Логотип «Мәйдан» журналы

Уза гомер

Уза гомер,Сыза еллар,Чәчләремә куна көмеш.Шатлыгыннан,КайгысыннанМул чыгарды язмыш өлеш... Нахак сүзләр,Яман күзләрСагалады адым саен.Бирешмәдем,КүкләремдәНурлы кояш, тулган аем... Абындым д...

Уза гомер,
Сыза еллар,
Чәчләремә куна көмеш.
Шатлыгыннан,
Кайгысыннан
Мул чыгарды язмыш өлеш...
 
Нахак сүзләр,
Яман күзләр
Сагалады адым саен.
Бирешмәдем,
Күкләремдә
Нурлы кояш, тулган аем...
 
Абындым да,
Егылдым да,
Торып басып алга барам.
Тапкан малым
Бары хәләл,
Кызыктырмый мине хәрәм...
 
Иман нуры
Күңелемдә,
Бисмиллалы барча эшем...
Ахыргача
Шундый булып
Калыр өчен җитсен көчем!
 

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 12, 2022 ел

Комментарийлар