Логотип «Мәйдан» журналы

Минем юлым

Рәфкать Шаһиев шигыре.

Минем юлым һәрчак сикәлтәле:

Түбән төшә, үтә күкләрдән.

Яңгыр ява, кар-бураннар күмә –

Һәм чистарып кала чүпләрдән.

 

Ә гомерләр шулкадәрле кыска –

Керфек сирпеп алган бер ара.

Өзелергә торган сулышларым

Син булганга кабат яңара.

 

Дагалардан очкын чәчрәп тора – 

Гомер юргам минем гел башка.

Соры болытларны таратам да,

Кабат елмаямын кояшка.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

Комментарийлар