Логотип «Мәйдан» журналы

Тукайлы без

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Яз җитүгә апрель ишек шакый,

Бик зарыгып көттек без аны.

Җанга шигырь ияләште бүген

Каршылыйбыз шулай Тукайны.

 

Бусагада апрель басып тора,

Елмаймыйча, әйтче, буламы?!

Кояш керде таңнан күңелемә,

«Туган тел»ле бит без, Тукайлы!

 

Һәр халыкның үз Тукае бардыр,

Яшиләрдер сөеп, яратып.

Тукай безгә өмет алып кайта,

Сагышларны йөри таратып.

 

Ана телен сөймәгәннәр юктыр,

Без шул телдә бергә җырлыйбыз.

Түбәтәйле һәм калфаклы татар,

Иманлы без җирдә, җырлы без.

 

Янәшәдән атлап килә Тукай,

Гомер бакый безнең белән, бел.

Бу дөньяда ике газиз сүз бар –

Берсе Тукай, берсе туган тел.

 

 

 

Комментарийлар