Логотип «Мәйдан» журналы

Туган йорт

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Кайда гына гомер сөрсәм дә мин,

Туган-туфрак диеп җан аттым.

Мин авылның гади бүрәнәдән

Әти салган өен яраттым!

 

Күргәнем бар байтак салаларны,

Бу сүзләрне сөйлим чын-чынлап:

Татар торган җиргә аяк бассам

Йөрәк куя никтер сулкылдап...

 

Чит төбәктә салмак кына атлыйм,

Һавасы да никтер үзгә, ят,

Ташлап киткән өйгә күзем төшсә,

Моңсу уйга чумам мин кабат.

 

Менә монысы бик шәп, ике катлы,

Салынган ул шома ак таштан.

Такта кадакланган тәрәзләргә

Китмәскә дип сагыш урнашкан...

 

Безнең якмы, юлга чыга калсаң:

«Озак йөрмә!» – диеп сүз ката.

Тәрәзәләр ак пәрдәсен ачып,

Хәерле юл теләп озата!

 

Кайда гына гомер сөрсәң дә син,

Бу сүзләрне, илдәш, истә тот.

Җир йөзендә, аңла, иң матуры –

Ата-баба нигезе, туган йорт!

 

«Мәйдан» № 4, 2024 ел.

Комментарийлар