Логотип «Мәйдан» журналы

Уйла әле

Ак­са­кал­лар, ак әби­ләр ки­тә,Ал­ма­шы­нып то­ра бу­ын­нар.Дә­вам­чы­лар бу­лып яшь үсен­те –Онык-онык­чык­лар ту­ган­нар.Өл­кән бе­лән олы акыл ки­тә,Тор­мыш мәк­тәп­лә­ре ки­тә­ләр.Яшь­ләр исә ала...

Ак­са­кал­лар, ак әби­ләр ки­тә,
Ал­ма­шы­нып то­ра бу­ын­нар.
Дә­вам­чы­лар бу­лып яшь үсен­те –
Онык-онык­чык­лар ту­ган­нар.
Өл­кән бе­лән олы акыл ки­тә,
Тор­мыш мәк­тәп­лә­ре ки­тә­ләр.
Яшь­ләр исә алар үз­лә­рен­чә,
Баш­ка­ча­рак го­мер итә­ләр.
Го­реф­ләр­нең кай­сы тө­шеп ка­ла,
Га­дәт­ләр­гә ке­рә яңа­лык.
Тор­мыш үз­гә­рер­гә ти­еш ин­де,
Шу­ңа то­ра ге­лән яңа­рып.
Дөнья бит ул олы бер ку­ла­са,
Аты­на­сың ан­да үзең­чә.
Кем­нең юлы бу­ла түп-тү­гә­рәк,
Ә кем­не­ке бу­ла озын­ча.
Уй­ла әле: си­нең юлың нин­ди,
Эш­лә­дең­ме җир­дә из­ге­лек?
Атаң-анаң, ту­ган­на­рың өчен
Яшә­дең­ме кы­лып иге­лек?
Уй­ла: син­нән нин­ди ба­ла ка­ла,
Иман­лы­мы нә­сел ага­чың?
Үзең­нән соң ка­ла­мы соң җир­дә
Си­ңа оҗ­мах те­ләр до­га­чың?
Ал­лаһ хо­зу­ры­на үзең бе­лән
Нин­ди га­мә­лең­не ала­сың?
Уй­ла әле: нин­ди гый­бә­дә­тең
Ахи­рәт­кә нәр­сәң ба­ра соң?
Син­нән кем һәм нәр­сә ка­ла соң?
 

Вә­си­мә ХӘЙРУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Oleksandr Ryzhkov


«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар