Логотип «Мәйдан» журналы

Үч (хикәя)

Арслан Ләйсәнгә өйләнә дигән хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралып, Тәслиягә дә килеп иреште.

Башына күсәк белән орган кебек булса да, кыз гөрселдәп җиргә аумады, елый-елый чәчен дә йолкымады. Суынырга да өлгермәгән матаен бер тибүдә дөрт итеп кабызды да, йөрәк януын август аеның салкынча җилендә суытмак булып, әле яңа гына урап кайткан басуларына чаптырды. Әмма бөтен тәнен чолгап алган ярсу хисләр алай гына басылырлык түгел, хәтта җилнең үзен дә кыздырырлык дәрәҗәдә кайнар иде.

Арслан бит Тәслиянеке булырга тиеш! Бер урамда уйнап, ун ел буе бер парта артында утырып, институтка бергә җитәкләшеп чыгып киткән һәм туган авылларына бергә җитәкләшеп эшкә кайткан иде бит алар! Арслан – ветеринар, Тәслия – агроном. Югыйсә, кызга аспирантура да тәкъдим иткәннәр иде. Ә ул Арслан артыннан калмады. Укыдылар, һөнәрле булдылар, бер-ике елдан кияүгә чыгу иде исәбе. Дөрес, Арсланның кызга мәхәббәт белдергәне булмады. Булмаса соң! «Яратам!» – дигән егетләргә бик ышанып та бетми әле Тәслия. Саф мәхәббәт ул сүзсез була. Рәхәт иде аңа Арслан янында. Ышанычлы. Тыныч. Ошатмаса, һәр ялда Казанның бер башыннан икенче башына Тәслияләр тулай торагына чапмас иде. Кыздырган бәрәңге генә тартып китермәгәндер бит инде! Бергә театрларга, киноларга йөрделәр. Каникулларга да гел бергә кайталар иде. Авылда да, бүлмәдәш кызлары да аларны күптән «өйләнештергәннәр» иде югыйсә. Казанда укыганда Тәслиягә күпме егетләр сүз катты, берсен дә якын китермәде. Арслан дип хыялланды. Ә ул! Ут кебек Тәслияне нечкә сыйрак Ләйсәнгә алыштырган! Көчлерәк җил иссә, очыртып алып китә ич үзен! Нинди хатын чыксын ди инде аннан! Авылда бит ир кочагында гына иркәләнеп ятып булмый, җир җимертеп эшләргә дә кирәк. Менә Тәслия, ичмасам, көрәгеннән дә, чалгысыннан да, балтасыннан да курыкмый. Сабантуйда кул көрәшендә аны җиңә алырдай кеше тумаган әле. Көч ягыннан да алар Арслан белән пар килгәннәр. Егет көрәшләрдә ишләрен болгап кына сала. Кай арада Ләйсәнгә күз атып өлгергән диген! Авыл Советына секретарь булып килүенә ике ай юк, ә егетнең башын әйләндерергә җитешкән! Авылда эшли димәссең, нечкә үкчәле түфлиләре белән керт-керт басып йөргән була. Тәслиянең аягыннан чүәк төшми. Җәй буе матайда чапкач, өстендә дә чалбар белән футболка. Машина бирделәр аңа, әмма эсседә тимер капчык эчендә тиргә батып йөрергә яратмый. Атасының яшь чагыннан калган кәҗә матае бер дигән!

Тәслия кая барганын белми, тәгәрмәчләр басу юллары буйлап тәгәри дә тәгәри. Арсланга булган ачу исә һич басылам дими.

Уйларыннан аны урман янындагы иген басуына кереп баручы сыерлар айнытты.

– Ах, иманыңны өшкерәсе нәрсә, икмәк таптатмасаң, беткәнме сиңа урын! – дип, көтүче Рамай янына шап килеп туктады. Ниләр генә кычкырмады Тәслия, бар ярсуын чыгарды. Чын аты Рамил аның, әмма бар да нигәдер Рамай дип йөртә.

– Басу кырыннан үлән ашасыннар гына дигән идем, искәрмәгәнмен, – дип, башын иеп аклангандай булды да Рамай, чыбыркысын шартлата-шартлата, сыерларны читкә куалый башлады.

Артык юаш, беркатлы ул. Тәслияләрдән бер сыйныф түбән укыды. Мәктәптә дә гел кыерсыталар иде үзен. Ялгыз әнисен ташлап китмәде егет, авылда калды. Җәен хуҗалык сыерларын көтә, кышын фермада ат белән малларга азык ташый. Төс-биткә гел ямьсез дә түгел инде, әмма кызлардан бәхете юк. Үзе батыраеп сүз катмый. Мондый мәлҗегән белән кызларның да бәйләнәсе килми, ахры. Шулай да, сигезенчедә укыганда, Тәслиягә мәхәббәт белдереп, хат кисәге язган иде. Кыз укыгач кычкырып көлде һәм, хатны кисәкләргә ертып, чүплеккә ташлады. Коридордан яныннан үткәндә сагышлы күзләре белән озатып кала иде Рамай, әмма, җавап булмагач, бүтән хат язмады.

Башка чакта егетнең җебеклеге Тәслиянең җен ачуы китерә иде. Бүген ул аны кызганып куйды. Сыерларны кайда көтсен инде, бичара! Бөтен тигез җирне сөреп, басу ясап бетерделәр. Мал-туарга тау сырты белән чокыр-чакыр арасы гына калды утларга. Җитмәсә, җәе дә коры килде, үләннәр июль башында ук саргаеп бетте.

Әллә Рамайга кычкыру тәэсир итте, Тәслия бераз суынган кебек булды. Башында хәтәр уй туды. Ул, матаен кабызып, туп-туры авылга, ветпунктка таба юл алды. Әле үзе дә тәгаен Арсланга ниләр әйтәсен белми иде, әмма ул аның белән сөйләшергә тиеш!

Ишектән давыл кебек ургып кергән Тәслияне күргәч, Арслан, фермада бер-бер хәл булганмы икән әллә дип, урыныннан сикереп торды.

– Син мине яратасыңмы?

Кызның кабыргасы белән куйган соравы Арсланның миенә тиз генә барып җитмәде.

– Мин сиңа ошыймдыр бит? – дип һаман сорау яудыра бирде Тәслия.

– Ошыйсың...

– Алайса нигә Ләйсәнгә өйләнәсең?

– Мин Ләйсәнне яратам...

– Ә мине?

Арслан әле һаман аңына килә алмый иде.

– Без бит якын дуслар...

Аның шушы сүзе җитте.

– Кара аны, үкенерсең! – диде дә, ничек җилле кергән булса, ишекне шап итеп ябып, шулай җилле чыгып та китте Тәслия.

Мескенкенләнергә яратмый ул. Ничә еллар буе күңел түрендә йөрткән татлы хыялының челпәрәмә килүенә җаны әрнеде.

Матай тагын чапты. Бу юлы Тәслия Рамайга таба китте. Сыерлар басудан чыккан, урман буенда үлән чемченәләр иде. «Тагын нәрсә ярамаган инде?» – дип шикләнеп-куркып каршы алды аны көтүче.

– Рамай, миңа өйләнәсеңме?

Нәрсә-нәрсә, әмма Тәслиядән мәңге мондый сүз көтмәгән егет телсез калды.

– Чукракландыңмы әлле? Өйләнәсеңме дип сорыйм! – дип ачулы итеп дәште кыз.

– Андый әйбер белән шаяртмыйлар бит, Тәслия!

– Минем кайчан шаяртканны күргәнең бар? – дип җаваплады кыз тупас кына.

– Син миңа мәктәптән үк ошыйсың...

Рамай кыяр-кыймас Тәслиягә хисләрен аңлатырга тотынды.

– Алайса, туйга әзерлән! – диде дә Тәслия тузаннар туздырып китеп барды.

Егет, өнемме-төшемме бу дигәндәй, ачкан авызын да ябарга онытып, тораташ булып басып калды.

 

 

Резеда ШӘРИПОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от valuavitaly

 

«Мәйдан» № 3, 2023 ел

Комментарийлар