Логотип «Мәйдан» журналы

Үч

Арс­лан Ләй­сән­гә өй­лә­нә ди­гән хә­бәр авыл­да яшен тиз­ле­ге бе­лән та­ра­лып, Тәс­ли­я­гә дә ки­леп иреш­те. Ба­шы­на кү­сәк бе­лән ор­ган ке­бек бул­са да, кыз гөр­сел­дәп җир­гә ау­ма­ды, елый-...

Арс­лан Ләй­сән­гә өй­лә­нә ди­гән хә­бәр авыл­да яшен тиз­ле­ге бе­лән та­ра­лып, Тәс­ли­я­гә дә ки­леп иреш­те. Ба­шы­на кү­сәк бе­лән ор­ган ке­бек бул­са да, кыз гөр­сел­дәп җир­гә ау­ма­ды, елый-елый чә­чен дә йол­кы­ма­ды. Су­ы­ныр­га да өл­гер­мә­гән ма­та­ен бер ти­бү­дә дөрт итеп ка­быз­ды да, йө­рәк яну­ын ав­густ ае­ның сал­кын­ча җи­лен­дә су­ыт­мак бу­лып, әле яңа гы­на урап кайт­кан ба­су­ла­ры­на чап­тыр­ды. Әм­ма бө­тен тә­нен чол­гап ал­ган яр­су хис­ләр алай гы­на ба­сы­лыр­лык түгел, хәт­та җил­нең үзен дә кыз­ды­рыр­лык дә­рә­җә­дә кай­нар иде.
Арс­лан бит Тәс­ли­я­не­ке бу­лыр­га ти­еш! Бер урам­да уй­нап, ун ел буе бер пар­та ар­тын­да уты­рып, инс­ти­тут­ка бер­гә җи­тәк­лә­шеп чы­гып кит­кән һәм ту­ган авыл­ла­ры­на бер­гә җи­тәк­лә­шеп эш­кә кайт­кан иде бит алар! Арс­лан – ве­те­ри­нар, Тәс­лия – аг­ро­ном. Югый­сә, кыз­га ас­пи­ран­ту­ра да тәкъ­дим ит­кән­нәр иде. Ә ул Арс­лан ар­тын­нан кал­ма­ды. Укы­ды­лар, һө­нәр­ле бул­ды­лар, бер-ике ел­дан кия­ү­гә чы­гу иде исә­бе. Дө­рес, Арс­лан­ның кыз­га мә­хәб­бәт бел­дер­гә­не бул­ма­ды. Бул­ма­са соң! «Я­ра­там!» – ди­гән егет­ләр­гә бик ыша­нып та бет­ми әле Тәс­лия. Саф мә­хәб­бәт ул сүз­сез бу­ла. Рә­хәт иде аңа Арс­лан янын­да. Ыша­ныч­лы. Ты­ныч. Ошат­ма­са, һәр ял­да Ка­зан­ның бер ба­шын­нан икен­че ба­шы­на Тәс­ли­я­ләр ту­лай то­ра­гы­на чап­мас иде. Кыз­дыр­ган бә­рәң­ге ге­нә тар­тып ки­тер­мә­гән­дер бит ин­де! Бер­гә те­атр­лар­га, ки­но­лар­га йөр­де­ләр. Ка­ни­кул­лар­га да гел бер­гә кай­та­лар иде. Авыл­да да, бүл­мә­дәш кыз­ла­ры да алар­ны күп­тән «өй­лә­неш­тер­гән­нәр» иде югый­сә. Ка­зан­да укы­ган­да Тәс­ли­я­гә күп­ме егет­ләр сүз кат­ты, бер­сен дә якын ки­тер­мә­де. Арс­лан дип хы­ял­лан­ды. Ә ул! Ут ке­бек Тәс­ли­я­не неч­кә сый­рак Ләй­сән­гә алыш­тыр­ган! Көч­ле­рәк җил ис­сә, очыр­тып алып ки­тә ич үзен! Нин­ди ха­тын чык­сын ди ин­де ан­нан! Авыл­да бит ир ко­ча­гын­да гы­на ир­кә­лә­неп ятып бул­мый, җир җи­мер­теп эш­ләр­гә дә ки­рәк. Ме­нә Тәс­лия, ич­ма­сам, кө­рә­ген­нән дә, чал­гы­сын­нан да, бал­та­сын­нан да ку­рык­мый. Са­бан­туй­да кул кө­рә­шен­дә аны җи­ңә алыр­дай ке­ше ту­ма­ган әле. Көч ягын­нан да алар Арс­лан бе­лән пар кил­гән­нәр. Егет кө­рәш­ләр­дә иш­лә­рен бол­гап кы­на са­ла. Кай ара­да Ләй­сән­гә күз атып өл­гер­гән ди­ген! Авыл Со­ве­ты­на сек­ре­тарь бу­лып ки­лү­е­нә ике ай юк, ә егет­нең ба­шын әй­лән­де­рер­гә җи­теш­кән! Авыл­да эш­ли ди­мәс­сең, неч­кә үк­чә­ле түф­ли­лә­ре бе­лән керт-керт ба­сып йөр­гән бу­ла. Тәс­ли­я­нең ая­гын­нан чү­әк төш­ми. Җәй буе ма­тай­да чап­кач, өс­тен­дә дә чал­бар бе­лән фут­бол­ка. Ма­ши­на бир­де­ләр аңа, әм­ма эс­се­дә ти­мер кап­чык эчен­дә тир­гә ба­тып йө­рер­гә ярат­мый. Ата­сы­ның яшь ча­гын­нан кал­ган кә­җә ма­тае бер ди­гән!
Тәс­лия кая бар­га­нын бел­ми, тә­гәр­мәч­ләр ба­су юл­ла­ры буй­лап тә­гә­ри дә тә­гә­ри. Арс­лан­га бул­ган ачу исә һич ба­сы­лам ди­ми.
Уй­ла­рын­нан аны ур­ман янын­да­гы иген ба­су­ы­на ке­реп ба­ру­чы сы­ер­лар ай­ныт­ты.
– Ах, има­ның­ны өш­ке­рә­се нәр­сә, ик­мәк тап­тат­ма­саң, бет­кән­ме си­ңа урын! – дип, кө­тү­че Ра­май яны­на шап ки­леп тук­та­ды. Ни­ләр ге­нә кыч­кыр­ма­ды Тәс­лия, бар яр­су­ын чы­гар­ды. Чын аты Ра­мил аның, әм­ма бар да ни­гә­дер Ра­май дип йөр­тә.
– Ба­су кы­рын­нан үлән аша­сын­нар гы­на ди­гән идем, ис­кәр­мә­гән­мен, – дип, ба­шын иеп ак­лан­ган­дай бул­ды да Ра­май, чы­быр­кы­сын шарт­ла­та-шарт­ла­та, сы­ер­лар­ны чит­кә ку­а­лый баш­ла­ды.
Ар­тык юаш, бер­кат­лы ул. Тәс­ли­я­ләр­дән бер сый­ныф тү­бән укы­ды. Мәк­тәп­тә дә гел кы­ер­сы­та­лар иде үзен. Ял­гыз әни­сен таш­лап кит­мә­де егет, авыл­да кал­ды. Җә­ен ху­җа­лык сы­ер­ла­рын кө­тә, кы­шын фер­ма­да ат бе­лән мал­лар­га азык та­шый. Төс-бит­кә гел ямь­сез дә тү­гел ин­де, әм­ма кыз­лар­дан бә­хе­те юк. Үзе ба­ты­ра­еп сүз кат­мый. Мон­дый мәл­җе­гән бе­лән кыз­лар­ның да бәй­лә­нә­се кил­ми, ах­ры. Шу­лай да, си­ге­зен­че­дә укы­ган­да, Тәс­ли­я­гә мә­хәб­бәт бел­де­реп, хат ки­сә­ге яз­ган иде. Кыз укы­гач кыч­кы­рып көл­де һәм, хат­ны ки­сәк­ләр­гә ер­тып, чүп­лек­кә таш­ла­ды. Ко­ри­дор­дан янын­нан үт­кән­дә са­гыш­лы күз­лә­ре бе­лән оза­тып ка­ла иде Ра­май, әм­ма, җа­вап бул­ма­гач, бү­тән хат яз­ма­ды.
Баш­ка чак­та егет­нең җе­бек­ле­ге Тәс­ли­я­нең җен ачуы ки­те­рә иде. Бү­ген ул аны кыз­га­нып куй­ды. Сы­ер­лар­ны кай­да көт­сен ин­де, би­ча­ра! Бө­тен ти­гез җир­не сө­реп, ба­су ясап бе­тер­де­ләр. Мал-ту­ар­га тау сыр­ты бе­лән чо­кыр-ча­кыр ара­сы гы­на кал­ды ут­лар­га. Җит­мә­сә, җәе дә ко­ры кил­де, үлән­нәр июль ба­шын­да ук сар­га­еп бет­те.
Әл­лә Ра­май­га кыч­кы­ру тәэ­сир ит­те, Тәс­лия бе­раз су­ын­ган ке­бек бул­ды. Ба­шын­да хә­тәр уй ту­ды. Ул, ма­та­ен ка­бы­зып, туп-ту­ры авыл­га, вет­пункт­ка та­ба юл ал­ды. Әле үзе дә тә­га­ен Арс­лан­га ни­ләр әй­тә­сен бел­ми иде, әм­ма ул аның бе­лән сөй­лә­шер­гә ти­еш!
Ишек­тән да­выл ке­бек ур­гып кер­гән Тәс­ли­я­не күр­гәч, Арс­лан, фер­ма­да бер-бер хәл бул­ган­мы икән әл­лә дип, уры­нын­нан си­ке­реп тор­ды.
– Син ми­не яра­та­сың­мы?
Кыз­ның ка­быр­га­сы бе­лән куй­ган со­ра­вы Арс­лан­ның ми­е­нә тиз ге­нә ба­рып җит­мә­де.
– Мин си­ңа ошыйм­дыр бит? – дип һа­ман со­рау яу­ды­ра бир­де Тәс­лия.
– Ошый­сың...
– Алай­са ни­гә Ләй­сән­гә өй­лә­нә­сең?
– Мин Ләй­сән­не яра­там...
– Ә ми­не?
Арс­лан әле һа­ман аңы­на ки­лә ал­мый иде.
– Без бит якын дус­лар...
Аның шу­шы сү­зе җит­те.
– Ка­ра аны, үке­нер­сең! – ди­де дә, ни­чек җил­ле кер­гән бул­са, ишек­не шап итеп ябып, шу­лай җил­ле чы­гып та кит­те Тәс­лия.
Мес­кен­кен­лә­нер­гә ярат­мый ул. Ни­чә ел­лар буе кү­ңел тү­рен­дә йөрт­кән тат­лы хы­я­лы­ның чел­пә­рә­мә ки­лү­е­нә җа­ны әр­не­де.
Ма­тай та­гын чап­ты. Бу юлы Тәс­лия Ра­май­га та­ба кит­те. Сы­ер­лар ба­су­дан чык­кан, ур­ман бу­ен­да үлән чем­че­нә­ләр иде. «Та­гын нәр­сә яра­ма­ган ин­де?» – дип шик­лә­неп-кур­кып кар­шы ал­ды аны кө­тү­че.
– Ра­май, ми­ңа өй­лә­нә­сең­ме?
Нәр­сә-нәр­сә, әм­ма Тәс­ли­я­дән мәң­ге мон­дый сүз көт­мә­гән егет тел­сез кал­ды.
– Чук­рак­лан­дың­мы әл­ле? Өй­лә­нә­сең­ме дип со­рыйм! – дип ачу­лы итеп дәш­те кыз.
– Ан­дый әй­бер бе­лән ша­ярт­мый­лар бит, Тәс­лия!
– Ми­нем кай­чан ша­ярт­кан­ны күр­гә­нең бар? – дип җа­вап­ла­ды кыз ту­пас кы­на.
– Син ми­ңа мәк­тәп­тән үк ошый­сың...
Ра­май кы­яр-кый­мас Тәс­ли­я­гә хис­лә­рен аң­ла­тыр­га то­тын­ды.
– Алай­са, туй­га әзер­лән! – ди­де дә Тәс­лия ту­зан­нар туз­ды­рып ки­теп бар­ды.
Егет, өнем­ме-тө­шем­ме бу ди­гән­дәй, ач­кан авы­зын да ябар­га оны­тып, то­ра­таш бу­лып ба­сып кал­ды.
 

Ре­зе­да ШӘ­РИ­ПО­ВА


Фото:  Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 3, 2023 ел

Комментарийлар