. Язмамны Биккол авылында укучылар табылыр. (Бәлки бу язма киләчәктә район гәҗитендә дә басылыр, кем белә.) Бикколлылар арасында бу истәлекне хәтерләүчеләр килеп чыкса, әбинең исем, фамилиясен әйтсәләр, мин бөтен эшемне ташлап, аны күрергә барыр идем Бикколга. Ә мәңгелеккә күчкән булса... Әби, бәгърем, еллар буе минем киләсемне көтеп, колагы капкада, күзе тәрәзәдә яшәгән булса... Халыкка: «Ул төрек егете авылга килергә сүз бирде миңа. Күрерсез, бер көнне киләчәк ул!» –  дип әйткән булса... (Шушы мизгелгә кадәр уйламаган идем бу хакта. Күземә яшьләр тулды, авыр булып китте миңа бу юлларны язганда...) Әби алдында мин ялганчы булып калганмын, димәк... Алдакчы... Гаепле... Аллаһы алдында гөнаһлы... Шуның өчен Ходайдан мине ярлыкавын сорап, тезләнеп тәүбә кылдым...
Ул әбинең каберен әйтүчеләр табылса, бәхиллек сорарга, рухына догалар кылырга барыр идем Бикколга... Шуннан соң күңелем басылыр иде, бәлкем, бераз булса да...

Фатиһ КУТЛУ

Фатыйх Котлы, Фатиһ Кутлу (төр.Fatih Kutlu) — тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлегенө кабул ителгән беренче төрек. Филология фәннәре кандидаты. Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты (2024).

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар