Логотип «Мәйдан» журналы

Үзгәрәсе килә кайчак

Үзгәрәсе килә кайчак,Үзгәреп кенә булмый.Күпме юсаң да син акны,Ак кала, төсе уңмый. Чикләр белән чикләнсәк тә,Хыялның чиге булмый.Һәркемгә ачылмаса да,Йөрәкнең биге булмый. Җаным көтә бер б...

Үзгәрәсе килә кайчак,
Үзгәреп кенә булмый.
Күпме юсаң да син акны,
Ак кала, төсе уңмый.
 
Чикләр белән чикләнсәк тә,
Хыялның чиге булмый.
Һәркемгә ачылмаса да,
Йөрәкнең биге булмый.
 
Җаным көтә бер бушану,
Сәбәпсез күңел тулмый.
Сандугачлар да бер юкка
Сайрар талына кунмый.
 
Кемне битараф калдырыр
Бу җылы җәйге кичләр?
Бушаныр чакларым җитте,
Урамга сорый хисләр.
 
Бу күңелнең бу дөньяга
Җыелган әйтер сүзе.
Аңласа икән кайчакта
Әйтмичә, кеше үзе.
 

Рифкать ИМАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 10, 2022 ел


 

Комментарийлар